Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы
Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы | |
Тармак | авыл хуҗалыгы |
---|---|
Нигезләнү датасы | 1966 |
... хөрмәтенә аталган | Габдулла Тукай |
Дәүләт |
![]() |
Административ-территориаль берәмлек | Идел буе федераль округы, Татарстан, Әтнә районы һәм Олы Әтнә |
Идарә итүче орган | Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы |
Адрес | 422750, Россия Федерациясе, Татарстан республикасы, Олы Әтнә авылы, Бәдри Җиһаншин урамы, 87 йорт |
Рәсми веб-сайт | edu.tatar.ru/atnya/org6185/ |


«Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы» [1] (рус. Атнинский сельскохозяйственный техникум) — Татарстанның Әтнә районы үзәге (1930-1959 елларда, 1990 елдан) Олы Әтнә авылында (1959-1963 елларда Тукай районы үзәге) урнашкан махсус урта белем бирүче уку йорты, дәүләт автоном һөнәри белем учреждениесе.
Гамәлгә куючы (2013 елдан) — Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы[2].
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]1966 елда Татарстан АССР министрлар шурасы карары белән Арча районы (1963-1990 елларда, хәзерге Әтнә районы) Олы Әтнә авылында зоотехниклар әзерләүче Тукай авыл хуҗалыгы техникумы оеша. Техникумга 210 (урта белем белән 60, сигезьеллык белем белән 150) укучы кабул ителә. Укуны оештыру өчен техникумга Әтнә урта мәктәбенең икенче уку корпусы (элекке Советлар йорты) бинасы һәм тулай торагы бирелә[3].
1985 елда РСФСР авыл хуҗалыгы министрлыгы фәрманы[4] белән Тукай авыл хуҗалыгы техникумы һәм Арча районы Тукай исемендәге колхоз җирлегендә Тукай совхоз-техникумы оештырыла.
2001 елда РФ авыл хуҗалыгы министрлыгы фәрманы[5] белән уку йорты Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы итеп үзгәртелә.
2005 елда ТР министрлар кабинеты карары[6] белән федераль милектән республика милкенә күчерелә.
2016 елда «Кадрлар әзерләүнең ресурс үзәге» статусы бирелә.
Белгечлекләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]2017-2018 уку елына Әтнә авыл хуҗалыгы техникумына ТР мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманы[7] буенча 200 студент кабул ителә.
- Аш-су остасы, кондитер (пешекче, кондитер)
- Авыл хуҗалыгын механикалаштыру
- Ветеринария
- Икътисад һәм бухгалтер исәп-хисабы (бухгалтер)
Читтән торып уку бүлеге
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Авыл хуҗалыгын механикалаштыру
- Икътисад һәм бухгалтер исәп-хисабы (бухгалтер)[8]
Шәхесләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Директорлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- 1966-???? — ???
- ????-???? — ???
- 2016–2019 — Айрат Фәнил улы Каюмов
- 2019–2025 — Резида Мәсхүт кызы Гарипова
Укытучылар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Түбәндәге төзмә кешеләр һәм роботлар аңларлык күп телле халыкара Викимәгълүмат белем базасында теркәлгән мәгълүматка нигезләнә һәм тулы түгел. Бәйле шәхес турында белем блокларын тутыру һәм соңыннан уң яктагы яңартка басу белән аны баетуда ярдәм итә аласыз. |
Уку йортын тәмамлаучылар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Шулай ук карагыз: Төркем:Әтнә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаучылар.
Түбәндәге төзмә кешеләр һәм роботлар аңларлык күп телле халыкара Викимәгълүмат белем базасында теркәлгән мәгълүматка нигезләнә һәм тулы түгел. Бәйле шәхес турында белем блокларын тутыру һәм соңыннан уң яктагы яңартка басу белән аны баетуда ярдәм итә аласыз. |
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ Уку йортының ТР мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманы 316/17 01.03.2017 белән расланган уставы буенча рәсми исеме(үле сылтама)
- ↑ ТР мәгариф һәм фән министрлыгы сайты, archived from the original on 2017-05-17, retrieved 2017-05-17
- ↑ ТАССР министрлар шурасы карары № 279 23.05.1966(үле сылтама)
- ↑ РСФСР авыл хуҗалыгы министрлыгы фәрманы № 463 06.08.1985
- ↑ РФ авыл хуҗалыгы министрлыгы фәрманы № 871 06.08.2001
- ↑ ТР министрлар кабинеты карары № 163 07.04.2005
- ↑ ТР мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманы № 2405/16 19.12.2016
- ↑ Уку йортына 06.05.2011 бирелгән 125нче санлы сроксыз лицензия нигезендә(үле сылтама)
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Уку йортының «Татарстан Республикасы электрон мәгарифе» порталындагы сәхифәсе 2020 елның 20 сентябрь көнендә архивланган.
- Әтнә АХТ турында Eduscan.ru порталында(үле сылтама)
- Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы турында (видео, 7:43)
- Техникуму – 50 лет (видео, 2:50)