Валентин Чайка

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Валентин Чайка latin yazuında])
Валентин Чайка
Туган 2 июль 1953(1953-07-02) (70 яшь)
Скипче[d]
Ватандашлыгы  Россия
Әлма-матер Военная академия материально-технического обеспечения имени А. В. Хрулёва[d]
Һөнәре сәясәтче, РФ Дәүләт думасы депутаты
Сәяси фирка Бердәм Русия
Хәрби дәрәҗә генерал-лейтенант

 Валентин Чайка Викиҗыентыкта

Валентин Васильевич Чайка (1953 елның 2 июле, Скипче, Хмельницкий өлкәсе, Украин ССР, ССРБ) — Россия хәрби, дәүләт һәм сәяси эшлеклесе, запастагы генерал-лейтенант. III, IV, V, VI һәм VII чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты. «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы, Дәүләт Думасының куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору комитеты әгъзасы[1].

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Валентин Чайка 1953 елның 2 июлендә Украин ССРның Хмельницкий өлкәсе Скипче авылында туа. 1970 елдан 1999 елга кадәр Кавказ аръягында, Карелиядә, Себердә, Украинада, Совет-Иран чигендә һәм Төньякта Кораллы көчләрдә хезмәт итә. 1973 елда «күпер төзүче» белгечлеге буенча М. В. Фрунзе исемендәге тимер юл гаскәрләренең һәм хәрби элемтәләрнең Ленинград югары команда училищесын тәмамлый[2]. 1986 елда Хәрби тыл һәм транспорт академиясен(рус.) тәмамлый.

1988 елдан Вологда өлкәсенең Тотьма шәһәре юл-төзелеш гаскәрләре бригадасын җитәкчелек итә (1999 елга кадәр) һәм Вологда өлкәсендә «Дороги Нечерноземья» программасын тормышка ашыру белән җитәкчелек итә. 1995 елда юл-төзелеш корпусы командиры итеп билгеләнә (һ/ч 31828). 1998 елда корпус базасында юл-төзелеш профилендәге дәүләт унитар предприятиесе оештыру белән шөгыльләнә.

1999 елдан 2011 елга кадәр — өченче, дүртенче һәм бишенче чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты.

2012 елның 18 гыйнварыннан 7 ноябренә кадәр — Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Сергей Неверов секретариаты җитәкчесе.

2012 елның 7 ноябреннән — VI чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты.

Өйләнгән, ике баласы бар.

Сәяси эшчәнлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Совет чорында Петрозаводск шәһәре халык депутатларының Петрозаводск район советы депутаты, Барнаул шәһәре халык депутатларының Октябрь район советы депутаты итеп сайлана. 1990—1993 елларда Вологда өлкәсе халык депутатларының Советы депутаты булып эшли.

1999 елдан үзен тулысынча сәяси эшчәнлеккә багышлый. 1999 елның декабрендә 72 нче Вологда бермандатлы сайлау округы буенча сайлауларда өченче чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты итеп сайлана. «Халык депутаты» төркеменә кергән. 2001 елда Дәүләт Думасының «Хөрмәт, Бурыч, Ватан — кадрлар хәрбиләре» фракцияара төркеменә керә.

2003 елда 74 нче Вологда бермандатлы сайлау округы буенча депутат итеп сайлана һәм «Бердәм Россия» фракциясе составына керә. Ипотека кредитын үстерү буенча Дәүләт Думасы комиссиясе әгъзасы була. 2007 елда Сембер өлкәсеннән «Бердәм Россия»нең федераль исемлеге буенча бишенче чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты итеп сайлана. 2016 елның 18 сентябрендә Татарстан Республикасыннан VII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты итеп сайлана[2].

Закон чыгару эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1999 елдан 2019 елга кадәр, III, IV, V, VI һәм VII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты вәкаләтләрен үтәү дәвамында, 37 закон чыгару инициативасы һәм федераль законнар проектларына төзәтмә авторы[3].

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Александр Невский ордены (2014 елның 23 июне);
  • Почёт ордены (2005 елның 20 октябре);
  • II дәрәҗә «Ватанга Кораллы Көчләрдә хезмәт иткән өчен» ордены
  • III дәрәҗә «Ватанга Кораллы Көчләрдә хезмәт иткән өчен» ордены;
  • «Хәрби батырлык өчен» медале (2000 елның 20 декабре)[4];
  • Россия Федерациясенең атказанган төзүчесе.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Чайка Валентин Васильевич. Государственная Дума. 2019-02-15 тикшерелгән.
  2. 2,0 2,1 Чайка, Валентин Васильевич
  3. Официальный сайт Государственной Думы Федерального Собрания Российской Федерации. old.duma.gov.ru. 2019-08-11 тикшерелгән.
  4. Медаль за работу в Думе(үле сылтама) // Премьер 2009 елның 28 март көнендә архивланган.. — 2000. — № 52 (174).

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]