Эчтәлеккә күчү

Габдулла Шамуков

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Габдулла Шамуков latin yazuında])
Габдулла Шамуков
рәсем
Туу датасы:

11 декабрь 1909

Туу җире:

Әсән, Берәнде вулысы[d], Ыстарапул өязе, Самар губернасы, Россия империясе

Үлем датасы:

21 декабрь 1981 (71 яшь)

Үлем җире:

ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан

Һөнәре:

актёр, театр педагогы, прозаик, тәрҗемәче

Гражданлыгы:

Русия империясе Русия империясе
ССРБ ССРБ

Бүләк һәм премияләр:

Ленин орденыРСФСР халык артисты

Габдулла Шамуков, Габдулла Рухулла улы Шамуков (1909 елның 11 (24) декабре1981 елның 21 декабре)татар театры артисты, тәрҗемәче, ТАССРның халык артисты (1950), БАССРның атказанган артисты (1943), РСФСР халык артисты (1957), ССРБ халык артисты (1980).

Габдулла Шамуков 1909 елның 11 декабрендә Сембер губернасының (хәзерге Сембер өлкәсенең Чардаклы районы) Әсән авылында дөньяга килә[1]. Үз авылындагы — башлангыч, Мәләкәстәге җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1929 елда Уфа шәһәренә барып, Башкорт сәнгать техникумының театр бүлегенә укырга керә, аны тәмамлагач, унбиш елга якын Башкорт академия театры труппасында актёр булып эшли.

1945 елдан Казан театр училищесында сәхнә теленнән укыта.

1946 елдан башлап соңгы көннәренә кадәр Габдулла Шамуков Татар академия театры артисты була. 1952 елны ул Казан педагогия институтының тарих-филология факультетын тәмамлый.

Г. Шамуковның әдәбият өлкәсендәге эшчәнлеге турыдан-туры сәхнә һәм театр сәнгате белән бәйле: ул башлыча әдәбиятның сәхнәгә якын торган жанрларында иҗат итә. Аның беренче әдәби тәҗрибәләреннән булган «Су кызы» (1942), «Рөстәм» (1944), «Серле таяк» (1944), соңрак язылганнарыннан «Уңган кыз» (1954) исемле балалар өчен әкият-пьесалары үз заманында курчак театрлары сәхнәләрендә уңыш белән баралар. Шул ук вакытларда ул әдәби тәрҗемә эше белән дә шөгыльләнә башлый—1944 елда сәхнәдә уйнар өчен В. Шекспирның мәшһүр «Отелло»сын тәрҗемә итә. Шуннан бирле дөнья әдәбияты, рус классикасы һәм совет драматургиясенең күп кенә күренекле әсәрләре татар һәм башкорт театры сәхнәләрендә Г. Шамуков тәрҗемәсендә куела яки нәшриятларда аерым басма булып чыга.

Актёр 1981 елның 21 декабрендә (башка чыганаклар буенча — 22 декабрендә[2]) Казанда вафат була.

  1. Ульяновский филателист(№ 251).
  2. ШАМУКОВ Габдулла. әлеге чыганактан 2013-04-05 архивланды. 2013-03-29 тикшерелгән.
  3. Указ Президиума Верховного Совета СССР от 17 июня 1980 года № 2302—Х «О присвоении почетного звания «Народный артист СССР» тов. Шамукову Г. Р.» // «Ведомости Верховного Совета Союза Советских Социалистических Республик». — № 26 (2048) от 25 июня 1980 года. — Ст.502.