Казан шәһәренең Җәмигъ мәчете

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Казан шәһәренең Җәмигъ мәчете latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү


Мәчет
Казанның Җәмигъ мәчете
рус. Соборная мечеть Казани
Ил Россия
шәһәр Татарстан, Казан
Дин Ислам
Кайсы дини агымга карый хәнәфи
Бина төре мәчет
Нигезләнгән 2022
Төзелеш еллары 2022—??? еллар
Төп даталар:
2022 (төзелеш башлану)
Халәте төзелә

Казан шәһәренең Җәмигъ мәчете (рус. Соборная мечеть города Казани) (рәсми атама түгел) ― Казан шәһәрендә төзелүче иң зур ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Беренче нигез ташы 2022 елның 20 маенда – Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм иткән көннәрдә салына.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан шәһәренең яңа Җәмигъ мәчетен төзү турында карарны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кабул иткән. Казанда Җәмигъ мәчетен төзү идеясе турында Р. Н. Миңнеханов беренче тапкыр 2018 елда әйткән [1]. Төзелеш Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итүне әзерләү һәм уздыру буенча төп чараларның федераль программасына кертелгән (федераль юбилей комиссиясе рәисе Марат Хөснуллин, РФ премьер-министры ​урынбасары).

Җәмигъ мәчете проектын гамәлгә ашыру өчен җаваплы итеп ТР Президенты ярдәмчесе, Болгар ислам академиясен гамәлгә куючылар советы рәисе Камил Исхаков билгеләнгән [2].

2022 елның 3 февралендә Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов җәмгыятьнең рухи-әхлакый үсешенә ярдәм итүче «Игелек – Доброта» Республика фонды булдыру турында Боерыкка кул куйган (фондның башкарма директоры Илнур Рәхимов, Фондның күзәтчелек советын Татарстан Президенты җитәкли). Әлеге Фондның беренче зур һәм әһәмиятле проекты – Казанда яңа Җәмигъ мәчете һәм аның янәшәсендәге җирлекнең проект эскизын эшләүгә багышланган Ачык халыкара бәйге уздыру [3].

2022 елның 20 маенда Җәмигъ мәчете төзелеше урынында истәлек ташы ачыла. Ташка гарәп, татар һәм рус телләрендә: «Идел Болгарстанында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан Җәмигъ мәчетен төзи башлауга багышлана»,- дип язылган. Истәлек ташын ачу хокукы Казанда ислам кабул итүнең меңьеллыгы мәдрәсәсе шәкертләренә бирелгән [4]. Мөхтәрәм кунаклар арасында ― РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин; ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов; ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев; Шәйхелислам, Югары мөфти, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин; ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил Сәмигуллин; Төньяк Кавказ мөселманнарының Координация үзәге рәисе, мөфти Исмәгыйль Бердиев; РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Равил Гайнетдин; Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Альбир Крганов; БР мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте рәисе мөфти Мөхәммәт Таҗетдинов; Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл [5].

Урыны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәчет төзеләсе урыннан (аста, яшеллек) Казан кирмәне күренеше

Казанның яңа Җәмигъ мәчете Казансу елгасының уң ярында, Ленин (Кремль) дамбасы белән Киров дамбасы арасында, ЮНЕСКО яклавы астында торучы Казан кирмәне каршында төзелә.

Күп кенә вариантларны караганнан соң, яңа мәчет өчен элек «Кырлай» (2007 елга кадәр «Шүрәле») аттракционнар паркы урнашкан территория сайлап алынган. Участок хуҗасы – «Связьинвестнефтехим» дәүләт компаниясе белән бәйле «Паркинвест» компаниясе» АҖ. Май ае башына «Кырлай» паркында аттракционнарны демонтажлау эшләре төгәлләнгән [6].

Казанның яңа Җәмигъ мәчете нигезенә беренче таш 20 майда – Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм иткән көннәрдә салынган [6].

Июнь аенда Казан архитекторларыннан бер төркем ачык хат белән чыга, хатта элеккеге «Кырлай» паркы урынында җәмигъ мәчетен төзү турындагы карарны яңадан карау һәм альтернатива сыйфатында башка өч урын тәкъдим ителә – Адмиралтейство бистәсе (Бишбалта бистәсе) янындагы Идел елгасы яр буе, Троицкий урманы (Ак Барс Арена стадионы каршындагы Казансу яр буе), шулай ук Яңа Татар бистәсендә Яңа өйләнешүчеләр паркы (рус. парк Молодоженов). Хатка 18 кеше (Тимур Ногаев (NUGAEV архитектура бюросы), Илдар Таҗиев (Архитип), Марсель Искәндәров (КФУ доценты), Мария Леонтьева (Гамәли урбанистика үзәге координаторы) һ.б.) кул куйган [7].

Проект[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Айвар Саттаров проекты (конкурстан тыш)

2022 елның 1 апрелендә Казан шәһәре Җәмигъ мәчете һәм аның янәшәсендәге җирлекнең проект эскизын эшләүгә багышланган Ачык халыкара бәйге игълан ителгән [8]. Мәчетнең фасадлары һәм аның әйләнә-тирәсе эскизлары эшләнә. Халыкара конкурсның икенче этабында катнашкан 20 кеше, шул исәптән БГӘ, Казакъстан, Төркия, Мисыр, Үзбәкстан һәм Азәрбайҗаннан катнашучылар, үзләренең эскизларын эшлиләр. Җиңүче 2022 елның 8 июлендә, бөтен дөнья мөселманнарының изге бәйрәме «Корбан гаете» алдыннан игълан ителәчәк. Җиңүче 2,5 млн сум, икенче урынны алучы 1 млн сум, өченче урынны алучы 500 мең сум алачак [9].

Бина[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәчет һәм Җирлек планы (яшел төс белән уратылган)

Җирлекнең гомуми мәйданы ― 8,2 га. Техник бирем 80 метр биеклектәге мәчет бинасы төзүне күздә тота. Намаз залы 10 мең кешене сыйдырырга тиеш, мәчеттән читтә дә шул кадәр үк урын каралырга тиеш.

Транспорт хәрәкәте схемасы үзгәртелә, ул мәхәллә кешеләренең бәйрәмнәргә күпләп килүен дә, янәшәдә яңа торак комплекслар булдыруны да исәпкә алырга тиеш.

Мәчет шулай ук табигый ландшафтны истә тотып төзеләчәк. Мәчет төзелеше башлану белән, Казансу елгасы буенда «Манзара» паркын төзү планлаштырыла, ул Казансу елгасы янындагы парклар каскадына (барысы 12) керәчәк[10].

Мәчет төзелешенә бюджет акчалары тотылмаячак, мәчет иганәчеләр һәм «Игелек-Доброта» фонды акчасына төзеләчәк.

Төп төзелеш эшләре 2022 елның көз башында башланыр дип көтелә.

Казанның яңа Җәмигъ мәчетенә рәсми исем Татарстан башкаласында яшәүчеләрнең тавыш бирүе юлы белән сайлап алыначак.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казанның җәмигъ мәчетләре :

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Артем Дергунов. Строительство Соборной мечети в Казани. 116.ru, 29.04.2022
  2. Казанский репортер: Камиль Исхаков займется строительством Соборной мечети в Казани. Казанский репортер, 04.03.2019(рус.)
  3. Казан шәһәре Җәмигъ мәчете һәм аның янәшәсендәге җирлекнең проект эскизын эшләүгә багышланган Ачык Халыкара бәйге. igelek.tatar
  4. Гөлнар Гарифуллина. «Мәчет – җәннәт өенең алды» – Казанда Җәмигъ мәчете төзелешенә истәлек ташы ачылды. Интертат, 20.05.2022
  5. В рамках празднования 1100-летия принятия Ислама Волжской Булгарией открыт памятный камень на месте строительства Соборной мечети Казани. Сайт ЦДУМ
  6. 6,0 6,1 «До свидания, а не прощайте!»: аттракционы «Кырлая» пропишут в зеленой зоне парка Победы. Татар-информ, 30.04.2022
  7. «Они слова не сказали, когда у “Кырлая” строили высотки, а мечеть им почему-то мешает». Татар-информ, 3.06.2022
  8. Динара Прокопьева. На проект Соборной мечети в Казани объявят международный конкурс. Татар-информ, 10.09.2020
  9. Елена Рощупкина. Шамиль Гафаров: «Закладка соборной мечети – важный аспект 1100-летия принятия ислама». Татар-информ, 1.04.2022
  10. «Прилегающая территория останется парком»: соборная мечеть Казани будет в зеленой зоне. Татар-информ, 1.04.2022