Теләче районы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Теләче районы latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Теләче районы
рус. Тюлячинский район
Герб
Coat of Arms of Tuljachensky rayon (Tatarstan).gif
Байрак
Flag of Tyulyachinsky rayon (Tatarstan).png
Ил

Русия

Статус

Район

Җөмһүрият

Татарстан

Административ үзәк

Теләче

Нигезләү датасы

10 февраль 1935

Район башлыгы

Зарипов Илдус Фатыйх улы [1]

Халык саны (2010)

14 273 кеше
(0,3 %)

Мәйдан

1 160 км²
(1.7 %)

Теләче районы харитада

Сәгать поясы

MSK (UTC+3)

Автомобиль номерлар коды

16, 116

http://tulachi.tatar.ru
{{#coordinates:}}: нельзя иметь более одной первичной метки на странице һәм {{#coordinates:}}: нельзя иметь более одной первичной метки на странице

Теләче районыТатарстан Республикасының муниципаль районы.

Район үзәге — Казаннан 78 км ераклыкта урнашкан Теләче авылы.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Теләче районы төньякта Саба районы белән, көнчыгышта Мамадыш районы, көньяк-көнчыгышта Балык Бистәсе районы, көньяк-көнбатышта Питрәч районы, төньяк-көнбатышта Арча районы белән чиктәш. Мәйданы- 1160 кв. км, иң якын тимер юл станциясе Арчада урнашкан, аңа кадәрге ераклык- 39 км. Район җирендә Мишә елгасы ага.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Теләче төбәгенең кешелек тарихы моннан 8- 10 мең еллар элек вак кабиләләрнең шушы җирләрдәге беренче адымнары белән башлана. Сөңгеләр, җәя- уклар белән коралланган аучылар Мишә, Казансу, Нократ елгалары үзәннәрендә туктыйлар. Шушы вакытларга караган таш ук очлары, кыргычлар, сөяккә беркетелгән вак пластиналар, Арча, Балтач, Теләче районының Сауш авылы тирәсендә табылалар.

IX- X гасырларда борынгы бабаларыбыз бу тирәлекләрдә яшәү өчен хәвеф- хәтәрсез, кечкенә елгалар, инешләр булган җирләрне үзләштерәләр. Шундый урыннарныҗ берсе- Нырсы елгасы. Хәзерге Олы Нырсы авылына X гасыр ахырында нигез салына.

XVI гасырның беренче яртысында хәзерге Теләче районы территориясе Казан ханлыгы составына кергән була. Ханлык территориясе юлларга белән бүленгән булган- Галицк, Арча, Җөри, Нугай юллары иң мөһимнәрдән саналганнар. Теләче районы территориясе Җөри юлы кырыенда урнашкан булган, һәм әлеге юл хәзерге Иске Җөри авылы яныннан үткән.

XVI гасыр Теләче тирәсендәге авыллар чәчәк аткан вакытка туры килә. Әлеге чорга караган кабер ташлары Олы Кибәхуҗа, Олы Мирәтәк, Иске Җөри, Тәмте, Тәмте- Мәтәскә, Шәдке авылларында табылды.

1552 елда Казан шәһәре Иван IV тарафыннан яулап алына. Ләкин ханлык та шул чакны яшәүдән туктый дип әйтү дөрес булмас иде: Казан ханлыгында баш күтәрүләр 1557 елларга кадәр бара. Шушы хәлләр аркасында Теләче территориясендәге Ачы, Карабаян, Күкчә, Мирәтәк, Тәмте, Шәдке кебек авылларның халкы башка җирләргә күчеп китәргә мәҗбүр була. Ярты гасыр үтүгә бу авыллар урынында яңалары үсеп чыга, ләкин яңа халыкның бер өлеше рус милләтеннән була.

1874 елгы Екатерина II кул куйган күрсәтмә нигезендә, татар морзаларына үзләренең затлы нәселдән булуларын исбатларга һәм Русия дворяннары кулланган барлык өстенлекләргә дә ия булырга мөмкинлек бирә. 1791 елда шушы өстенлекләрне алу нияте белән, Кече Кибәхуҗа, Югары Кибәхуҗа, Ямбулат, Олы Шыңар, Кече Шыңар авыллары татарлары русчага тәрҗемә ителгән шәҗәрә һәм XVII гасырда язылган грамотага таянып, үзләренең князь Янбулатовлар нәселеннән булуларын исбатларга тырышып карыйлар. Ләкин аларның эше башта 1791 елда, соңрак 1842 елларда кире кагыла.

Шушы елларда шулай ук Шәдке авылы татарлары үзләренең князь Муралеевлар нәселеннән булуларын исбатламакчы булалар. Материаллар һәм документлар аларның хаклы рәвештә мөрәҗәгать итүләрен исбатласа да, бу эш уңай чишелеш тапмыйча, судтан судка йөрүгә генә әйләнеп кала. Ләкин шунысы игътибарга лаек: Югары һәм Кече Кибәхуҗа, Ямбулат, Шәдке авыллары халкының яртысыннан артыгы, чыннан да, төрле князьләр нәселеннән чыккан[чыганагы?].

1860 еллардан алып 1917 елга кадәр Теләче районы җирләре Казан губернасының ике өязенә бүленгән була:

Лаеш өязе:

Кибәхуҗа волосте: Теләче, Ачы, Олы Кибәхуҗа, Югары Кибәхуҗа, Екатериновка, Кече Кибәхуҗа, Казаклар, Максабаш.

Ключище волосте: Ключище, Алан, Балыклы, Олы Мирәтәк, Олы Нырсы, Күкчә, Кече Мирәтәк, Кече Нырсы, Пановая гора, Сауш, Шармаш.

Шомыртбаш волосте: Борчаклы яз, Субаш, Тәмте.

Мамадыш өязе:

Әбде волосте: Әбде, Тактамыш, Ташлыяр.

Елыш волосте: Баландыш, Олы Саурыш, Олы Тиләҗе, Комаровка, Түбән Саурыш, Яңа Җөри, Җәнәй, Иске Җөри, Орымширмә.

Карабаян волосте: Карабаян, Кылбагыш, Олы Мирәтәк.

1920—1927 елларда — ТАССРның Лаеш кантоны, 1927—1930 елларда — ТАССРның Арча кантоны составына кергән. ВЦИК (БҮБК) Президиумы тарафыннан 1935 елда ТАССР яңадан үзгәртелеп корыла. Шушы вакытта Саба районыннан аерылып, Теләче районы барлыкка килә. Ләкин 1959 елда районның территориясе яңадан Саба районына кертелә. 1991 елда район кабаттан торгызыла һәм хәзерге көнгә кадәр яшәвен дәвам итә.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2002[2] 2010[3]
14 401 14 273

Милли состав[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Милләт 1989[4] 2002[5] 2010[6] 2018
татарлар 89,4% 89,4% 89,2% 88%
руслар 10,1% 10,0% 10,2% 11%

Идарә-җир төзелеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Әбде авыл җирлеге
  2. Айдар авыл җирлеге
  3. Алан авыл җирлеге
  4. Баландыш авыл җирлеге
  5. Олы Мәтәскә авыл җирлеге
  6. Олы Мишә авыл җирлеге
  7. Олы Нырсы авыл җирлеге
  8. Югары Кибәхуҗа авыл җирлеге
  9. Кече Кибәхуҗа авыл җирлеге
  10. Иске Җөри авыл җирлеге
  11. Теләче авыл җирлеге
  12. Үзәк авыл җирлеге
  13. Шәдке авыл җирлеге

Район җирлегендә туган күренекле кешеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Туган ягым — Теләче. (төзүчеләре Л. Абрамов (җитәкче), Р. Сверигин, Е. Липаков, Д. Давыдов, К. Руденко, Н. Булатов, З. Мәхмүди, Н. Акмал, Л. Зөлкарнәй, Ф. Мөхәммәт, А. Сабир, Л. Карташова). Казан: «По городам и весям» нәшрияты, 2003.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]