Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы
Элеккеге исемнәр Тәтеш авыл хуҗалыгы мәктәбе (1929-1936)
ТОШПККР (1936-1940)
ССХШ (1940-1944)
Тәтеш кырчылар мәктәбе (1944-1956)
Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы (1956-1968)
Тәтеш совхоз-техникумы (1968-2002)
Нигезләү елы 1921
Урын Русия байрагыТатарстан байрагы Тәтеш
Адрес 422370 ТР Тәтеш шәһәре, Тәтешкә 200 ел урамы, 25нче йорт.
Сайт http://tetushsel.tmweb.ru/
Логотип Тәтеш АХТ логотип.jpg
Техникум бинасы

Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы, «Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы» дәүләт автоном һөнәри белем учреждениесе [1], рус. Тетюшский сельскохозяйственный техникумТатарстанның Тәтеш шәһәрендә (1555 елдан застава, 1781 елдан өяз шәһәре) урнашкан махсус урта белем бирүче уку йорты. Татарстанның иң өлкән уку йортларыннан берсе. РФның «Иң яхшы 100 урта махсус белем бирүче оешмасы» исемлегенә кертелгән[2]. Казан дәүләт аграр университетының фәнни-белем бирү кластерына керә.
Гамәлгә куючы (2013 елдан) — Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы[3].
Директор (2016 елдан) — Илдар Роберт улы Фәткуллов.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1921 елның 8 августында ТАССР халык мәгарифе бүлеге коллегиясе карары белән Тәтеш кантонында бакчачылык-яшелчәчелек буенча махсуслашкан түбән баскыч техникумы ачыла.

1929-1936 елларда күмәк хуҗалык рәисләре әзерләүче берьеллык Тәтеш авыл хуҗалыгы мәктәбе (ТСХШ) буларак эшли.

1936-1940 елларда Татарстан АССР күмәк хуҗалык хезмәткәрләренең белемен күтәрү өлкә мәктәбе (ТОШПККР).

1940-1944 елларда Тәтеш урта авыл хуҗалыгы мәктәбе (ССХШ). Уку йортына ТБУМ яки җидееллык мәктәпне бетергән һәм керү имтиханын уңышлы тапшырганнарны гына алалар. Бөек Ватан сугышы башлангач, 1941 елның ноябрендә 2нче курста уку туктый, курсантлар саклану сызыгы төзелешенә алына. 1942 елның февраленнән курсант егетләрне, 1943 елның мартыннан укытучыларны (шул исәптән техникум директорын) фронтка алалар. Ике (рус һәм татар) төркемнән бер төркем ясап, укытуны дәвам итәләр.

1944-1956 елларда (ТАССР җир эшләре халык комиссариаты фәрманы белән үзгәртелгән) берьеллык Тәтеш дәүләт кырчылар һәм күмәк хуҗалык урманчылары мәктәбе. Мәктәп җитәкчесе Анна Иван кызы Буйнова.

1956 елда Югары Ослан районы Ключищи авылындагы кече агрономнар һәм техник-җир оештыручылар әзерләүче авыл хуҗалыгы техникумы, матди базасы начар булу сәбәпле, Тәтешкә күчерелә һәм Тәтеш кырчылар мәктәбенә кушыла.

1956-1968 елларда Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы дип атала. Уку йорты Тәтешнең Ленин урамындагы сәүдәгәр Серебряковның ике катлы таш йортына урнаша.

1968 елда ТАССР авыл хуҗалыгы министрлыгы фәрманы[4] белән Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумын һәм Тәтеш районы «Октябрьның 50 еллыгы» күмәк хуҗалыгын берләштереп, Тәтеш совхоз-техникумы оештырыла.

1979 елда уку йорты Идел ярында төзелгән яңа уку корпусларына күченә. Шул ук елны механиклар әзерләүче бүлек ачыла.

1997 елда бухгалтерлар әзерләүче икътисад бүлеге ачыла.

2002 елдан янәдән авыл хуҗалыгы техникумы дип атала.

2005 елда РФ хөкүмәте күрсәтмәсе[5] нигезендә уку йорты федераль баланстан республика балансына күчерелә.

2013 елда ТР министрлар кабинеты карары[6] нигезендә уку йортының гамәлгә куючысы итеп (ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы урынына) ТР мәгариф һәм фән министрлыгы билгеләнә.

Директорлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1956-1959 Петр Афанасий улы Панов, 1959-1962 Илсур Сафиулла улы Шәрәпов, 1962-1976 Фоат Йосыф улы Ситдыйков, 1976-1981 Николай Александр улы Горшков (уку йортының яңа бинасын төзеп бетерә), 1981-1985 Фәргать Миңнулла улы Галиуллин, 1985-1988 Александр Ниолай улы Калинин, 1988-1990 Азат Фәйзрахман улы Нуруллов, 1990-1994 Наил Насыйбулла улы Әхмәтҗанов, 1994-1998 Мидхәт Гәрәй улы Насретдинов, 1998-1999 Җәүдәт Шәрип улы Сафиуллин, 1999-2002 Рубис Минзанур улы Сәлимов, 2002-2007 Анатолий Сергей улы Балантаев, 2007-2015 Марат Галимҗан улы Фазлыев.

Уку йортын тәмамлаучылар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Белгечлекләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Уку йортында 95 ел эчендә 25 меңнән артык белгеч әзерләнгән[7]

2017-2018 уку елына Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумына ТР мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманы[8] буенча 225 студент кабул ителә.

  • Эретеп ябыштыручы (кул белән һәм өлешчә механикалаштырылган эретеп ябыштыру)
  • Аш-су остасы, кондитер (аш-су остасы, кондитер)
  • Автомеханик
  • Авыл хуҗалыгы җитештерүе тракторчы-машинисты
  • Авыл хуҗалыгы җитештерүендә электр корылмаларын ремонтлау һәм файдалану буенча электромонтер
  • Урман һәм урман-парк хуҗалыгы
  • Агрономия
  • Авыл хуҗалыгын механикалаштыру
  • Икътисад һәм бухгалтер исәп-хисабы

Лицензия буенча[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Җирлекнең табигатьне саклау ягыннан корылышы
  • Сатучы, контролер-кассир
  • Тегүче
  • Гомуми төзелеш остасы
  • Эретеп ябыштыручы (электр һәм газ белән)[9]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]