Асия Миңнуллина

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Асия Миңнуллина latin yazuında])
Асия Миңнуллина
Туган телдә исем Асия Минвәли кызы Миңнуллина
Туган 26 ноябрь 1952(1952-11-26) (71 яшь)
Ленинград
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Әлма-матер А. Л. Штиглиц исемендәге Санкт-Петербург дәүләт сәнгать-сәнәгать академиясе[d] һәм Казан сынлы сәнгать укуханәсе
Һөнәре сынчы-рәссам
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (2010)
Бакый Урманче премиясе (2007)

 Асия Миңнуллина Викиҗыентыкта

Асия Миңнуллина (Асия Минвәли кызы Миңнуллина) — сынчы-рәссам, Бакый Урманче (2007), Тукай (2010) премияләре лауреаты. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2006). РФ һәм ТР рәссамнар берлеге әгъзасы (1990).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәйрияче һәйкәле. 2008
Сөембикә манарасы (статуэтка). 2011

1952 елның 26 ноябренда Ленинградта туган. Казан сәнгать укуханәсенең сәнгать –педагогика бүлеген (1971), В. Мухина исемендәге Ленинград югары сәнгать-сәнәгать укуханәсен (1994 елдан А.Л. Штиглиц исемендәге Санкт-Петербург сәнгать-сәнәгать академиясе, рус. Санкт-Петербургская художественно-промышленная академия имени А. Л. Штиглица) (1984) сынчы, мигъмари-гамәли пластика белгечлеге буенча тәмамлаган.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төрле жанрларда (портретлар, вак һәм декоратив пластика, монументаль скульптура) һәм төрле техникада, төрле планда бердәй осталык белән эшләүче, үзенә генә хас иҗат алымнары булган сынчы-рәссам. Нечкә лиризм һәм фаҗигане берләштергән образларны, милләт тарихына бәйле шәхесләрне, шулай ук борынгы шәһәр көнкүрешен чагылдыручы күренешләрне югары һөнәри кимәлдә башкара. Татар халык иҗатында һәм шигъриятендә үзенең иҗатына илһам ала.

Республика (1984 елдан башлап), бөтенрусия (Тверь, 1989, Мәскәү, 2001, Переславль-Залесский, 2012), халыкара (Ливан, 2000) күргәзмә, семинар, симпозиумнарда катнаша.

2012 Н. Фешин исемендәге Казан сәнгать укуханәсенең күргәзмәләр залында Асия Миннуллина һәм аның шәкертләренең юбилей күргәзмәсе узды.

Эшләре саклана[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]