Хафиз Салихов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хафиз Салихов latin yazuında])
Хафиз Салихов
Туган телдә исем Хафиз Миргаҗәм улы Салихов
Туган 5 сентябрь 1950(1950-09-05) (73 яшь)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Сарман районы , Иске Әлмәт
Яшәгән урын Чехов урамы, Казан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Әлма-матер А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты
Һөнәре икътисадчы, министр
Балалар кызлары Гүзәл, Эльмира
Ата-ана
  • Миргаҗәм (1916) (әти)
  • Мөнәздәһә (1922) (әни)
Бүләк һәм премияләре Дуслык ордены (РФ) - 2020
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
"Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен" ордены
Татарстанның атказанган икътисадчысы
Гыйльми дәрәҗә: физика-математика фәннәре докторы[d]

 Хафиз Салихов Викиҗыентыкта


Хафиз Салихов, Хафиз Миргаҗәм улы Салихов (1950 елның 5 сентябре, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Иске Әлмәт) — ТР сәүдә һәм икътисади хезмәтттәшлек министры (19982007). РФ хөкүмәте каршындагы финанс университетының дәүләт-шәхси эшмәкәрләр партнерлыгы кафедрасы профессоры. Татарстанның атказанган икътисадчысы. Физика-математика фәннәре докторы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1950 елның 5 сентябренда ТАССР Сарман районы Иске Әлмәт авылында туган. Иске Әлмәт башлангыч, Рангазар сигезьеллык, Сарман урта мәктәпләрен (көмеш медальгә) тәмамлый. «Радиоэлектрон җиһазлар буенча инженер» белгечлеге буенча А.Н. Туполев исемендәге Казан авиация институтының радио-техника факультетын (1974), Джон Ф. Кеннеди исемендәге дәүләт идарәсе институтын, Һарвард институты (The John F. Kennedy School of Government at Harvard University) (2001) тәмамлаган.
Физика-математика фәннәре докторы (2010). Ярымүткәргечләр физикасы һәм икътисад буенча 80 фәнни хезмәте бар.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1974-1989 Чистяков исемендәге Казан югары хәрби-инженерлек укуханәсендә инженер, лаборатория мөдире булып эшли.
  • Казан авиация институтында укыта.
  • Финнәр белән уртак ширкәт оештырып, шунда эшли.
  • 1984-1994 хуҗалык исәбендәге «Хезмәт күрсәтү үзәге» берләшмәсе генераль директоры.
  • 1994-1998 ТР тышкы икътисади элемтәләр министрлыгы каршындагы (1997 елдан ТР министрлар кабинеты каршындагы) халыкара хезмәттәшлекне үстерү агентлыгы директоры.
  • 1998-2001 ТР сәүдә һәм икътисади хезмәттәшлек министры.
  • 2001-2007 ТР сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек министры.
  • Татарстан Суд департаменты идарәсе башлыгы.

Иҗтимагый эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Энесе — Җәүдәт Салихов (1959).
Гаиләле, ике баласы (кызлары) бар.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Әлмәтем-гүзәл бишегем. Казан, 2008. (Сарман районы Иске Әлмәт авылы тарихы)
  2. Сарман районы энциклопедиясе. 1нче том. Чаллы: «Идел-йорт», 2000.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]