Курчалой җәмигъ мәчете

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Курчалой җәмигъ мәчете latin yazuında])
Мәчет
Кунта-хаҗи Кишиев исемендәге
Курчалой җәмигъ мәчете

чеч. Куршлойн гIалар Киши Кунт-Хьажи цӀарах маьждиг
Ил Россия
шәһәр Чечня байрагы Чечня, Курчалой, Ә.-Х. Кадыйров ур.
Дин Ислам
Кайсы дини агымга карый сөнни
Бина төре манарасы бинадан читтә төзелгән мәчет
Нигезләүче Рамзан Кадыйров
Нигезләнгән 2008
Төзелеш еллары 20082009 еллар
Төп даталар:
2008 (төзелеш башлану)
2009 (төзелеш тәмамлану)
Халәте гамәлдә

Курчалой җәмигъ мәчете, Кунта-хаҗи Кишиев исемендәге Курчалой җәмигъ мәчете (чеч. Куршлойн гIалар Киши Кунт-Хьажи цӀарах маьждиг, рус. Курчалоевская соборная мечеть имени Кунта-Хаджи Кишиева) ― Чечняның Кунчалой шәһәрендә урнашкан мөселман гыйбадәтханәсе (җәмигъ мәчете). Мәчеттә берьюлы 5000 гә кадәр дин тотучы намаз укый ала, ислам йорты ― шәһәр символларының берсе.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Курчалойдагы Иске мәчеткә нигез салучы ― шәех Кунта-хаҗи Кишиев(рус.) (1796―1867). Беренче Курчалой мәчете якынча 1840-елларда төзелгән. Мәчет башта кечкенә генә гыйбадәт йорты булган. Аннары берничә тапкыр киңәйтелгән һәм үзгәртеп корылган[1].

1883 елга Курчалой авылында (2019 елдан шәһәр статусына ия) 12 мәчет исәпләнә: төп җәмигъ мәчете һәм 11 квартал мәчете[2].

2007 елда Чечня Республикасы Президенты Рамзан Кадыйров мәчетне зур масштабта реконструкцияләүне башлап җибәрә. 2008 елда яңа мәчет төзелеше башлана, иске бина сүтелә. Тиздән яңа Җәмигъ мәчете нигезенә беренче таш салына, аның нигезенә иске мәчет ташлары салып калдырыла. Мәчет төзелеше белән Төркия компаниясе шөгыльләнгән. Курчалойның үзәк мәчете 2009 елның 5 октябрендә ачыла[3].

Бина[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәчет архитектурасы ике стильне үз эченә ала — классик госман һәм Византия стильләре. Курчалой мәчете Әл-Харам мәчетенә юнәлтелгән. Конструкцияләрне ныгыту өчен бина нигезенә субайлар сугылган. Мәчетне ундүрт кечкенә гөмбәз бизи, аларның үзәгендә, дүрт ярымгөмбәз әйләндереп алган хәлдә, 20 метрдан артык биеклектәге һәм 15,5 метр диаметрлы төп зур гөмбәз калкып тора[4].

Мәчетнең гомуми мәйданы 1800 кв. м. тәшкил итә. Төньяк яктан төп бинага классик шадырван формасындагы 180 квадрат метрлы җәйге галерея тоташа. Мәчетнең көнбатыш ягында гадәти булмаган үзенчәлекле архитектуралы, мәрмәр белән эчләнгән тәһарәтханә урнашкан. Боларның барысын 47 метрлы дүрт манара тулыландыра, мәчетнең дүрт манарасы да икешәр балконлы. Мәчеттә бер үк вакытта биш меңгә якын мөэмин дога кыла ала. Мәчетнең үзәк керү юлы шәех Кунта-хаҗи Кишиев әйткән сүзләр язылган язу белән бизәлгән. Мәчетнең тышкы һәм эчке диварлары – мәрмәр-травертин, интерьеры – ак мәрмәр белән бизәп эшләнгән. Мәчетнең эчендә икенче кат дәрәҗәсендә п үрнәгендә балкон ясалган. Мәчет эчендәге һәм тышкы яктагы язуларны төрек осталары эшләгән. Диварлар, түшәмнәр һәм эчке яктан гөмбәз Коръән аятьләре белән бизәлгән. Мәчеттә зур асылмалы люстралар урнаштырылган, алар Swarovski кристалллары белән бизәлгән[5].

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]