Әр-Рәхим мәчете

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әр-Рәхим мәчете latin yazuında])
Әр-Рәхим мәчете
баш. Әр-Рәхим мәсете
Нигезләнү датасы 2007
Сурәт
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Идел буе федераль округы, Башкортстан, Уфа һәм Киров районы
Урам Салават Юлаев проспекты һәм Коммунистик урам
Хуҗасы Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте
Материал төре Beton
Кыйммәтлек 5 000 000 000 ₽
Мәйдан 14 000 квадрат метр
Төнге күренеше
Мәзһәб Хәнәфи мәзһәбе
Карта
 Әр-Рәхим мәчете Викиҗыентыкта

Әр-Рәхим мәчете (баш. Әр-Рәхим мәсете) яки Рәхимия (баш. Рәхимиә) — Башкортстанның башкаласы Уфада Салават Юлаев проспекты һәм Коммунистик урам киселешендә төзелүче җәмигъ мәчете. Мәчеткә нигез Башкортстанның Россия составына керүенә 450 ел тулу хөрмәтенә салынган. Төзелеш тәмамланган соң, Россиянең һәм, хәбәр ителгәнчә, Аурупаның иң зур мәчете булыр дип көтелә [1], әмма барлык күрсәткечләр буенча да түгел.

Тышкы рәсемнәр
Июль, 2014 ел.

Төзелеш тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төзелеш. Май ае, 2013

Берничә ел дәвамында Башкортстанның мөселман әһелләре республика хөкүмәтенә Уфада тагын бер мәчет төзүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән, чөнки төбәкнең ике төп мәчете — Беренче җәмигъ һәм Лалә-Тюльпан зур мөселман бәйрәмнәре көннәрендә күмәк намазда катнашырга теләүчеләрне сыйдырмый һәм мөселманнарга урамда намаз укырга туры килә. [2] Мөселманнарның Диния нәзарәтенә башкала үзәгендә җир участогы бүлеп бирелгән, генераль подрядчы билгеләнгән. Төзелеш фирмасы, турыдан-туры бурычларыннан тыш, мәчет төзүгә иганәләр дә җыйган. Яңа ислам гыйбадәтханәсе нигезенә беренче таш 2007 елның көзендә салынган. Дини корылма проектын «Башкиргражданпроект» проект институты УДНТУ белән берлектә ясаган, төзүче оешма — «Алтын-Курай».

Генераль подрядчы белдерүенчә, объектны төзүгә бюджет акчалары тотылмаячак — барлык эшләр физик һәм юридик затлар иганәләре хисабына финанслана. Мәчет төзү белән башка юбилей объектларын — Конгресс-холлны, «Уфа-Арена» боз сараен һәм «Акбүзат» ипподромын төзүдә катнашкан җирле Уфа предприятиеләре шөгыльләнә.

2009 елда төзелеш, акчалар урлану сәбәпле, тукталып калган.

2012 елның июлендә мәчет төзелеше проблемалары буенча утырышта төзелешне контрольдә тотучы махсус фонд булдырыла.[3]

2013 елның апрелендә, берничә ел тәнәфестән соң, төзелеш эшләрен тәмамлау өчен җаваплылыкны «Урал» хәйрия фонды үз өстенә ала. Элегрәк «Урал» фонды мәчет төзелешен финанслауны үз өстенә алырга тырышкан, әмма Мортаза Рәхимов сүзләренә караганда, тәкъдимне санга сукмаганнар:

Без Җәмигъ мәчете төзелешен финанслауны үз өстебезгә алырга тәкъдим иттек, шунда бер генә теләк әйттек: арадашчылар булмый, акчаларны турыдан-туры төзелешкә бирәбез һәм аларны тотуны катгый контрольдә тотабыз. Безнең тәкъдимне санга сукмадылар, төзелеш шулай тора.[4]

Төзелеш эшләренең тулы смета бәясе якынча 3 млрд сум [5], территорияне төзекләндерүне исәпкә алып, 5 миллиард сум тәшкил итә. [6] 2013 елда — 200 миллион, 2014 елда — 800 миллион, 2015 елда - 1,2 миллиард сум акча бүлеп бирелгән. Төзелешкә бюджет акчалары тотылмаган. Әлеге объект шәһәр яки республика бюджетына кертелми — мәчет төзелеше яңа кварталда урнашкан коммерция объектлары хисабына барачак. [7]

Булачак мәчет өчен Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәтендә сакланучы реликвия ― Мөхәммәд пәйгамбәр сакалыннан бер төк әзерләнгән булган.

2014 елның июлендә, Рамазан аенда, төп гөмбәз өстенә ярымай урнаштырылган [8], ноябрь аенда аны бизәү эшләре тәмамланган.[9]

2015 елның июлендә эчке эшләр һәм периферия эшләре алып барылган.[10]

2016 елның апрелендә төбәк мөселманнары Диния нәзарәте пленумында Салават Юлаев проспектындагы Җәмигъ мәчетне Аллаһның өченче исеме ― «Әр-Рахман» белән атау турында карар кабул ителә. Бу исем «мәрхәмәтле» дигәнне аңлата.[11]

Дини комплексны ачу датасы, финанслау җитмәү һәм подрядчылар белән проблемалар чыгу сәбәпле, берничә тапкыр күчерелә. Даталарның берсе итеп 2015 ел ― ШОС-БРИКС саммитларын елы күрсәтелгән, аннары 2017 ел — БР Мөселманнарының Диния нәзарәте оешуга 100 ел тулу елы билгеләнгән булган. Киләсе дата итеп 2019 ел ― Башкортстан оештырылуга 100 ел тулу елы билгеләнгән [12], әмма 2020 елда яңа дата итеп 2024 ел билгеләнүе турында мәгълүм булган.[13]

Радий Хәбиров 2022 елның 22 декабрендә узган зур интервьюсында җәмигъ мәчете төзелешенең тәмамланачагын белдергән:

Буш сүз булмасын өчен аңлатып үтәм: бу объектта эшләрне бетерү өчен 2-4 миллиард сум кирәк. Бу бюджеттан тыш акча булырга тиеш. Мин хәлгә аек акыл белән карыйм, шуңа киләсе өч елда төзелешкә акча бүлмибез дип әйтә алам. Хәзер без хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә, икътисадка булышу турында уйлыйбыз. Киләчәктә эшләвемне дәвам итсәм, төзелеш өчен акча табарбыз [14]

2023 елның 13 мартында көчле җил төзелә торган мәчетнең иске гөмбәзен куптарган булган ― ул инженерлык хатасы нәтиҗәсендә җимерелгән. 18 августта төзелүче мәчетнең бер манарасына кран ярдәмендә яңа гөмбәз урнаштырылган. [15]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. В Башкирии всё-таки появится самая большая мечеть в России 2013 елның 5 февраль көнендә архивланган.
  2. Мечеть Салавата Юлаева. әлеге чыганактан 2012-02-01 архивланды. 2022-12-25 тикшерелгән.
  3. БСТ. Строительство мечети на проспекте Салавата Юлаева в Уфе будет завершено(үле сылтама)Калып:Недоступная ссылка
  4. Интервью Муртазы Рахимова. әлеге чыганактан 2012-11-28 архивланды. 2013-04-30 тикшерелгән.
  5. Соборная мечеть в Уфе обретет свой облик в этом году. әлеге чыганактан 2014-07-12 архивланды. 2015-01-27 тикшерелгән.
  6. Объективно о Соборной мечети. Журналисты и блогеры ознакомились с ходом строительства.
  7. В Уфе планируют связать мусульманский и православный храмы общей парковой зоной.
  8. БФ «Урал». Строительство мечети продолжается.
  9. Работы по возведению Соборной мечети в Уфе продолжаются.
  10. Когда в Уфе достроят мечеть на проспекте Салавата Юлаева?.
  11. «АР-РАХИМ». Строящаяся в Уфе Соборная мечеть получила имя.
  12. Башкирский долгострой: перипетии возведения соборной мечети и мусульманского квартала в Уфе.
  13. Соборную мечеть «Ар-Рахим» в Уфе достроят к 2024 году. realnoevremya.ru. әлеге чыганактан 2020-01-30 архивланды. 2020-01-31 тикшерелгән.
  14. Ляйсан Закирова. На завершение строительства мечети «Ар-Рахим» в Уфе потребуется до 4 млрд рублей. ИА «Башинформ», 22.12.2022
  15. Ләйсән Закирова. Өфөләге «Әр-Рәхим» мәсете манараһына яңы көмбәҙ ҡуйылды. Башинформ МА, 18.08.2023(башк.)