Рабит Батулла

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Батулла
Батулла.jpg
Туган телдә исем Роберт Мөхлис улы Батуллин
Туган 26 март 1938(1938-03-26) (79 яшь)
Зәй районы, Түбән Олоҗы авылы
Яшәү җире Габдулла Тукай урамы, Казан[1]
Милләт татар
Һөнәре язучы, драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе
Җефет Рузия (III никахы)[2]
Балалар уллары Нурбәк, Байбулат (III никахтан)
Ата-ана
  • Мөхлис Батуллин (әти)
Бүләк һәм мөкәфәтләре ТАССР ның атказанган сәнгать эшлеклесе,
Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (2006 ел)

Рабит Батулла (чын исем Роберт Мөхлис улы Батуллин, 1938 елның 26 мартында туды) – күренекле татар язучысы, драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Роберт Батуллин 1938 елның 26 мартында Татарстанның Зәй районы Түбән Олыҗы авылында туа. 1956-1961 елларда Мәскәүдә М.С. Щепкин исемендәге театр училищесында укый, аны тәмамлагач, ике ел Татар дәүләт академия театрында актер булып эшли, шул ук вакытта режиссерлык эше белән дә шөгыльләнә.

Иҗат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рабит Батулла әдәбиятның төрле жанрларында ижат итә. Иҗатының беренче чорында ул күбрәк курчак театры өчен яза. Аның «Төш вакытындагы могҗиза», «Курай уйный бер малай» һ.б. пьесалары Казан, Донецк, Сарытау, Кемерово, Барнаул курчак театрлары сәхнәләрендә куела. Әбугалисина кыйссасы нигезендә язылган «Тылсымчы белән сихерче» (1966) пьесасы аеруча зур уңыш казана: курчак театрларының Бөтенрусия конкурсында икенче дәрәҗә диплом алуга ирешә. Тирән эчтәлекле, актуаль проблемаларны чагылдырган «Кичер мине, әнкәй!», «Өчәү юлга чыктык», «Туйлар узгач», «Сират күпере», «Мин Америка ачтым» һ.б. драма әсәрләре тамашачы һәм укучы тарафыннан яратып кабул ителә.

Рабит Батулла драматург буларак кына түгел, ә прозаик, балалар язучысы буларак та танылды.

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рабит Батуллага 1985 елда «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә. Әдәбият өлкәсендә ирешкән уңышлары һәм иҗтимагый эшчәнлеге өчен ул Гаяз Исхакый исемендәге һәм Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге премияләренә лаеклы булды.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Wikiquote-logo.svg
Викиөзек эчендә Рабит Батулла темасы буенча бит бар

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. https://jitely.info/kazan?fio=%E1%E0%F2%F3%EB%EB%E8%ED+%F0&adress=&searchButton=+%CD%E0%E9%F2%E8+
  2. Мин сине ничек яраттым. Казан: «Ак Барс», 2004