Ижау җәмигъ мәчете

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ижау җәмигъ мәчете latin yazuında])
Мәчет
Ижау җәмигъ мәчете
рус.  Ижевская соборная мечеть
Ил Россия
Шәһәр Удмуртия,
Ижау, Азин ур., 238
Координатлары 56°48′15″, 53°09′54″
Дин Ислам
Мәхәллә УРМ ТДН / җирле мөселман дини оешмасы 
Кайсы дини агымга карый сөнни ислам / хәнәфи мәзһәбе
Бина төре манарасы керү юлында урнашкан мәчет
Беренче телгә алу 1838
Төп даталар:
1846 ел – беренче намаз укылу
1932 – яңа урынга күчереп салыну
Халәте гамәлдә

Ижау үзәк мәчете белән бутамагыз

Ижау җәмигъ мәчете, İjau Cämiğ mäçete (удм. Ижысь соборной мечеть, рус. Ижевская соборная мечеть) – Удмуртия башкаласы Ижау шәһәренең Ленин районында урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (җәмигъ мәчет).

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ижау җәмигъ мәчетенең иске бинасы

Ижау җәмигъ мәчете тарихы XIX гасырда башлана. XIX гасыр башында Ижау заводына (ул вакытта эшчеләр бистәсе шулай аталган, хәзер Ижау шәһәре) татарлар Ижау корал заводында(рус.) эшләү өчен күпләп килә башлый. Шул вакытта алар аерым бистә булып оешып, нигездә, бүгенге көнгә кадәр сакланмаган Дүртенче, Бишенче, Алтынчы һәм Җиденче урамнарда күпләп яшәгәннәр. Мөселманнар мәчетсез тормышны күз алдына китермәгәнлектән, аны төзү мәсьәләсе килеп баса, бу – архив документлары нигезендә 1810 ел тирәсе була. Якындагы мәчет кырык чакрым ераклыкта Әгерҗе авылында (хәзер шәһәр) урнашкан булган, бу беркемне дә канәгатьләндермәгән. 1822 елның 23 ноябрендә заводта эшләгән татарлар Муса Мөкминовны мулла итеп сайлыйлар. Ул елларда байлыгы белән мактана алмаган эшче халкы, завод җитәкчелегенә казна хисабына мәчет төзү үтенече белән мөрәҗәгать итә. Әмма мондый үтенечләргә 1838 елның җәенә кадәр уңай җавап бирелми килә. Инспекция белән килгән Евстафий Евстафьевич Штаден(рус.) бу мәсьәләне җитәкчелек алдына тагын бер кат куйган. Барлык корал заводлары инспекторына каршы килә алмаганнар, һәм корал заводы директоры урынбасары полковник Грин мәчет төзелеше проектын һәм сметасын тәкъдим итәргә вәгъдә биргән.

1838 елның 20 сентябрендә архитектор вазыйфаларын башкаручы Бабушкин мәчет проектын һәм сметаны төзи, 1839 елның 27 февралендә әлеге проект Штаденга җибәрелә. Проект аерым өстенлекләр белән аерылып тормаган — мәчет тирә-юньдәге мәчетләргә охшарга, нибары 100 кешене сыйдырырга тиеш була (кемнәрдер бу вакытта мөселманнар эшләргә тиеш дип санаган), аны таш фундаментта бурадан төзергә карар кылынган. Булачак мәчет бинасы өчен урынны Завод авылының Аръяк ягында Татар бистәсендә сайлаганнар.

Ниндидер аңлаешсыз сәбәпләр аркасында Санкт-Петербургтан җавапны ике ел көтәргә туры килгән. 1841 елның 13 декабрендә: «Мәчетнең үзенә претензияләр юк, әмма мәчетне ерактан күренеп тормасын өчен биек манарадан башка төзергә кирәк», дигән карар чыккан. Проектка тиешле үзгәрешләр кертелгән, һәм корал заводы архитекторы Яковлев чыгымнар сметасын 2610 сум 28 тиен итеп санап биргән. Ярты елдан соң – 1842 елның 4 сентябрендә-мәчет өчен, ниһаять, җир бүлеп бирәләр. Тендер игълан ителә, анда мәчет төзелешенә 1860 сум акчага килешеп, Сарапулдан православие мещаны Иван Петров җиңеп чыга.

Мәчетнең зурлыгы — 9,5, киңлеге — 6, биеклеге ― 6,5 сажин тәшкил итәргә тиеш булган. 1844 елның 12 августыннан башлап, Иван Петров белән завод җитәкчелеге арасында төзелгән контрактка тагын ике ел узган, бина төзелеше шул ук елны башланып, 1845 елның 1 сентябренә төгәлләнергә тиеш булган.

Әмма төзелеш бераз сузылган. Заводта кирәкле төзелеш материаллары булмау да, Петровның үз өстенә алган йөкләмәләренә мөнәсәбәте дә моңа сәбәп булган: төзелеш материалларын ул бары 1845 елның 1 мартына гына китергән, тәҗрибәсе булмаган хезмәткәрләрне генә яллаган, үзе төзелеш урынында күренмәгән. Нәтиҗәдә, көзгә бина бурасын төзеп өлгертәләр һәм киләсе елга кадәр аны утырсын дип шул рәвештә калдыралар. Мәчет 1846 елның 28 октябренә генә торгызыла, ә объектны тапшыруда бер елга якын тоткарлык булган өчен, табыш алу урынына Петров неустойка түләргә мәҗбүр була. Мәчет имамы итеп Хәбибулла хәзрәт Рәхмәтуллин билгеләнә, ә беренче намаз 1846 елның 2 ноябрендә укыла.

Ижау заводында татар җәмгыяте саны артканлыктан, ярты гасырдан соң бердәнбер мәчетнең мәйданы диндарлар өчен азая бара. Ижау татарлары 1908 елда тагын бер мәчет төзү мәсьәләсен күтәрәләр. Бу юлы карар тизрәк кабул ителә — үтенечне канәгатьләндерү турындагы резолюция шул ук елны — 1908 елның 28 ноябрендә кабул ителгән. Яңа мәчет Бишенче урамда төзелергә тиеш булган. 1909 елның 28 июнендә Ижау татарлары җыелышында Г. Миңнегулов һәм Х. Шәймурзин яңа мәчет төзү өчен җаваплы итеп сайланалар. 1909 елның 3 августында яңа таш мәчет проекты хуплана һәм бер көн соңрак Х. Шәймурзинга тапшырыла. Бу этапта алты еллык тоткарлык барлыкка килә, һәм яңа мәчет 1915 елда төзелә башлый, 1916 елда мәчет үз эшен башлап җибәрә.

1930-елларда динне кысрыклау вакытында Совет власте Ижау мәчетләренә каныга. Мәчетләр торган территорияне, гомумән, бөтен Татар бистәсен чираттагы завод урнаштырырга дип тартып алалар һәм 1932 елның 9 июнендәге Ижау шәһәр советы карары нигезендә, мәчетне сүтәргә боералар. Мөселманнарга мәчетне сүтеп, башка урында төзергә тәкъдим итәләр. 1932 елның 26 июлендә мәхәллә халкы мәчетне сүтә башлый һәм аны 4 километр ераклыкка шәһәр читендә урнашкан Татар зиратына күчерә. Барлык эшләр дә бер ай эчендә тәмамланган, мәчет Азин урамында яңа урында төзелгән, әмма аның манарасын кую тыелган. Мәчетнең эшләвен дәвам итүе берникадәр уңай күренеш саналырга хаклы.

Ярты гасырдан соң, 1991 елда, манара төзелә, мәчет каршында мәдрәсә ачыла. 2004 елда мәчет кирпеч белән әйләндереп алынган. 1996 елның 28 июлендә аның янәшәсендә яңа мәчет төзелгән, чөнки мөселман бәйрәмнәре вакытында иске бина барлык дин тотучыларны сыйдырмый башлаган.

Мәчет бүген[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иске мәчет бинасында көндәлек хезмәтләр үткәрелә, ислам нигезләре укытыла. Яңа Җәмигъ мәчетендә җомга һәм бәйрәм хезмәтләре үткәрелә. Мәчет каршында «Гармония» мәктәбенең балалар өчен филиалы эшли. Биредә шулай ук Удмуртия мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте дә урнашкан. 2011 елда ерак түгел урнашкан җәмәгать транспорты тукталышы «Ангарная» исемен «Ижау җәмигъ мәчете»нә алыштырган.[1].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Переименование остановочных пунктов. Столица Удмуртской Республики. Официальный сайт (2011-09-27). әлеге чыганактан 2012-06-04 архивланды. 2013-05-21 тикшерелгән.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]