Равил Шәрәфиев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Равил Шәрәфиев latin yazuında])
Равил Шәрәфиев
Туган телдә исем Равил Шиһап улы Шәрәфиев
Туган 5 апрель 1938(1938-04-05) (85 яшь)
Татарстанның Балык Бистәсе районы Олы Солтан авылы
Яшәгән урын Чехов урамы, Казан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы / ССРБ
Россия байрагы Россия Федерациясе/Татарстан байрагы Татарстан
Әлма-матер М. С. Щепкин ис. Югары театр укуханәсе
Һөнәре актер
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе
РСФСР халык артисты - 1988 ТАССР халык артисты - 1978
«ТАССРның 100 еллыгы» медале Дуслык ордены (ТР)

 Равил Шәрәфиев Викиҗыентыкта

Равил Шиһап улы Шәрәфиев — Камал театры актеры, Русиянең (1988) һәм Татарстанның (1978) халык артисты, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның М. Җәлил (1978) М. Сәлимҗанов (2023) исемендәге бүләкләре лауреаты.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1938 елның 5 апрелендә Татарстанның Балык Бистәсе районы Олы Солтан авылында туа. 1961 елда Мәскәүнең Щепкин исемендә­ге Югары театр училищесын (татар студиясе) тәмамлый. Аннары татар академия театрында эшли башлый.

Рольләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Театрда[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Спектакль Спектакль авторы Равил Шәрәфи роле
«Без аерылышмабыз» Шамил Шаһгали Яхъя
«Гүзәлем Әсәл» Чыңгыз Айтматов Михаил
«Американ» Кәрим Тинчурин Искәндәр
«Назлы кияү» Кәрим Тинчурин Рәшит
«Зәңгәр шәл» Кәрим Тинчурин Галәви
«Казан сөлгесе» Кәрим Тинчурин Хәзрәт
«Чамасына күрә чарасы» Уильям Шекспир Герцог
«Тискәрегә авызлык» Уильям Шекспир Петруччо
«Җырланмаган җыр» Мостай Кәрим Низам
«Ташлама утны, Прометей!» Мостай Кәрим Адәмшаһ
«Банкрот» Галиәсгар Камал Сираҗетдин
«Кол Гали» Нурихан Фәттах Хаҗибәк
«Гөлҗамал» Нәкый Исәнбәт Әкми
«Зифа» Нәкый Исәнбәт Балтаев
«Хуҗа Насретдин» Нәкый Исәнбәт Хуҗа
«Әлдермештән Әлмәндәр» Туфан Миңнуллин Әҗәл
«Диләфрүзгә дүрт кияү» Туфан Миңнуллин Исмәгыйль
«Дуслар җыелган җирдә» Туфан Миңнуллин Рафис
«Хушыгыз!» Туфан Миңнуллин Рафис
«Илгизәр + Вера» Туфан Миңнуллин Ислам
«Ябырылу» Леонид Леонов Федор
«Һаваларда йолдыз» Максим Горький Башкин
«Бирнәсез кыз» Александр Островский Робинзон
«Су төбендә сөйгәнем» 3өлфәт Хәким Мәрдәнша
«Зөләйха» Гаяз Исхакый Гыймади
«Тол ханымда тукталыш» Эжен Лабиш Теодор
«Фигароның өйләнүе» Пьер Бомарше Альмавива
«Гаугалы гаилә» Эдуардо де Филиппо Антонио
«Бабайлар чуагы» Илгиз Зәйниев Әнсәр
«Ут күршеләр» Салават Юзеев Вәлиулла
«Арбалы хатыннар» Зәки Зәйнуллин Кара Гобәй
«Ханума» Авксентий Цагарели Кнәз Пантиашвили
«Өч сеңел» Антон Чехов Иван Романович Чебутыкин
«Тәкъдир» Педро Кальдерон (Ркаил Зәйдулла тәрҗемәсе) Басилио

Фильмнарда[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]