«Югары нефть мәктәбе» Әлмәт дәүләт технология университеты
| «Югары нефть мәктәбе» Әлмәт дәүләт технология университеты | |
|---|---|
| Нигезләнү датасы | 5 октябрь 1956[1] |
| Дәүләт |
|
| Административ-территориаль берәмлек | Әлмәт һәм Татарстан |
| Адрес | 423462, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Әлмәт шәһәре, Советская урамы, 216 йорт[3] |
| Рәсми веб-сайт |
http://www.agni-rt.ru/lang_eng/ http://www.agni-rt.ru/ (рус теле) http://www.agni-rt.ru/en/ (инглиз теле) https://агту-вшн.рф/ (рус теле) https://агту-вшн.рф/en/ (инглиз теле) https://агту-вшн.рф/tt/ (татар теле) https://агту-вшн.рф/ch/ (кытай теле) https://агту-вшн.рф/tat/ (татар теле) |
| Эшләү еллары | 5 октябрь 1956[1] |
|---|---|
| Ректор | Александр Анатольевич Дьяконов |
| Урынлашу | [3] |
| Сайт | агту-вшн.рф(рус.) |
«Югары нефть мәктәбе» Әлмәт дәүләт технология университеты — Әлмәттә эшләүче, нефть сәнәгате өчен кадрлар әзерләүче югары уку йорты.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]1956 елда Әлмәттә И. М. Губкин исемендәге Мәскәү нефть һәм газ институтының читтән торып уку бүлеге ачыла. Алга таба ул институтның филиалы буларак эшли башлый. 1992 елның июлендә исә уку йорты базасында мөстәкыйль институт булдырыла. 2003 елдан бирле уку йорты Әлмәт дәүләт нефть институты буларак эшли.
Гөмүм күрсәткечләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Бүген институтта 6000нән артык студент, тыңлаучы һәм аспирант белем ала. Уку йортының укытучы-профессорлар составы 350 югары квалификацияле фәнни хезмәткәрдән гыйбарәт. Аларның күбесе фәнни дәрәҗәгә ия фән кандидатлары һәм фән докторлары.
Әлмәт дәүләт нефть институты галимнәре һәм студентлары Россиядә генә түгел, чит илдә үткәрелә торган конкурсларда һәм конференцияләрдә актив катнашалар.
Студент тормышы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Югары уку йорты студентлар, укытучылар һәм институт хезмәткәрләре арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау өчен максатчан эш алып бара. Институтта «Сәламәтлек марафоны» дигән программа эшли. «Буревестник» спорт клубында 11 спорт секциясе булдырылган.
Шәхесләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Ректорлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Укытучылар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Шулай ук карагыз: Төркем:Әлмәт дәүләт нефть институты укытучылары.
| туу датасы | Исем | әлма-матер | һөнәр төре | Викиҗыентыктагы төркем | үлем датасы |
|---|---|---|---|---|---|
| 1941-09-11 | Валерий Зимин | Пермь дәүләт илкүләм тикшеренү университеты | физик |
Тәмамлаучылар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Шулай ук карагыз: Төркем:Әлмәт дәүләт нефть институтын тәмамлаучылар.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ 1,0 1,1 1,2 https://xn----7sbhc6c1ah6b.xn--p1ai/sveden/common/
- ↑ GRID Release 2017-05-22 — 2017-05-22 — 2017. — doi:10.6084/M9.FIGSHARE.5032286
- ↑ 3,0 3,1 3,2 https://yandex.ru/maps/org/almetyevskskiy_gosudarstvenny_tekhnologicheskiy_universitet_vysshaya_shkola_nefti/74690493260/
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Универсииада 2013 сайты(үле сылтама)
