Владимир Акимов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Владимир Акимов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Владимир Акимов
В.Акимов.jpg
Туган телдә исем Владимир Яков улы Акимов
Туган 27 ноябрь 1950(1950-11-27) (68 яшь)
Самар өлкәсе Сергиевск районы Янтурай авылы
Милләт чуаш
Ватандашлыгы ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
РусияFlag of Russia.svg Русия
Һөнәре рәссам

Владимир Акимов (Владимир Яков улы Акимов, чуаш. Владимир Яковлевич Акимов) — Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә иҗат итүче рәссам. Русиянең атказанган, Татарстанның халык (2006) рәссамы. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1994). ССРБ рәссамнар берлеге әгъзасы (1983). КФУ Чаллы институты доценты (2012).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Армагеддон» (үзәк өлеше). 1982-1985
«Җырчы Эльмира Галиева». 2006

1950 елның 27 ноябрендә Куйбышев (хәзер Самар) өлкәсе Сергиевск районы Янтурай авылында туган. Туган авылында, аннары Кармала-Аделяково авылында укый. Чабаксарда сәнгать укуханәсен (1971) тәмамлый. ЧАССР Батыр районы Согыт мәктәбендә рәсем һәм сызым укытучысы булып эшли. 1971-1974 елларда хәрби хезмәттә була. Армиядән соң И.Е. Репин исемендәге Ленинград сынлы сәнгать, скульптура һәм мигъмарият институтының сынлы сәнгать факультетын (1980) тәмамлый. Академик Харис Якупов чакыруы буенча Казанга килә, ССРБ рәссамнар берлегенең Казандагы иҗат остаханәсендә укый. 1982 елда Яр Чаллыга күчә, фатирлы һәм остаханәле була. 2005 елдан Кама политехника институтында (хәзер КФУ Чаллы институты) автомобиль бүлеге автомобиль дизайны кафедрасында укыта, доцент (2012).

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кечкенәдән рәсем ясау белән кызыксына. Ата-анасы риза булмаса да, авылларына эшкә килгән рәссам киңәше белән Чабаксарга, сәнгать укуханәсенә укырга китә. Картиналарында туган як табигате, туган авылы Янтурай кешеләре турында сөйли. 1985-1990 елларда «Янтурай авылы әкиятләре» шәлкеме өстендә эшли. Аннары «Минем мифофаре» (Минем мифлы-фантазияле реализм) шәлкемен ясый: «Оча торган сыерга һәйкәл кую», «Янтурай авылы кешеләренең Сальвадор Далигә һәйкәл куюы», «Ваня агайны җирләү», «Янтурай флорасы», «Көмешкә куу аппаратын кору». Бухенвальдны барып карау «Армагеддон» картинасын (1982-1985) ясауга этәргеч бирә. Иҗатына француз экспрессионистлары, нидерланд рәссамы Питер Брейгель иҗатының тәэсире зур булды, дип исәпли. Автобиографик «Зәңгәр иртә» (хәзер ТР дәүләт сынлы сәнгать музеенда) картинасы (1983) белән ССРБ / РСФСР рәссамнар берлегенә әгъза (1984) итеп алына. «Печән өстеле июль» картинасын Чуаш дәүләт картина галереясы сатып ала. «Очыш мөмкинлеге» картинасын (1992) Чабаксар, Мәскәү, Вена, Берлин, Нью-Йорк, Кёльн шәһәрләрендә күрсәтә.

Күргәзмәләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1983 елдан башлап, республика, зона, бөтенрусия, халыкара (барлыгы 62) күргәзмәләрдә катнаша.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • ВЛКСМ ҮК мактаулы билгесе (1984)
  • Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1994).
  • Татарстанның халык рәссамы (2005).
  • Русиянең атказанган рәссамы.
  • «Сәнгатьтәге уңышлары өчен» шәрәфле медале (2011).

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Н. Вяткина. Менә минем чуаш авылым. «Наш дом – Татарстан», № 6, 2014.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]