Балык Бистәсе агротехник техникумы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Балык Бистәсе агротехник техникумы latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Балык Бистәсе агротехник техникумы
Элеккеге исемнәр Балык Бистәсе агротехник көллияте (2011-2013)
Нигезләү елы 1955
Урын Русия байрагыТатарстан байрагы Балык Бистәсе
Адрес 422650 ТР Балык Бистәсе районы Балык Бистәсе, Октябрьның 60 еллыгы ур., 1нче йорт
Сайт https://edu.tatar.ru/r_sloboda/org6224
Логотип Балык Бистәсе АТ 1.jpg
Техникум бинасы

Балык Бистәсе агротехник техникумы (рус. Рыбно-Слободский агротехнический техникум) —– Татарстанның Балык Бистәсе районы үзәге Балык Бистәсе шәһәр тибындагы бистәсендә (2004 елдан шәһәр тибындагы бистә) урнашкан махсус урта белем бирүче уку йорты.
Гамәлгә куючысы (2013 елдан) — Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы[1].
Директор (2017 елдан) — Мансур Гомәр улы Мәннанов.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1955 елда ССРБ министрлар шурасы каршындагы хезмәт ресурслары баш идарәсе фәрманы белән Корноухово авылында (1946-1954 елларда район үзәге) авыл хуҗалыгын механикалаштыру укуханәсе ачыла. Уку йорты өчен ике катлы 2 агач йорт бүленә. Укытучы-осталар булып 7нче Куйбышев һөнәри укуханәсе (Болгар) (Иделдә су басу зонасында калган) укытучылары күчеп килә. Җитәкче итеп Николай Александр улы Чадов билгеләнә.

1972 елда Балык Бистәсендә 21нче һөнәри-техник укуханә ачыла. Уку йорты ташчылар, штукатур–буяучылар, балта осталары, сантехниклар әзерли. Шул ук елларда авыл хуҗалыгы өчен белгечләр әзерләячәк 17нче укуханә төзелә башлый. 1977 елда ике укуханәне берләштереп, 85нче авыл урта һөнәри-техник укуханәсе (ССПТУ-85) төзелә. Директор итеп Л. Лопатюк билгеләнә. 1981 елдан уку йорты директоры А. Писарев, 1994 елдан С. Парфенов, 2010-2016 елларда В. Төхвәтуллин.

2013 елда ТР министрлар кабинеты карары[2] белән Балык Бистәсе аграр көллияте Балык Бистәсе агротехника техникумы итеп үзгәртелә.

60 ел эчендә республика агросәнәгате өчен 20 меңнән артык белгеч әзерләнгән. 1961 елда укуханәне Ю. Бекиев, 1962 елда С. Гыйздетдинов, 1964 елда Х. Идрисов, 1974 елда Илһам Вәлиев (район башлыгы), 1982 елда В. Банницын, И. Закиров һ.б. тәмамлаган.

Белгечлекләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2017-2018 уку елына Балык Бистәсе агротехник техникумына ТР мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманы[3] буенча 70 студент кабул ителә:

  • «Аш-су остасы, кондитер» белгечлегенә — 20 кеше
  • «Авыл хуҗалыгын механикалаштыру» белгечлегенә — 25 кеше
  • «Авыл хуҗалыгы җитештерүе тракторчы-машинисты» белгечлегенә — 25 кеше

Уку йортына бирелгән лицензия[4] буенча белгечлекләр:

  • Авыл хуҗалыгын механикалаштыру (техник-механик)
  • Автомобиль транспортын техник файдалану һәм ремонтлау (техник)
  • Агрономия (агроном)
  • Икътисад һәм бухгалтер исәп-хисабы (бухгалтер)
  • Авыл хуҗалыгы җитештерүе тракторчы-машинисты (тракторчы-машинист, автомобиль йөртүче)
  • Аш-су остасы, кондитер (пешекче, кондитер)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. ТР мәгариф һәм фән министрлыгы сайты
  2. ТР министрлар кабинеты карары № 425 20.06.2013
  3. ТР мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманы № 2405/16 19.12.2016
  4. Уку йортына 13.07.2015 бирелгән 6846нчы санлы лицензия