Зәй шәһәре

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Зәй шәһәре
Шәһәр
Герб
Герб
Ил Рәсәй
Өлкә Татарстан
Шәһәр башлыгы Татьяна Воропаева
Нигезләнгән /
Беренче телгә алу
1656 ел
Шәһәр статусы алу датасы 1978 ел
Климат уртача
Рәсми тел татарча, урысча
Халык саны 42 065 кеше (2008)

Зәй (лат. тат. Zǝy, рус. Заинск) — Татарстан шәһәре, Зәй районының үзәге.

Халык саны – 42 065 кеше (2008).

Шәһәр Зәй елгасында Казаннан 287 км ераклыкта урнашкан.

Тарихи белешмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Зәй шәһәре - Кама аръягы калаларының иң яшьләреннән берсе. Аның биографиясе әлеге төбәктәге шәһәрләрнекеннән берни белән дә аерылмый. Республика картасында ул шәһәр булып күптән түгел генә барлыкка килде. РСФСР Югары Советының 1978 елның апрель боерыгы белән Зәй районының үзәге булган Яңа Зәй эшчеләр поселогы республика буйсынуындагы Зәй шәһәренә үзгәртелде. Яңа туган шәһәр үз эченә Зәй һәм Мирный, Кармалка поселокларын, Воздвиженка, Бөгелде авылларын алды.

Күп кенә борынгы язмаларга караганда 1652 -1656 елларда Рус дәүләте, Казан ханлыгын яулап алганнан соң, Кама аръягы җирләрендә чик буе ныгытмалары төзүгә керешә, шуларның берсе - Зәй крепосте. Бер үк вакытта бу якларга Рус дәүләтеннән игенчеләрне күчереп утырту башлана, шулай ук чик буен саклау өчен патшага тугрылыклы булган кораллы сугышчылар да җибәрелә. Мондагы уңдырышлы җирләрне патша үзенең морзаларына һәм тугрылыклы хезмәткәрләренә бүлеп бирә һәм Русиянең үзәгеннән, башка төбәкләреннән крепостной крестьяннарны күчереп утыртуга рөхсәт бирелә. Зәйгә күчеп килүчеләрнең күбесе казаклар булып исәпләнә, шунлыктан алар күп кенә чикләүләрдән азат ителә.

Патша хөкүмәте 1655 елда әсирлеккә төшкән Полоцк һәм Смоленск полякларын Зәй ягына күчерә. 1676 елдан башлап шактый гына халык урнашкан бу урын Зәй шәһәрчеге исемен ала.

1773 елдагы Емельян Пугачев җитәкчелегендәге крестьяннар сугышын шәһәрчектәге казаклар һәм крестьяннар зур өметләр белән көтеп алалар һәм, Нагайбәк Әсәнов отрядына кушылып, үзләре изүчеләргә каршы күтәреләләр. Аларга Аксар, Никольское, Мәлем, Сәвәләй, Кабан - Бастырык авылларыннан да крестьяннар кушыла.[1]

Мәгариф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Зәй шәһәре мәгариф челтәре 8 мәктәп, татар һимназиясе, политехника көллияте, 4 балалар - яшүсмерләр спорт мәктәбе, балалар иҗат йорты, сәнгать, музыка мәктәпләреннән гыйбарәт[2].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]