Ләйлә Гарифуллина

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ләйлә Гарифуллина latin yazuında])
Ләйлә Гарифуллина
Туган телдә исем Ләйлә Илдар кызы Гарифуллина
Туган 7 октябрь 1964(1964-10-07) (59 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре мәдәният эшлеклесе
Җефет Эмиль Дамир улы
Балалар кызы Аида,
улы Рэм
Бүләк һәм премияләре «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале - 2020
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
Сайт laila_gariff

Ләйлә Гарифуллина, Ләйлә Илдар кызы Гарифуллина (кыз фамилиясе Садриева, 1964 елның 7 октябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) – мәдәният эшлеклесе, профессиональ музыкант, белеме буенча хор дирижеры, 2011 елдан Казанның София Гобәйдуллина исемендәге Заманча музыка үзәге директоры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2013). IV чакырылыш Казан шәһәр Думасының депутаты, топонимик комиссиясе әгъзасы[1][2].

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1964 елның 7 октябрендә Казанда җырлы-моңлы гаиләдә туган. Балачагы Иске Татар бистәсендә, элекке Инҗилчеләр (инкыйлабтан соң – Гражданская, 1924 елдан ― Татарстан) урамында урнашкан ике катлы борынгы йортта узган. Карт бабасы Хәйрулла Гайфулла улы Бикинеев (1894–1931), бакалея кибетләре тоткан сәүдәгәр, карт әбисе Фатиха Минһаҗетдин кызы Бикинеева (1888―1965) чын энҗеләрдән калфак чигүче булган[3].

1950-еллар ахырында Елга порты төзелеп, Иске Татар бистәсендәге элекке Гражданская, Заводская урамнарындагы йортлар сүтелгәч, гаиләсе белән Рәшит Мусин урамындагы хрущевкага күчкән, 38нче мәктәптә укый башлаган.

Өч яшеннән җырлый башлаган Ләйләне әти-әнисе Казан консерваториясе каршындагы махсус мәктәпкә бирәләр. Тиздән гаиләсе белән яшәргә Кварталга күченгәч, Декабристлар һәм Гагарин урамнары кисешкән урындагы 4нче музыка мәктәбенә күчерәләр. Казан музыка училищесын, «хор дирижёры» белгечлеге буенча Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган (профессор Семен Абрамович Казачков классы, 1990).

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Унҗиде яшеннән эшли башлаган.

1985―1986 елларда – Казанның 49нчы мәктәбендә озайтылган көн төркемендә тәрбияче.

1986―1987 елларда – В. И. Ленин исемендәге ДКНТ аккомпаниаторы.

1987―1989 елларда – Казанның Вахитов районы Пионерлар һәм укучылар йортында аккомпаниатор.

1989―1993 елларда – Казанның 13нче музыка мәктәбендә хор укытучысы.

1993―2007 елларда – Казанның Вахитов районы 3нче урта мәктәп-лицеенда музыка укытучысы.

2007―2008 елларда – ТР дәүләт камера хоры хормейстеры.

2008―2011 елларда – ТР дәүләт камера хоры директоры.

2011 елның апреленнән – Казанның София Гобәйдуллина исемендәге Заманча музыка үзәге директоры.

Кызы Аида Гарифуллина. Казан, 2014

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ире ― Эмиль Дамир улы Гарифуллин, эшмәкәр, Казан химия-технология институтын тәмамлаган, ландшафт дизайны өлкәсендә эшли.

кызы Аида Гарифуллина (1987), опера җырчысы (сопрано), Нюрнберг Югары музыка мәктәбен (профессор Зигфрид Ерузалем шәкерте), Вена музыка һәм башкару осталыгы университетын (профессор Клаудиа Виска классы) тәмамлаган, ТР (2013) һәм РФ (2020) атказанган артисты. Әнисе ― Аида Гарифуллина өчен музыка өлкәсенә юл күрсәтүче, педагогларны, репертуарны сайлаучы, имидж, костюмнар өстендә эшләүче[4].
оныгы ― Оливия (2020).
улы Рэм, эшмәкәр булырга әзерләнә.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]