Әгерҗе
Әгерҗе | |
![]() | |
Нигезләнү датасы | 1646 |
---|---|
Рәсми исем | Әгерҗе һәм Арыз |
Дәүләт |
![]() |
Нәрсәнең башкаласы | Әгерҗе районы һәм Муниципальное образование «Город Агрыз»[d][1] |
Административ-территориаль берәмлек | Әгерҗе районы |
Халык саны | 19 704 (2017)[2] |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 90 метр |
Сәгать поясы | UTC+03:00 |
Мәйдан | 8,6 км² |
Почта индексы | 422230 |
Беренче язма телгә алу | 1646 |
Җирле телефон коды | 85551 |
Әгерҗе (лат. тат. Ägerce, рус. Агрыз, арча Огырчи) — РФнең субъекты булган Татарстан Республикасындагы шәһәр, Әгерҗе районының үзәге. Мөһим тимер юл төене.
Халык саны – 19 739 кеше (2016).
География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Шәһәр Татарстанның төньяк-көнчыгышында, Удмуртия чигендә, Сарапул калкулыгы итәге янында, бер үк исемле елга ярында, Казаннан 304 километр төньяк-көнчыгыштарак, Ижаудан 36 километр көньяктарак урнашкан.
Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Шәһәр Казан—Екатеринбург тимер юлы төзелеше уңаеннан барлыкка килгән, аңа Әгерҗе станциясе каршында бистә буларак нигез салынган. 1924 елдан — өяз үзәге булмаган шәһәр, 1926 елда шәһәрләр исемлегеннән чыгарыла. 1921 елдан — ТАССРның Әгерҗе кантоны , 1924 елдан — Әгерҗе районы үзәге (1963—1964 елларда Алабуга районы составында булган). 1928 елдан — шәһәр тибындагы бистә, 1938 елда Әгерҗегә яңадан шәһәр статусы бирелә.
Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1897[3] | 1931[4] | 1939[4] | 1959[5] | 1970[6] | 1979[7] | 1989[8] | 2002[9] | 2010[10] |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|
2 608 | ~5 300 | ~15 400 | 20 270 | 19 267 | 20 137 | 19 732 | 18 620 | 19 299 |
Милли состав (2002): татарлар — 52,9%, руслар — 35,4%, арлар — 6,7%, чирмешләр — 1,6%.[11]
Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Мөһим тимер юл төене. Тимер юл заводлары, төзелеш материаллары заводы, май-сөт комбинаты, ашлык кабул итү предприятиясе, типография, азык-төлек комбинаты.
Социаль инфраструктура[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
4 урта мәктәп, музыка мәктәбе, һөнәри училище. Боз сарае, мәдәни мирас һәм тарих музее, үзәк район хастаханәсе, тимер юл хастаханәсе. 2 мәчет.
Танылган шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Асаф Габдерахманов — Советлар Берлеге Герое.
- Айрат Фәррахов — Татарстанның сәламәтлек саклау министры (2007-2013), РФ сәламәтлек саклау министры урынбасары (2013-2014), РФ финанс министры урынбасары (2014-...)
- Илдар Халиков — Татарстан Республикасының премьер-министры (2010-2017)
- Рәгъде Халитов — музыкант, КФУ прфессоры.
Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ ОКТМО
- ↑ https://web.archive.org/web/20170731141731/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2017/bul_dr/mun_obr2017.rar
- ↑ Населенныя места Россійской имперіи въ 500 и болѣе жителей, Питербург, 1905
- ↑ 4,0 4,1 http://www.mojgorod.ru/r_tatarstan/agryz/index.html
- ↑ 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 2002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ Чыганакка җибәрү хатасы: Неверный тег
<ref>
; для сносокgks.ru
не указан текст - ↑ 2002 ел сан алу базасы
Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
[[Төркем:Әгерҗе районы� торак пунктлары]]