Сәлимхан Әхмәтханов
Сәлимхан Әхмәтханов | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Сәлимхан Миңнехан улы Әхмәтханов |
Туган | 1 декабрь 1949 СССР, РСФСР, ТАССР, Ворошилов районы (Татарстан АССР), Саклаубаш |
Үлгән | 14 апрель 2006 (56 яшь) Сарман районы, Күктау |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Россия |
Әлма-матер | Казан авыл хуҗалыгы институты |
Һөнәре | авыл хуҗалыгы белгече, сәясәтче |
Эш бирүче | «Петровский» АҖ |
Балалар | өч улы |
Сәлимхан Миңнехан улы Әхмәтханов (1949 елның 1 декабре ― 14 апрель 2006) - өченче чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты. РФ һәм Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.
Белеме
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1977 елда «инженер-механик» белгечлеге буенча Казан авыл хуҗалыгы институтын, 1993 елда «югары категорияле менеджер» белгечлеге буенча Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Мәскәү халык хуҗалыгы академиясен тәмамлаган.
Хезмәте
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1966-1973 елларда Сарман районы «Тукай» совхозында ташчы, тракторчы, слесарь, бухгалтер, механик булып эшли. 1973-1986 елларда ― Мөслим районы «Шуган» совхозы баш инженеры, директоры. 1986-1987 елларда ― Татарстан АССР Яңа Чишмә районы район план комиссиясе рәисе, район Советы башкарма комитеты рәисе урынбасары. 1987-2000 елларда — Сарман районы «Петровский» совхозы (1989 елдан «Петровка» агрофирмасы) директоры, аннары ― «Петровский» акционерлык җәмгыяте (холдинг компаниясе) генераль директоры.
Сәяси эшчәнлек
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Халык депутаты, РФ Югары Советы әгъзасы (1991-1993), Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты (1995-2000) итеп сайланган.
1999 елның декабрендә 24 нче номерлы сайлау округы буенча РФ Дәүләт Думасы депутаты (Яр Чаллы, Татарстан) итеп сайлана, «Халык депутаты» төркеме әгъзасы, Дәүләт Думасының экология комитеты әгъзасы була.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Сарман районы энциклопедиясе. 1нче китап (төзүче-мөхәррире Дамир Гарифуллин). Яр Чаллы: «Идел-йорт» нәшрияты, 2000, 21нчсе бит.
Тышкы сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1 декабрь көнне туганнар
- 1949 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Сарман районында туганнар
- 14 апрель көнне вафатлар
- 2006 елда вафатлар
- Сарман районында вафатлар
- Татарстан Дәүләт Советы депутатлары
- Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары
- Татарстан сәясәтчеләре
- Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаучылар
- Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре
- Россиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре
- Ширкәт җитәкчеләре