Садри Ахун

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Садри Ахун latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Садри Ахун
Туган телдә исем Садретдин Сәлахетдин улы Ахунов
Туган 16 март 1903(1903-03-16)
Екатиринбур, Русия
Үлгән 21 июнь 1990(1990-06-21) (87 яшь)
Мәскәү
Күмү урыны Вострәков зираты[d]
Яшәгән урын Карл Маркс урамы, 59[1]
Милләт татар
Әлма-матер Екатиринбур сынлы сәнгать укуханәсе[d]
Һөнәре сынчы
Ата-ана
  • Сәлахетдин (әти)
  • Биби-Закирә (әни)
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Бүләк һәм мөкәфәтләре ике Хезмәт Кызыл Байрагы ордены

Садри Ахун (тулы исеме Садретдин Сәлахетдин улы Ахунов) — сынчы. РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1950 ел). Татарстан АССРның халык рәссамы (1952 ел).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1903 елның 16 мартында Екатиринбурда туган, 1990 елның 21 июнендә Мәскәүдә вафат.[2][3] Әтисе Сәлахетдин Ахунов Казан губернасы Лаеш өязе, Олы Мәтәскә авылыннан, әнисе Биби-Закирә Ырымбур губернасы Караболак авылыннан.[4]

Чиләбе мәдрәсәсен (1915 ел), Чиләбе коммерция училищесын (1919 ел), Урал сәнгать-сәнагать техникумының таш кисү бүлеген (1927 ел), Ленинградта пролетар сынлы сәнгать институтын (1931 ел) тәмамлый.

1923 елда Чиләбедә татар - башкорт клубында рәссам-бизәүче булып эшли.

Урал асылташларыннан ясалган әсәре өчен Бөтендөнья күргәзмәсенең Зур алтын медаленә лаек була (Париж, 1925 ел).

1931 – 1951 елларда Казанда эшли. Татрәссам иптәшлеге (1930 ел), Татарстан АССР совет рәссамнары берлеге (1937 ел) әгъзасы.

1940-1950 елларда Татарстан АССР Рәссамнар берлеге рәисе. 1931-1951 елларда Казан сәнгать училищесында скульптура бүлеге җитәкчесе. Аның шәкертләре арасында – Васил Маликов, Рада Нигъмәтуллина, Н. Адылов.

1951 елдан Мәскәүдә. 1961-1977 елларда Мәскәү технология институтының композиция кафедрасы мөдире.

ССРБ Рәссамнар берлеге әгъзасы (1936 ел).

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Катнашкан күргәзмәләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Искусство Советской Татарии. Народные художники (җыентык). Казан, 1980 ел.
  2. Татарский энциклопедический словарь. – Казан, 2002 ел – Т. 1. – 252 бит.
  3. Р. Ахунов, Г.Латыйпова. Йоклаган ташны уятып. Гасырлар авазы, 2013 ел, 1-2 саннар.ISSN 2073-7483

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]