Разин Фатыйхов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Разин Фатыйхов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Разин Фатыйхов
Р.Г.Фатыйхов.jpg
Туган телдә исем Разин Гатуф улы Фатыйхов
Туган 10 сентябрь 1952(1952-09-10)
СССР, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Балтамак
Үлгән 4 декабрь 2003(2003-12-04) (51 яшь)
РФ, ТР, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Русия байрагы РФ
Һөнәре табиб
Җефет Люция, медицина хезмәткәре
Балалар ике улы: (Илдар (1979); ?
Ата-ана
  • Гатуф (әти)
  • Гөлзаһирә (әни)
Бүләк һәм премияләре Татарстанның атказанган табибы
Images.png Тышкы рәсемнәр
Image-silk.png Фотосурәтләре.

Разин Фатыйхов, Разин Гатуф улы Фатыйхов (1952 елның 10 сентябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Балтамак2003 елның 4 декабре[1], РФ, ТР, Казан) ― табиб, 1995―2002 елларда Республика клиник хастаханәсенең баш табибы ― ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары. Татарстанның атказанган табибы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Р. Г. Фатыйхов

1952 елның 10 сентябрендә Сарман районы Балтамак авылында туган. Ризаэддин Фәхреддин белән бер нәселдән. Балтамак башлангыч, Рангазар сигезьеллык, Александровка урта (1970) мәктәпләрен тәмамлаган.

1970―1976 елларда Казан дәүләт медицина институтының дәвалау-профилактика факультетында белем ала. Уку вакытында Казанның 2нче йогышлы авырулар хастаханәсендә табиб булып, җәй айларында төзелеш отрядларында эшли. Түбән Кама үзәк район хастаханәсендә хирургия буенча интернатура уза.

1976 елдан Түбән Кама шәһәрендә табиб-хирург булып эшли башлый. 13,5 ел эчендә җиде меңнән артык операция ясый 1979 елдан үзәк район хастаханәсе хирургия бүлегенең өлкән табибы, интерн-хирургларны әзерләү буенча җитәкче булып эшли, Түбән Кама медицина училищесында укыта. 1983―1987 елларда Түбән Кама шәһәренең 2нче шәһәр хастаханәсендә баш табиб, 1987―1995 елларда Түбән Кама шәһәре сәламәтлек саклау идарәсе, Шәһәр медицина берләшмәсе җитәкчесе (рус. Городское медицинское объединение) булып эшли. Аны шәһәр сәламәтлек саклау идарәсенә җитәкче итеп алганда, хезмәттәшләре: «Разин Гатуфовичны 2нче шәһәр хастаханәсендә калдырыгыз!» дип үтенәләр. Партиянең шәһәр комитетында: «Шәһәр сәламәтлек саклау идарәсе мөдире өчен моннан да яхшы характеристика булырга мөмкин түгел», ― диләр.

1995 елның сентябреннән ― Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары.

1995 елның декабреннән ― Республика клиник хастаханәсенең баш табибы[2] ― ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары.

2002 елның маеннан 2003 елның 4 декабренә кадәр ― ТР ССМ 3нче Республика клиник хастаханәсенең баш табибы.

2003 елның 4 декабрендә кинәт вафат була.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны Люция Фатыйхова, медицина хезмәткәре. Өлкән улы Илдар Разин улы (1979), Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары[3]; кече улы ?

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]