Идел буе спорт һәм туризм академиясе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Идел буе спорт һәм туризм академиясе latin yazuında])
Идел буе спорт һәм туризм академиясе
Эшләү еллары 1974
Ректор Якубов Йосыф Җиһанша улы
Адрес 420010, ТР, Казан ш., Универсиада авылы, 35 йорт
[1]
Сайт (рус.) (тат.)

Идел буе спорт һәм туризм академиясе – спорт-туризм профилен үстерүче югары уку йорты. Оештыручысы — Россия Федерациясенең спорт министрлыгы.

Тарихи белешмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1974 елда Волгоград физик культура институтының Казан филиалы буларак ачыла.

1986 елда уку йорты РСФСР Спорткомитеты боерыгы нигезендә Казаннан Брежнев (Чаллы) шәһәренә күчерелә.

1997 елда мөстәкыйль уку йорты — институт булып китә, үзенең белем бирү программаларын үстерә. Аннары институт академия статусын ала. Академиядә шул вакытта физкультура спорт һәм туристлык юнәлешләре, педагогик һәм психологик белгечлекләр ачыла. Физик культура һәм спорт колледжында урта махсус белем алу мөмкинлеге булдырыла. Диссертация советы спорт фәне буенча эшли башлый. Медика-биологик тикшеренүләр игътибар көчәя. Болар барсы да ил өчен төзелеш чорына туры килә, бу вакытта белем бирү өлкәсендә финанслау азая, базар реформалары белем бирү системасында кризиска китерә.

2010 елга көндезге бүлектә якынча 1 мең, читтән торып уку бүлегендә якынча 500 студент, шул исәптән 400 кеше түләүле формада укый; укытучылар коллективында — 75 кеше, аларның утызы фән кандидаты һәм 5 се фән докторры (ике эштә эшләүчеләр беләнн бергә).

Өченче этап 2013 елда Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар уены үткәрелү белән бәйле. Чирек гасыр узуга, академия, иң яхшы традицияләрне саклап, яңа материаль-техник база һәм югары статус булдырып, Казанга кире кайта – монда академиянең яңа тормышы, миссиясе башлана: милләтара студентлар берләшмәсе файдасына спорт фәнен үстерү, яңа белем бирү технологияләре булдыру.

2011 елда вуз Казанга күчерелә һәм хәзерге исеменә ия була.

Ректорлар (филиал директорлары)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. GRID Release 2017-07-12 — 2017-07-12 — 2017. — doi:10.6084/M9.FIGSHARE.5203408.V1