Казан дәүләт медицина университеты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Казан дәүләт медицина университеты, (КДМУ)
КДМУ.jpg
Эшләү еллары 1814–{{{closed}}}
Ректор проф., д.м.н. Алексей Станиславов улы Созинов
Укытучылар
697
Адрес 420012, Русия, Татарстан, Казан, Бутлеров урамы, 49 (+7 843 2360652)
Сайт kgmu.kcn.ru

Казан дәүләт медицина университеты (КДМУ) — Казанның медицина югары уку йорты.

Казан дәүләт медицина университеты — Русиядәге югары медицина уку йортларының иң зур һәм иң борынгыларыннан берсе. Аның нигезе 1814 елның маенда, Казан университетында медицина факультеты оештырылган вакытта ук салына. Белем бирү рус һәм инглиз телләрендә алып барыла. Медицинада татар телен куллану буенча дәресләр укытыла.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1804 елның 18-ноябре. Император Александр I Казан университетын һәм аның составында табиблык фәннәре бүлеген гамәлгә куя.

1814 елның 15-мае. Казан университетында табиблык фәннәре факультеты ачыла.

XIX йөзнең беренче яртысы. Беренче профессорлар: К.Ф. Фукс, Ф.Х. Эрдман, И.О. Браун, Н.А. Скандовский, Е.Ф. Аристов. Анатомия театрын (1837 ел, классицизм шедевры) һәм университет клиникасын төзү.

ХIХ йөзнең икенче яртысы. Ф.В. Овсянников тарафыннан физиология лабораториясе ачыла (1858). Үзенчәлекле фәнни теоретик һәм клиник юнәлешләр формалаша: Д.Я. Данилевский (биохимия), Н.О. Ковалевский (физиология), В.В. Виноградов (терапия), К.А. Арнштейн (гистология), В.В. Пашутин (патфизиология), Е.В. Адамюк (күз авырулары), В.И. Разумовский (хирургия), В.М. Бехтерев (психиатрия), Л.О. Даркшевич (нерв авырулары) һ.б. «Неврология хәбәрләре» (1893) һәм «Казан медицина журналы»ның (1901) беренче басмалары дөнъя күрә. Яна клиник шәһәрчек төзелә, Бактериология институты ачыла (1899).

XX йөз – XX йөзнең 90-еллары башы.1930 елда медицина факультеты дәвалау (1930), санитария-гигиена (1930), педиатрия (1932), стоматология (1956), фармацевтика (1975) факультетлары булган мөстәкыйль институт статусы ала. В.С. Груздев, Н.А. Миславский, А.В. Вишневский, А.Д. Адо, В.Н. Терновский фәнни мәктәпләре чәчәк аткан чор. Дөньякүләм ачышлар исәбендә: оксидлашу фосфорилирланышы (В.А. Энгельгард, 1930), нейронара бәйләнешләрдә медиаторларның катнашуын тәҗрибә белән исбатлау (А.В. Кибяков, 1933); склераль синус блокадасы күренеше (А.Н. Нестеров, 1985). Казан медицина мәктәбе укучылары арасында – Россия ФА һәм МФАнең 7 академигы һәм әгъза-корреспонденты.

1992-1993 еллар. Яңа белгечлекләр ачыла: социаль эш, табиб-психолог, гомуми практика табибы, «Биотехника һәм медицина аппаратлары һәм системалары» белгечлеге табибы, медицинада менеджмент.

1994 елның 24-апреле. Казан дәүләт медицина институтына, көчле педагогик һәм фәнни потенциалга ия югары уку йорты буларак, университет статусы бирелде.[1]

Университетның 65 кафедрасында һәм 6 дипломнан соңгы белем бирү курсында 158 фән докторы, 183 доцент, 423 фәннәр кандидаты, 7 РСФСР ның атказанган фән эшлеклесе, 9 әгъза-корреспондент, Татарстан Республикасының һәм Русиянең Фәннәр академияләре академиклары эшли.

Күренекле галимнәр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Университетның медицина факультетында (1930 елдан — Казан медицина институтында) төрле елларда күп кенә атаклы галимнәр: анатомнар П.Ф. Лесгафт, В.Н. Тонков, В.Н. Терновский һ. б.; гистологлар А.С. Догель, А.Н. Миславский, Н.Г. Колосов; патофизиологлар Н.М. Любимов, Ф.Я. Чистович, И.П. Васильев; физиологлар Н.О. Ковалевский, А.Ф. Самойлов, Н.А. Миславский; терапевтлар С.С. Зимницкий, Н. К. Горяев, Ә.Г. Терегулов; хирурглар А.В. Вишневский, А.А. Вишневский, И.В. Домрачев, И.Ф. Харитонов; акушер-гинекологлар В.С. Груздев, П.В. Маненков; психоневрологлар В.М. Бехтерев, Л.О. Даршкевич, Л.И. Омороков, офтальмологлардан С.Еналеев һ.б. укыган һәм эшләгән.

Ректорлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Факультетлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Университет РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының югары белем бирү һәм фәнни-тикшеренү системасына керә.

КДМУ ның югары үзидарә органы – университет Уставы нигезендә эшләп килүче Гыйльми Совет.

Һөнәри белем бирү өлкәсендә уку-укыту эшчәнлеге алып бару хокукы бирә торган 0489-номерлы лицензия фән һәм мәгариф өлкәсендәге Федераль күзәтчелек хезмәте тарафыннан бирелгән.

Казан дәүләт медицина университетында 9 факультет: дәвалау, педиатрия, медицина-профилактика, стоматология, фармацевтика, менеджмент һәм югары белемле шәфкать туташлары әзерләү факультеты, социаль эш факультетлары һәм 2011 елдан башлап медицина биофизикасы һәм биохимиясе факультетлары бар. Аларда барлыгы 5000 гә якын студент белем ала. Шуларның 300 дән артыгы дөньяның 31 иленнән килгән. Университетта уку дәверендә студентларга врач профессиясен үзләштерү генә түгел, ә бәлки үз көчләрен фәнни тикшеренүләрдә сынап карау мөмкинлеге дә бирелә.

1850 урынлык 6 тулай торак бар. Тукланыр өчен ашханә һәм буфетлар эшли. Ел саен инде традициягә әйләнгән үзешчән сәнгать фестивальләре, Белем  көне, “Табиб вәгъдәләре” бирү тантаналары уза. Студклубта вокал, бию, ШТК - “Шаяннар һәм тапкырлар клубы” (КВН) коллективлары,  эстрада миниатюралары театры эшли. Спорт белән шөгыльләнү өчен – 3 спорт залы, тренажерлар залы, чаңгы базасы, җәйге ял һәм сәламәтләндерү лагеры бар. “Тулпар” һава клубы һәм “Бентос” су асты клубы кебек эксклюзив клублар бар. Тулай торакларның барысында да спорт мәйданчыклары булдырылган.

Студентлар сәламәтлеген университетның сәламәтлек пунктында - стоматолог һәм терапевтлар, диспанзеризация чорында исә профильле кафедраларның башка белгечләре тикшереп-кайгыртып торалар.

Университетта медицина училищелары укытучыларының белемен күтәрү факультеты һәм табибларга дипломнан соң белем бирү бүлеге эшли. 2012 елдан университет составына урта һөнәри белем программаларын гамәлгә ашыручы медицина-фармацевтика колледжы да керә.

КДМУ Идел буе һәм Урал регионнарының 10 республикасы һәм өлкәсе өчен максатлы рәвештә белгечләр әзерли.

Университетыбызда 19 гасырның ахыры – 20 гасырның башыннан 2 фәнни-гамәли басма – “Неврология хәбәрләре” һәм “Казан медицина журналы” нәшер ителә. 1934-елдан башлап  “Казанский медик” газетасы чыгып килә.

КДМУ максатлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Инновация технологияләрен булдыру һәм гамәлгә кертүгә, КДМУ белән җәмгыять, сәламәтлек саклау системасы һәм регион арасындагы социаль партнерлыкның кеше сәламәтлеген яхшырту һәм гомер озынлыгын арттыруга юнәлдерелгән нәтиҗәле моделен гамәлгә куюга нигезләнеп, үзебездәге һәм чит илдәге иң яхшы медицина мәктәпләре дәрәҗәсенә ярашлы уку-укыту, фәнни һәм клиник эшчәнлекне тәэмин итү.[1]

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]