Эчтәлеккә күчү

Рөстәм Килдебәков

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рөстәм Килдебәков latin yazuında])
Рөстәм Килдебәков
Туган телдә исем Рөстәм Әхмәт улы Килдебәков
Туган 30 март 1934(1934-03-30)
СССР, РСФСР, ТАССР, Казан
Үлгән 9 ноябрь 2023(2023-11-09) (89 яшь)
РФ, ТР, Казан
Яшәгән урын Рихард Зорге урамы, Казан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Казан сынлы сәнгать укуханәсе һәм Львовская национальная академия искусств[d]
Һөнәре рәссам
Җефет Мария Килдебәкова (1933―2017), рәссам, Тукай премиясе (2011)
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясеРФ атказанган рәссамы - 2005«Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан) - 2015
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1991)

 Рөстәм Килдебәков Викиҗыентыкта

Рөстәм Килдебәков, Рөстәм Әхмәт улы Килдебәков (1934 елның 30 марты, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан2023 елның 9 ноябре, РФ, ТР, Казан) ― рәссам. Тукай премиясе лауреаты (2011). СССР Рәссамнар берлеге әгъзасы (1987). Татарстан АССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1991), Татарстанның халык (2006), Россия Федерациясенең атказанган (2011) рәссамы.

Рөстәм Әхмәт улы Килдебәков күргәзмәдә

1934 елның 30 мартында Казанда туган. Казанда сәнгать укуханәсен (1954). Львовта гамәли һәм декоратив сәнгать институтын (1960) тәмамлаган.

1960-еллар башыннан рәссам-монументалист буларак билгеле. Озак еллар монументаль сәнгать өлкәсендә иҗат итә. Мозаика, сграффито, витраж техникасында иҗади эшләп, «Казан» («Казань»), «Идел» («Волга») кунакханәләрен (Казан) бизәүдә, Казан тимер юлы вокзалын, Яр Чаллы, Минзәлә, Бөгелмә шәһәрләрендә берничә объектны бизәүдә хезмәт куя.

1990 елың башыннан станок сәнгатендә уңышлы эшләп килә. Җәмәгате Мария Килдебәкова белән гобеленнар тукыйлар, Татарстанның җәмәгать биналары интерьеры һәм экстерьеры өчен бергәләп монументаль һәм декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре һәм полотнолар сериясе: «Идел», «Татарстан» кунакханә комплексларында, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында һәм башкаларда «мозаика» һәм «сграфитто» монументаль әсәрләре; «Сәйяр труппасы» гобеленнары, «Су анасы», «Сак-Сок», «Шүрәле» халык әкиятләре мотивлары буенча» триптихы; татар халкы мәдәниятенә һәм тарихына багышланган «Кукмара итекләре», «Шагыйрәләр», «Хаҗилар», «Кайту», «Биюче дәрвиш» һәм башка картиналар сериясе иҗат итәләр.

2023 елның 9 ноябрендә Казанда 90нчы яшендә вафат булган [2].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]