Ризаэддин Фәхреддин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Ризаэддин Фәхреддин
Ризаэддин Фәхреддин.jpg
Туу датасы:

13 гыйнвар 1856(1856-01-13)

Туу җире:

Кичүчат, Бөгелмә өязе, Самар губернасы

Милләт:

татар

Үлем датасы:

12 апрель 1936(1936-04-12) (80 яшь)

Үлем җире:

Уфа

Әтисе:

Фәхреддин Сәйфетдин, мулла

Әнисе:

Мәһүбә

Ризаэддин Фәхреддин (13 гыйнвар 1859 ел, Кичүчат, Самар губернасы12 апрель 1936 ел, Уфа) – иң күренекле затларның берсе буларак татар тарихында исеме уелган бөек шәхес. Ул – тарихчы да, әдип тә, педагог һәм күренекле дин эшлеклесе дә. Аның иҗади мирасы гаҗәеп бай.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бала чагы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ризаэддин Фәхреддин 1859 елның 13 гыйнварында Самар губернасының Бөгелмә өязе (хәзер Татарстанның Әлмәт районы) Кичүчат авылында туган. Әтисе Фәхреддин Сәйфетдин улы шул авылның имамы булган. Ризаэддин иң беренче сабакларын 5-6 яшьлек вакытында әнисе Мәһүбә абыстайдан алган. 1867 елның көзеннән 1868 елның язына кадәр, җизнәсе Гыйльман Кәримигә ияреп барып, Чистай мәдрәсәсендә укыган. Гыйльман хәзрәт Миңлебай авылына имам итеп билгеләнү сәбәпле, Ризаэддин башка елларда ерактагы Чистайга укырга бармаган, үзләренә якынрак Түбән Шәлчәле авылы мәдрәсәсенә 1869 елда барып, анда нигезле белем алган. Мәдрәсәнең югары сыйныфларына җиткәч, кечерәк сыйныф шәкертләренә үзе дә сабак укыта башлаган. 1889 елның язына хәтле ул Шәлчәле мәдрәсәсендә хәлфәлек итеп, шәкертләргә белем биргән.

Казан[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ризаэддин Фәхреддин 1886 елда Казанга сәяхәт итеп, заманының олуг тарихчысы һәм дин галиме Шиһабетдин Мәрҗани белән очраша. Аннан соң, 1887 елның 19 июнендә Уфада имтихан тапшырып, имам-хатыйплык шәһадәтнамәсе – указ ала. Шул ук 1887 елда Ризаэтдин Фәхретдиннең гарәп теле грамматикасы буенча язган беренче китабы басылып чыга.

Санкт-Петербург[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1888 елның җәендә Петербургка барып, анда ике ай чамасы яши, заманының танылган ислам философы Җәмалетдин Әфгани белән очраша. Мондый күренекле затлар белән очрашулары һәм аралашулары Ризаэтдин Фәхретдингә бик зур тәэсир ясаган. Ул Шиһабетдин Мәрҗани, Җәмалетдин Әфгани һәм Исмәгыйль Гаспралыны үзенең рухи остазлары дип санаган.

Илбәк авылы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1889-1891 елларда Ризаэддин Фәхреддин Бөгелмә өязенең Илбәк авылында имам һәм мөдәррис вазыйфаларын башкарган. 1891 елда ахунлык дәрәҗәсен алган.

Уфа, казыйлык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Уфа шәһәрендәге Мәхкәмәи Шәргыягә (Диния Нәзарәтенә) беренче мәртәбә 1891 елда казый итеп сайлана һәм өч ел саен шул ук вазыйфага кабат-кабат сайланып, 1906 елга хәтле казыйлык хезмәтен башкара. Ризаэддин Фәхреддиннең казыйлык вакытында башкарган иң зур эшләренең берсе – Диния Нәзарәтенең таркау хәлдәге архивын тәртипкә китерү булган. Фидакяр хезмәтләре өчен ул 1894 һәм 1897 елларда патша хөкүмәте тарафыннан көмеш һәм алтын медальләр белән бүләкләнгән.

Уфага килгәнче Ризаэддин Фәхреддиннең берничә дәреслеге басылып чыккан була. Уфада исә ул тулаем фәнгә чумып, иҗат эшчәнлеген арттыра. Бер-бер артлы «Тәрбияле бала», «Тәрбияле ана», «Шәкертлек адабе» кебек дәреслекләре,  шулай ук «Сәлимә, яки Гыйффәт» (1899), «Әсма, яки Гамәл вә җәза»  (1903) кебек әдәби җәүһәрләре, «Асар» кебек тарихи хезмәтләре нәшер ителә. 1907 елга хәтле Р.Фәхреддиннең барлыгы 29 исемдәге әдәби, тарихи, гыйльми педагогик, дини хезмәтләре һәм әсәрләре басылып чыккан. Аларның кайберләре дүртәр-бишәр, хәтта алты мәртәбә басылганнар. Казыйлык Вазыйфасындагы намуслы хезмәте һәм иҗат әсәрләре белән Риза казый исеме барлык төрки-татар һәм мөселманнар арасында шөһрәт таба.

Оренбург, «Шура» журналы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Оренбург шәһәрендә чыга башлаган «Вакыт» газетасының наширләре – бертуган Шакир һәм Закир Рәмиевләр, мөхәррире Фатыйх Кәримиләрнең чакыруы буенча Риза казый 1906 елда Уфадан китә. Шул елның язында ул гаиләсе белән Оренбург шәһәренә күчеп килә һәм «Вакыт» газетасы идарәсендә эшли башлый, төрле мәсьәләләргә караган мәкаләләр язып бастыра.

Бертуган Рәмиевләр 1907 елның декабрендә татар телендә яңа журнал нәшер итәргә рөхсәт алалар.  «Шура» («Киңәш») дип исемләнгән яңа журнал 1908 елның гыйнварында чыга башлый, баш мөхәррире итеп Ризаэддин Фәхреддин билгеләнә. Журнал 1918 елда ябылганчыга хәтле Ризаэддин Фәхреддин «Шура»ны, мөхәррир буларак, җитәкли. Ун ел дәвамында нәшер ителгән бу журналда аның йөзләгән мәкаләләре дөнья күргән. Тематика ягыннан алар киң даирәне – әдәбият, тарих, сәнгать, мәгариф,  дини-иҗтимагый мәсьәләләр һ.б. колачлаган. Журналның искиткеч бай эчтәлекле һәм кызыклы булып чыгуы да – баш мөхәрриренең армый-талмый хезмәт итүенең матур нәтиҗәсе. Журналда эшләү чорында да Р.Фәхреддин әдәби һәм гыйльми эшчәнлеген дәвам иткән, хезмәтләре китаплар булып чыгып торган. Шул ук елларда Оренбургтагы «Хөсәения» мәдрәсәсендә дәресләр дә укыткан.

Совет чоры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Шура» журналы совет хөкүмәте тарафыннан ябылганнан соң, 1918 елның язында Р.Фәхреддин гаиләсе белән Уфага күчеп килә һәм Диния Нәзарәтендә казыйлык вазыйфасында эшли башлый. 1921 елның 6 декабрендә мөфти Галимҗан Баруди вафат булгач, Диния Нәзарәтендә мөфтилек вазыйфаларын башкара. 1923 елның 10 июлендә мөфти итеп рәсми рәвештә сайлап куела һәм вафатына хәтле мөфти булып хезмәт итә.

Совет хакимлеге елларында Р.Фәхреддин, авыр дини вазыйфасы белән берлектә, гыйльми эшчәнлеген дә дәвам иткән. 1925 елда СССР Фәннәр академиясенең Ленинград шәһәрендә үткәрелгән 200 еллык тантаналарына рәсми рәвештә чакырылган һәм катнашкан булуы – аның галим буларак зур абруйга ирешкәнлеген дәлилли.

Ризаэддин Фәхреддин 1936 елның 12 апрелендә Уфада дөнья куйган һәм 15 апрельдә шәһәрнең мөселман зиратына җирләнгән.

Дингә карата сугышчан атеистик мөнәсәбәт саклаган совет елларында казый һәм соңгы дәвердә мөфти булып эшләгәнлеге сәбәпле Ризаэддин Фәхреддиннең исеме нахакка рәнҗетелеп, дистә еллар онытылып торган. Фәкать 1960нчы елларның ахырларында гына аның исеме матбугатта яңадан чыга башлый.

Ризаэтдин Фәхретдиннең басылып чыккан хезмәтләре һәм әсәрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ризаэддин Фәхретдин йөзләгән хезмәтнең авторы. «Тәрбияле бала», «Тәрбияле ана», «Шәкертлек адабе» кебек дәреслекләре, шулай ук «Сәлимә, яки Гыйффәт» (1899), «Әсма, яки Гамәл вә җәза» (1903) кебек әдәби җәүһәрләре, «Асар» кебек тарихи хезмәтләре нәшер ителә. 1907 елга хәтле Ризаэддин Фәхреддиннең барлыгы 29 исемдәге әдәби, тарихи, гыйльми педагогик, дини хезмәтләре һәм әсәрләре басылып чыккан. Шулай ук «Шура» журналында аның йөзләгән мәкаләләре дөнья күргән.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Wikiquote-logo.svg
Викиөзек эчендә Ризаэддин Фәхретдин темасы буенча бит бар

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Мәрданов Р.Ф. Ризаэтдин Фәхретдин: Библиографик күрсәткеч.-Казан: Милли китап, 2003.-30-35 б.б.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]