Илгизәр Зәйнуллин
Илгизәр Зәйнуллин | |
---|---|
Туган телдә исем | Илгизәр Гафиятулла улы Зәйнуллин |
Туган | 14 июнь 1936 СССР, РСФСР, ТАССР, Буа районы, Түбән Наратбаш |
Үлгән | 13 декабрь 2014 (78 яшь) |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Һөнәре | ветеринария табибы, фирка эшлеклесе |
Бүләк һәм премияләре | ![]() ![]() Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Россиянең халык мәгарифе отличнигы |
Илгизәр Зәйнуллин, Илгизәр Гафиятулла улы Зәйнуллин (1936 елның 14 гыйнвары, СССР, РСФСР, ТАССР, Буа районы, Түбән Наратбаш – 2014 елның 13 декабре) ― фирка, дәүләт һәм хуҗалык эшлеклесе, 1976―1983 елларда КПССның Сарман, 1983―1990 елларда Буа райкомнары беренче секретаре, 1973―1975 елларда Татарстан АССР авыл хуҗалыгы министры урынбасары. Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Россиянең халык мәгарифе отличнигы.
Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1936 елның 14 гыйнварында Татарстан АССР Буа районы Түбән Наратбаш авылында туган [1]. Түбән Наратбаш җидееллык мәктәбен (1951), Буа ветеринария техникумын (1954), Казан дәүләт ветеринария институтын (1959), читтән торып Казан дәүләт педагогика институтын, югары партия мәктәбен тәмамлаган.
Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1959-1962 елларда ― Тәкәнеш районы «Нырты» совхозы баш ветеринария табибы.
1962-1965 елларда ― Арча районы авыл хуҗалыгы идарәсендә ветеринария табибы.
1965-1970 елларда ― Буа районы «Алпар» совхозы директоры.
1970-1973 елларда ― Әлки районы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы.
1973-1975 елларда ― Татарстан АССР авыл хуҗалыгы министры урынбасары.
1975-1976 елларда ― халык депутатларының Сарман район Советы башкарма комитеты рәисе.
1976-1983 елларда ― КПССның Сарман райкомы беренче секретаре.
1983-1990 елларда ― КПССның Буа райкомы беренче секретаре.
1990 елдан Буа ветеринария техникумы директоры.
2014 елның 13 декабрендә вафат.
Җәмәгать эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
3 чакырылыш Татарстан АССР Югары Советы депутаты. 3 ел Татарстан АССР Югары Советы Президиумы рәисе урынбасары.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Ике Хөрмәт Билгесе ордены
- Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре
- Россиянең халык мәгарифе отличнигы
- Татарстан АССР Югары Советы Президиумы Мактау грамоталары
- медальләр
Гаилә хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Хатыны белән 2 бала тәрбияләп үстерәләр.
Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Зәйнуллин Илгизәр Гафиятулла улы. // Дамир Гарифуллин. Сарман районы энциклопедиясе. 2нче китап. Чаллы, 2006 ел, 154нче бит.
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Известные люди - выходцы села Нижний Наратбаш, archived from the original on 2020-02-20, retrieved 2022-04-10
![]() | |
---|---|
КПСС район комитетының 1нче секретарьлары (1930–1991) | Зариф Әминев • Г. Җәгъфәров • Борһан Нигъмәтуллин • Әхмәтшәриф Галләмов • Вәкил Тимерханов • Нигъмәтулла Галиев • Хаҗип Вәлиуллин • Сабир Шакиров • Михаил Мамаков • Әсгать Әхмәтшин • Усман Җиһаншин • Миннәхмәт Кашапов • Илгизәр Зәйнуллин • Нәкыйф Вәлиев |
район Советы башкарма комитеты рәисләре (1930―1991) | Хөббетдин Баһаутдинов • Кадыйр Халыйков • Фәйзулла Әхмәдуллин • Ибәтуллин • Мирсәет Байкиев • Гыйлаҗетдин Зыятдинов • Солтангали Хәйруллин • Имаметдин Мөхәммәтдинов • Хәбиб Ибәтуллин • Шакир Вәлиев • Камил Тимергалин • Габдрахман Исмәгыйлев • Габделхәй Хәбибуллин • Садрый Сафиуллин • Мәкәрим Вафин • Абдулхак Вәлиев • Рәшит Шәйхәлиев • Илгизәр Зәйнуллин • Рафыйк Нуретдинов • Марс Вәлиев |
Район башлыклары (1991 елдан) | Нәкыйф Вәлиев (1991-1995) • Әнвәр Залаков (1995-1999) • Нәфис Закиров (1999-2014) • Фәрит Хөснуллин (2014―2023) |
- 14 июнь көнне туганнар
- 1936 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Буа районында туганнар
- 13 декабрь көнне вафатлар
- 2014 елда вафатлар
- «Хөрмәт Билгесе» ордены кавалерлары
- Ветеринарлар
- КПСС әгъзалары
- Казан дәүләт ветеринария институтын тәмамлаучылар
- Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре
- Россия Федерациясенең халык мәгарифе отличниклары