Баулы аграр көллияте
| Баулы аграр көллияте | |
|---|---|
| Тармак | авыл хуҗалыгы |
| Нигезләнү датасы | 1963 |
| Дәүләт |
|
| Административ-территориаль берәмлек | Идел буе федераль округы, Татарстан, Баулы районы һәм Баулы |
| Идарә итүче орган | Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы |
| Бәйле оешмалар | 124нче санлы Ютазы һөнәри укуханәсе |
| Адрес | 423930, Россия Федерациясе, Татарстан республикасы, Баулы шәһәре, Куйбышев урамы, 36 йорт |
| Рәсми веб-сайт | edu.tatar.ru/bauly/org6186/(рус.)(тат.) |


Баулы аграр көллияте, рус. Бавлинский аграрный колледж — Татарстанның Баулы шәһәрендә (1950 елдан шәһәр тибындагы бистә, 1997 елдан шәһәр) урнашкан махсус урта белем бирүче уку йорты.
Гамәлгә куючы (2013 елдан) — Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы[1].
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1963 елда авыл хуҗалыгын механикалаштыру училищесы (УМСХ). 1965 елның 1 мартында 14нче санлы Биектау авыл хуҗалыгы училищесы Баулы эшчеләр бистәсенә күчерелә. 1967 елдан 14нче санлы Баулы авыл урта һөнәри-техник училищесы (ССПТУ-14). 1984 елдан 82нче санлы Баулы урта һөнәри-техник училищесы (СПТУ-82). 1997 елда 82нче санлы Баулы урта һөнәри-техник училищесы 82нче санлы һөнәри лицей (ПЛ-82) итеп үзгәртелә. 2009 елда ТР министрлар кабинеты карары[2] белән 82нче санлы Баулы һөнәри лицее Баулы аграр көллияте итеп үзгәртелә.
Белгечлекләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Баулы аграр көллияте — авыл хуҗалыгы җитештерүе, нефть сәнәгате, төзелеш, сәүдә һ.б. хезмәт эшчәнлеге өлкәләре өчен кадрлар әзерли. Укучылар ике баскычлы әзерлек үтә: башлангыч һөнәри һәм урта һөнәри белем алу. 2017-2018 уку елына Баулы аграр көллиятенә ТР мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманы[3] буенча 125 студент кабул ителә.
- Авыл хуҗалыгын механикалаштыру (техник-механик, өлкән техник-механик)
- Җәмәгать туклануы продукциясе технологиясе (техник-технолог, өлкән технолог)
- Авыл хуҗалыгы җитештерүе тракторчы-машинисты (слесарь, тракторчы-машинист, машина йөртүче)
- Аш-су остасы, кондитер (аш-су остасы, кондитер)
- Авыл хуҗалыгы җитештерүе электр корылмаларын ремонтлау һәм файдалану буенча электромонтер
- Эретеп ябыштыручы (кул белән һәм өлешчә механикалаштырылган эретеп ябыштыру)[4]
Шәхесләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Директорлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Укытучылар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Шулай ук карагыз: Төркем:Баулы аграр көллияте укытучылары.
Тәмамлаучылар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Шулай ук карагыз: Төркем:Баулы аграр көллиятен тәмамлаучылар.
Уку йорты ачылганнан бирле Татарстан, күрше Башкортстан, Ырынбур һ.б. өлкәләр өчен 15 меңнән артык белгеч әзерләнгән[5].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ ТР мәгариф һәм фән министрлыгы сайты, archived from the original on 2017-05-17, retrieved 2017-05-11
- ↑ ТР министрлар кабинеты карары № 633 11.09.2009
- ↑ ТР мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманы № 2405/16 19.12.2016
- ↑ 2016 елның 8 апрелендә бирелгән 8172нче санлы лицензия буенча(үле сылтама)
- ↑ Об учреждении. Вконтакте
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
