Эчтәлеккә күчү

В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты

55°47′16″ т. к. 49°06′29″ кч. о.HGЯO
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты latin yazuında])
В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты
Нигезләнү датасы 1994
Сурәт
... хөрмәтенә аталган Витали Тимерәсев
Нигезләүче Витали Тимерәсев
Ректор Асия Тимерәсева[1]
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Казан, Вахитов районы һәм Татарстан
Урын Мәскәү урамы, 42[2]
Адрес 420111, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Московская урамы, 42 йорт[2]
Рәсми веб-сайт киу.рф
Карта

[3]

В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты (рус. Казанский инновационный университет имени В. Г. Тимирясова, ИЭУП) – Казанда урнашкан югары уку йорты. 1994 елның 22 июлендә нигез салынган.[4]

Законнардагы үзгәрешләр белән бәйле рәвештә,югары уку йорты рәсми исемен берничә тапкыр үзгәрткән. Хәзерге вакытта аңа нигез салучы һәм беренче ректор В.Г. Тимирясов исемен йөртә.

1994-1996 елларда Икътисад, идарә һәм хокук университеты, 1996-2016 елларда Икътисад, идарә һәм хокук институты, 2016 елдан В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты (ИЭУП) исемен йөртә.

Университет 1994 елда, төбәкнең базар икътисады һәм хокук саклау эшчәнлеге өлкәсендә квалификацияле кадрларга ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен, Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Югары Советының халык мәгарифе буенча даими комиссиясе инициативасы белән оештырылган.

1998-2002 елларда югары уку йортының Әлмәт, Бөгелмә, Яшел Үзән, Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Чистай филиаллары оештырыла һәм белем бирү эшчәнлеген дәвам итә. 2014 елның маеннан Россия белән кушылган Кырымда белем бирү эшчәнлеген алып бара башлакучы Россиянең беренче югары уку йортларының берсе. Университетта Бөтендөнья татар конгрессы белән Кырым Республикасы муниципаль берәмлекләре җитәкчеләрен укыту буенча уртак проект тормышка ашырыла.[5]

2014 елдан башлап югары уку йорты базасында Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыклары нигезендә 2 федераль инновацион мәйданчык булдырылды һәм эшли:

  • Татарстан Республикасында инклюзив белем бирүнең дәвамчан системасын булдыру һәм үстерү[6].
  • «Сатып алулар профессионалы» инновацион фәнни-белем бирү мәйданчыгын булдыру нигезендә сатып алулар өлкәсендә кадрлар әзерләүгә комплекслы якын килүне формалаштыру һәм гамәлгә ашыру.[7]

Хәзерге вакытта университет мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт тарафыннан бирелгән сроксыз лицензия һәм дәүләт аккредитациясе турында таныклык нигезендә эшчәнлек алып бара.[8]

Югары уку йорты «Идарә өлкәсе югары уку йортлары (икътисад, финанслар, юриспруденция)» номинациясендә «Россия сегодня» мәгълүмат агентлыгы төзегән 2015 елда Россия Федерациясендә югары уку йортларының ихтыяҗлары рейтингы номинациясендә 9 нчы урынны били.[9][10]

Университет структурасына 6 филиалы, 5 факультетл, 4 институты, шулай ук көллияте керә. Моннан тыш, университетта «Икътисадның һәм хокукның актуаль проблемалары» федераль рецензияләнә торган журналы чыгарыла, ул рецензияләнә торган фәнни басмалар исемлегенә кертелгән, анда кандидат һәм фәннәр докторы гыйльми дәрәҗәсенә диссертацияләрнең төп фәнни нәтиҗәләре басылырга тиеш.[11]

Бу исемлек Wikidata мәгълүматларына нигезләнә һәм периодик рәвештә робот тарафыннан яңартылып тора. Исемлекне кулдан яңарту өчен уң яктагы яңартка басыгыз.
Исемлек өлкәсе эченә кертелгән барлык төзәтмәләр киләсе яңарту белән бетереләчәк!

туу датасы Исем әлма-матер һөнәр төре Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы
1937-09-06 Витали Тимерәсев Мәскәү дәүләт университетының икътисад факультеты
Казан (Идел буе) федераль университеты
Михаил Васильевич Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты
икътисадчы 2013-05-20
1940-08-04 Энгель Таһиров Казан (Идел буе) федераль университеты тарихчы
фәнни хезмәткәр
Engel Tagirov
1943-09-19 Бари Явышев
1974-05-11 Асия Тимерәсева Казан (Идел буе) федераль университеты
Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы финанс университеты
икътисадчы Asiya Timiryasova
1974-09-07 Игорь Бикәев Казан (Идел буе) федераль университеты хокук галиме Igor Bikeev
1988-01-21 Зәйнетдинов Динар Рафаил улы Социаль һәм гуманитар белемнәр институты оешма белән идарә итү
университет профессоры
Dinar Zaynetdinov
Автоматик рәвештә яңартылучы исемлек азагы.

Бу исемлек Wikidata мәгълүматларына нигезләнә һәм периодик рәвештә робот тарафыннан яңартылып тора. Исемлекне кулдан яңарту өчен уң яктагы яңартка басыгыз.
Исемлек өлкәсе эченә кертелгән барлык төзәтмәләр киләсе яңарту белән бетереләчәк!

туу датасы Исем һөнәр төре эш урыны Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы
1956-02-29 Алмас Нәзиров урманчы Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы
1959-03-19 Гамил Әсхәдуллин сәнгатькәр
сәнгать җитәкчесе
«Мунча ташы» театры
1977-05-12 Олег Коробченко слесарь
бухгалтер
икътисадчы
эшкуар
сәясәтче
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы
1978-11-21 Алинә Шәрипҗанова җырчы Казан дәүләт мәдәният институты
Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры
Автоматик рәвештә яңартылучы исемлек азагы.
  1. https://ieml.ru/about/administratsiya/timiryasova-asiya-vitalevna/
  2. 1 2 https://ieml.ru/sveden/common/
  3. Яндекс Яндекс Карталар // (untranslated)(untranslated), 2012.
  4. Информационно-аналитические материалы по результатам проведения мониторинга 2015 года деятельности образовательной организации высшего образования Институт экономики, управления и права (г. Казань). әлеге чыганактан 2016-07-01 архивланган. 2018-03-06 тикшерелгән.
  5. Елена Чернобровкина (2015-01-14). «Честно говоря, с открытым ртом смотришь на Казань, порой даже не верится, что это Россия». 2018-03-06 тикшерелгән.
  6. ЧОУ ВО "Казанский инновационный университет имени В.Г. Тимирясова (ИЭУП)" Создание и развитие преемственной системы инклюзивного образования в Республике Татарстан. әлеге чыганактан 2018-03-07 архивланган. 2018-03-06 тикшерелгән.
  7. ЧОУ ВО "Казанский инновационный университет имени В.Г. Тимирясова (ИЭУП)" Формирование и реализация комплексного подхода к профессиональной подготовке кадров в сфере закупок на основе создания инновационной научно-образовательной площадки. fip.kpmo.ru. әлеге чыганактан 2018-03-07 архивланган. 2018-03-06 тикшерелгән.
  8. Частное образовательное учреждение высшего образования «Казанский инновационный университет имени В.Г. Тимирясова (ИЭУП)». әлеге чыганактан 2017-10-03 архивланган. 2018-03-06 тикшерелгән.
  9. Institute of Economics Management and Law Kazan / Институт экономики, управления и права г Казань. 2018-03-06 тикшерелгән.
  10. Brics. www.webometrics.info. 2018-03-06 тикшерелгән.
  11. Актуальные проблемы экономики и права. 2018-03-06 тикшерелгән.