Садрый Сафиуллин
Садрый Сафиуллин | |
---|---|
Туган телдә исем | Садрый Вәҗи улы Сафиуллин |
Туган | 23 октябрь 1923 РИ, Уфа губернасы, Минзәлә өязе, Языково волосте, Җикәнле Күл |
Үлгән | 25 февраль 1987 (63 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР, Түбән Кама районы , Алань |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Русия империясе→ РСФСР→ СССР |
Һөнәре | фирка һәм хуҗалык эшлеклесе |
Җефет | Маһруй |
Балалар | кызы Флера, улы Марсель |
Бүләк һәм премияләре |
Садрый Сафиуллин, Садрый Вәҗи улы Сафиуллин (1913 елның 23 октябре, РИ, Уфа губернасы, Минзәлә өязе, Языково волосте, Җикәнле Күл ― 1987 елның 25 феврале, СССР, РСФСР, ТАССР, Түбән Кама районы, Алан) – Бөек Ватан сугышында катнашучы, капитан [1], сугыштан соң фирка һәм хуҗалык эшлеклесе: 1959 елның июль-октябрь айларында ВКП(б)ның Яңа Юл район комитеты беренче секретаре, Чүриле (1955―1956 елларда), Сарман (1959―1962 елларда) районнары советлары башкарма комитеты рәисе.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1913 елның 23 октябрендә Минзәлә өязе Языково волосте (хәзерге Тукай районы Иске Дөреш авыл җирлеге) Җикәнле Күл авылында туган. Башта үз хуҗалыгында, аннары күмәк хуҗалыкта эшли. Иске Дөреш мәктәбендә укый. Ворошилов районының (үзәге Теләнче-Тамак авылы) төрле оешмаларында хезмәт куя.
1941―1946 елларда Кызыл Армиядә хезмәт итә, Бөек Ватан сугышында катнаша. Дәүләт куркынычсызлыгы министрлыгының 161нче хәрби цензура бүлегендә, 202нче укчы дивизиянең 645нче укчы полкында хезмәт итә [2]. 1946 елның 10 августында демобилизацияләнә.
Сугыштан соң ВКП (б)ның Ворошилов район комитетында фирка эшендә: 1946―1948 елларда ― пропагандист, 1948―1950 елларда ― бүлек мөдире, 1950―1951 елларда ― райкомның өченче секретаре.
1951―1953 елларда Казанда ике еллык партия мәктәбендә белем күтәрә.
1953 елдан Чүриле районында [3] (үзәге Яңа Чүриле авылы): 1953―1954 елларда ― райкомның икенче секретаре, 1954―1955 елларда ― райкомның МТС зонасы буенча секретаре, 1955―1956 елларда ― район советы башкарма комитеты рәисе.
1956 елдан яңадан Ворошилов районында: 1956―1957 елларда ― райкомның икенче секретаре.
1957―1959 елларда ― Яңа Юл районында яңа оешкан «Нөркәй» совхозы (үзәге Зур Нөркәй авылы) директоры.
1959 елның июль-октябрь айларында ВКП (б)ның Яңа Юл район комитетының беренче секретаре.
1959 елның 28 октябреннән 1962 елның апреленә кадәр Сарман район советы башкарма комитеты рәисе.
1962 елның апреленнән Алабуга территориаль идарәсендә эшли. Соңгы елларда Түбән Кама районында хезмәт куя, Алан авылында (2016 елда юкка чыккан авыл) яши.
1987 елның 23 февралендә вафат. Түбән Кама районы Алан авылы зиратында җирләнгән.
Бүләкләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- I дәрәҗә Ватан сугышы ордены
- 1985 – II дәрәҗә Ватан сугышы ордены [4]
- «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале
Гаиләсе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Хатыны башлангыч сыйныфлар укытучысы Маһруй (Сафиуллина). Балалары: кызы Флера Сафиуллина (1938―2011), КФУ профессоры, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (2004); улы Марсель. Оныклары: Фәридә Биҗан кызы Ситдыйкова (1959), доцент, филология фәннәре кандидаты, ТР Язучылар берлеге әгъзасы (2004) [5], Булат Биҗан улы Ситдыйков.
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Сафиуллин Садрый Вәҗи улы. // Сарман районы энциклопедиясе (I китап, төзүче-мөхәррире Дамир Гарифуллин). Яр Чаллы: «Идел-йорт» нәшрияты, 2000, 164нче бит.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Сафиуллин Садри Вазиевич. Участник ВОВ ✩ 2022 елның 14 май көнендә архивланган. Музейный комплекс «Дорога памяти» 2020–2022(рус.)
- Юбилейная награда Садри Сафиуллина. Память народа(рус.)
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Юбилейная награда Садри Сафиуллина
- ↑ Сведения о Садри Сафиуллине из учётно-послужной картотеки. Память народа(рус.)
- ↑ Флера Сафиуллина – тел белеме өлкәсендә мәртәбәле галимә, туган тел үсешенең кыю сакчысы. 2022 елның 14 май көнендә архивланган. Институт филологии и межкультурной коммуникации КФУ
- ↑ Сафиуллин Садри Вазиевич. Память народа
- ↑ Ситдикова Фарида Бизяновна.(үле сылтама) КФУ(рус.)
КПСС район комитетының 1нче секретарьлары (1930–1991) | Зариф Әминев • Г. Җәгъфәров • Борһан Нигъмәтуллин • Әхмәтшәриф Галләмов • Вәкил Тимерханов • Нигъмәтулла Галиев • Хаҗип Вәлиуллин • Сабир Шакиров • Михаил Мамаков • Әсгать Әхмәтшин • Усман Җиһаншин • Миннәхмәт Кашапов • Илгизәр Зәйнуллин • Нәкыйф Вәлиев |
---|---|
район Советы башкарма комитеты рәисләре (1930―1991) | Хөббетдин Баһаутдинов • Кадыйр Халыйков • Фәйзулла Әхмәдуллин • Ибәтуллин • Мирсәет Байкиев • Гыйлаҗетдин Зыятдинов • Солтангали Хәйруллин • Имаметдин Мөхәммәтдинов • Хәбиб Ибәтуллин • Шакир Вәлиев • Камил Тимергалин • Габдрахман Исмәгыйлев • Габделхәй Хәбибуллин • Садрый Сафиуллин • Мәкәрим Вафин • Абдулхак Вәлиев • Рәшит Шәйхәлиев • Илгизәр Зәйнуллин • Рафыйк Нуретдинов • Марс Вәлиев |
Район башлыклары (1991 елдан) | Нәкыйф Вәлиев (1991-1995) • Әнвәр Залаков (1995-1999) • Нәфис Закиров (1999-2014) • Фәрит Хөснуллин (2014―2024) |
- 23 октябрь көнне туганнар
- 1923 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Тукай районында туганнар
- 25 февраль көнне вафатлар
- 1987 елда вафатлар
- Түбән Кама районында вафатлар
- II дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалерлары
- КПСС әгъзалары
- Бөек Ватан сугышында катнашучылар
- Капитаннар
- «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Алманияне җиңгән өчен» медале белән бүләкләнүчеләре