Түбән Кама агросәнәгать көллияте

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Түбән Кама агросәнәгать көллияте latin yazuında])
Түбән Кама агросәнәгать көллияте
Нигезләү елы 1980
Урын Россия байрагыТатарстан байрагы Түбән Кама
Адрес 423570 ТР Түбән Кама, Яшьлек урамы, 23нче йорт
Сайт https://edu.tatar.ru/nkamsk/org6217,
http://apkcollege.com/
Логотип
Көллият бинасы

Түбән Кама агросәнәгать көллияте рус. Нижнекамский агропромышленный колледж Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә (1961 елдан шәһәр тибындагы бистә, 1966 елдан шәһәр) урнашкан махсус урта һөнәри белем бирүче уку йорты. Гамәлгә куючысы — ТР мәгариф һәм фән министрлыгы. Түбән Кама районы Иске Чишмә авылында 1нче филиалы урнашкан (423563 ТР Түбән Кама районы, Иске Чишмә авылы, Түбән Кама урамы, 15нче йорт). 2015 елдан Әгерҗе шәһәрендә 2нче санлы филиалы эшли.
Директор (2011 елдан) — Айдар Кави улы Кадыйров.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Көллият 2007 елның сентябрендә ТР министрлар кабинеты карары белән оештырыла.

Белгечлекләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2017-2018 уку елына көллияткә (филиаллары белән) ТР мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманы[1] буенча 220 студент кабул ителә.

  • Эретеп ябыштыручы (газ белән, электр белән) — 2 ел 10 ай укыйсы.
  • Автомеханик — 2 ел 10 ай укыйсы.
  • Юл төзү һәм төзелеш машиналары машинисты — 2 ел 10 ай укыйсы.
  • Биналар һәм корылмалар төзү һәм файдалану — 3 ел 10 ай укыйсы.
  • Автомобиль юлларын һәм аэродромгнарны төзү һәм файдалану — 4 ел 10 ай укыйсы.
  • Компьютер системаларында программалаштыру — 3 ел 10 ай укыйсы.
  • Автомобиль транспортына хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау — 3 ел 10 ай укыйсы.
  • Йорт һәм коммуналь хуҗалыклар сервисы — 2 ел 10 ай укыйсы.
  • Эретеп ябыштыру җитештерүе — 3 ел 10 ай укыйсы.
  • Чәчтараш сәнгате — 2 ел 10 ай укыйсы.
  • Электр станцияләре җиһазларын ремонтлау буенча слесарь
  • Бакча-парк һәм ландшафт төзелеше остасы
  • Авыл хуҗалыгы җитештерүе тракторист-машинисты
  • Төзелеш эшләре остасы[2]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. ТР мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманы № 2405/16 19.12.2016
  2. 2015 елның 16 апрелендә бирелгән 6224нче санлы лицензия нигезендә 2019 елның 2 март көнендә архивланган.