Эчтәлеккә күчү

Зәй политехника көллияте

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зәй политехника көллияте latin yazuında])
Зәй политехника көллияте
Элеккеге исемнәр Зәй ССПТУ-32 (1979-1984)
Зәй ПТУ-98 (1984-1991)
Зәй һөнәри лицее-98 (1991-2008)
Нигезләү елы 1979
Урын Россия байрагыТатарстан байрагы Зәй
Адрес 423523 ТР Зәй, Җиңү проспекты, 5нче йорт.
Сайт http://zpkl.ru
Логотип
Көллият бинасы

Зәй политехника көллияте (рус. Заинский политехнический колледж) — Татарстанның Зәй шәһәрендә (1962 елдан Яңа Зәй шәһәр тибындагы бистәсе, 1978 елдан Зәй шәһәре) урнашкан махсус урта белем бирүче уку йорты.
Гамәлгә куючысы (2013 елдан) - Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы[1].
Директоры (2020 елдан) — Сергей Васильевич Максимов.

1979 елның 1 сентябрендә Татарстан АССРның һөнәри-техник белем бирү буенча республика идарәсе фәрманы-күрсәтмәсе [2] буенча 16нчы санлы Акташ урта һөнәри-техник училищесы филиалы базасында 32нче санлы Зәй авыл урта һөнәри-техник училищесы (ССПТУ-32) ачыла. 5 сыйныф бүлмәсе булган элекке Зәй земство мәктәбе бинасы һәм ташландык район аэропортының территориясе һәм корылмалары укуханәнең укыту-җитештерү базасы итеп бирелә. Шул ук елда Зәй районы Ирнә авылы (элекке «Правда» күмәк хуҗалыгы) җирләрендә укуханәнең ярдәмче хуҗалыгы оеша[3].

1984 елда РСФСР министрлар шурасы карары[4] белән 32нче санлы Зәй авыл урта һөнәри-техник училищесы 98нче санлы һөнәри-техник укуханә (ПТУ-98) итеп үзгәртелә.

1991 елда ТР мәгариф министрлыгы фәрманы[5] буенча 98нче санлы урта-һөнәри техник укуханә 98нче санлы Зәй һөнәри лицее (ПЛ-98) итеп үзгәртелә.

2008 елның 5 ноябрендә ТР министрлар кабинеты карары[6] буенча 98нче санлы Зәй һөнәри лицее белән Зәй кичке машина төзелеше техникумын (1979 елда Кама автомехника техникумы филиалы базасында РСФСР автомобиль транспорты министрлыгы фәрманы [7] белән төзелгән булган) кушу юлы белән Зәй политехника көллияте барлыкка килә.

2017-2018 уку елына Зәй политехника көллиятенә ТР мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманы[8] буенча 175 студент кабул ителә.

  • Электр корылмаларын ремонтлау һәм файдалану буенча электромонтер
  • Эретеп ябыштыручы (кул белән һәм өлешчә механикалаштырылган эретеп ябыштыру)
  • Аш-су остасы, кондитер (аш-су остасы, кондитер)
  • Авыл хуҗалыгы җитештерүе тракторчы-машинисты (слесарь, тракторчы-машинист, машина йөртүче)
  • Компьютер системалары һәм комлекслары
  • Электр һәм электромеханика корылмаларын техник файдалану
  • Сәнәгать җиһазларын кору һәм техник файдалану
  • 1979 елдан ― Валерий Григорьевич Бертман
  • 1993 елдан ―
  • 2017 елдан ― Роберт Марс улы Халитов, ТР атказанган төзүчесе (2003).
  • 2020 елдан ― Сергей Васильевич Максимов

Шулай ук карагыз

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  1. ТР мәгариф һәм фән министрлыгы сайты, archived from the original on 2017-05-17, retrieved 2017-05-12 
  2. Татарстан АССРның һөнәри-техник белем бирү буенча республика идарәсе фәрманы-күрсәтмәсе № 156 08.06.1979
  3. «Чикләрсез татарлар» порталында, archived from the original on 2020-10-29, retrieved 2017-05-12 
  4. РСФСР министрлар шурасы карары № 386 31.08.1984
  5. ТР мәгариф министрлыгы фәрманы № 320 15.02.1991
  6. ТР министрлар кабинеты карары № 410 24.10.2008
  7. РСФСР автомобиль транспорты министрлыгы фәрманы № 347 30.11.1979
  8. ТР мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманы № 2405/16 19.12.2016