Дания Гыймранова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Дания Гыймранова latin yazuında])
Дания Гыймранова
Туган телдә исем Дания Әхәт кызы Гыймранова
Туган 23 октябрь 1937(1937-10-23)
Казан
Үлгән 29 октябрь 2014(2014-10-29) (77 яшь)
Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы / ССРБ
Россия байрагы Россия Федерациясе
Һөнәре сәнгать белгече, театр тәнкыйтьчесе

Дания Гыймранова — театр белгече һәм тәнкыйтьчесе.

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дания Әхәт кызы Гыймранова 1937 елның 23 октябрендә Казан шәһәрендә туа. 1962 елда Мәскәүдә А.В.Луначарский исемендәге Театр сәнгате дәүләт институтының (ГИТИС) театр белгечлеге факультетын тәмамлап Казанга кайткач, ике ел Татарстан радиосында режиссер булып эшли, аннары, фәнни максатларны күздә тотып, 1964 елда СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтына эшкә күчә. Анда әүвәл фольклор, аннары сәнгать бүлегендә лаборант вазифаларын башкара, бер үк вакытта читтән торып укып театр белгечлеге буенча аспирантура тәмамлый һәм, диссертация яклап, сәнгать бүлегендә фәнни хезмәткәр, 1992 елдан өлкән фәнни хезмәткәр булып эшли.

Д.Гыймранова, татар театр сәнгатен өйрәнүче белгеч буларак, институт планындагы Мәскәү татар эшче театры, «Татар театрының елъязмасы», «Революциягә кадәрге татар театрында актерлык сәнгате», «Республикада колхоз-совхоз театрлары тарихы» кебек темаларга гыйльми хезмәтләр язуда катнаша, көндәлек матбугат битләрендә, аерым җыентыкларда, энциклопедик басмаларда дистәләгән фәнни хезмәтләрен, фәнни-популяр жанрдагы язмаларын бастыра. Д.Гыймранова – аерым басма рәвешендә дөнья күргән «Гөлсем Болгарская» (1981) һәм «Габдулла Шамуков» (1985) исемле монографияләр авторы. Ул шулай ук Татарстан радиосында һәм телевидениесендә яңгыраган һәм тамашага куелган күпсанлы тапшыруларның авторы, режиссеры һәм алып баручысы буларак та билгеле.

Дания Гыймранова, гомумән, республикадагы барлык татар театрлары (Казан, Әлмәт, Чаллы, Түбән Кама) белән иҗади элемтәдә торып, аларның репертуарлары, иҗат эшчәнлекләре турында матбугатта тирән эчтәлекле мәкаләләре белән чыгышлар ясавын дәвам итә. Театр сәнгатен өйрәнү өлкәсендәге фидакяр хезмәте өчен аңа 1997 елда «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә. Дамир Сираҗиев премиясе лауреаты.

Дания Әхәт кызы – танылган тарихчы Рөстәм Габәшинең тормыш иптәше иде. Кызлары, Айгөл Габәши – сәнгать белгече, театр тәнкыйтьчесе, Тел һәм әдәбият интитутында өлкән фәнни хезмәткәр.

Дания Гыймранова 2014 елның 29 октябрендә вафат булды.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда. Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани. Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.
  • Дания Гыймранова вафат

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]