Вәкил Тимерханов
Вәкил Тимерханов | |
---|---|
Туган телдә исем | Вәкил Мөхәммәт улы Тимерханов |
Туган | 28 май 1907 РИ, Казан губернасы, Тәтеш өязе, Олы Карамалы |
Үлгән | 22 октябрь 1988 (81 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР, Саба районы, Лесхоз |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Русия империясе→ РСФСР→ СССР |
Һөнәре | фирка эшлеклесе |
Җефет | Гөлҗамал (Заһидуллина) |
Балалар | уллары Дамир, Илдус, Роберт |
Бүләк һәм премияләре |
Вәкил Тимерханов, Вәкил Мөхәммәт (Мөхәммәтша[1]) улы Тимерханов (1907 елның 28 мае, РИ, Казан губернасы, Тәтеш өязе, Олы Карамалы ― 1988 елның 22 октябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Саба районы, Лесхоз бистәсе) ― фирка-хуҗалык эшлеклесе, Бөек Ватан сугышында катнашкан гвардия майоры, политрук, 1940―1941 елларда КПССның Сарман, 1946―1947 елларда Әгерҗе райкомнарының беренче секретаре. Генерал-майор Дамир Тимерхановның әтисе.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1907 елның 28 маенда Казан губернасы Тәтеш өязе (хәзерге Кама Тамагы районы) Олы Карамалы авылында туган. 1930 елга кадәр туган авылында үз хуҗалыгында эшли. Яшьтән үк комсомол ячейкалары эшен башлап йөри. 1930-1933 елларда Казанда өлкә совет партия мәктәбендә укый.
Хезмәт юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1933-1935 елларда ВЛКСМның Биләр райкомы секретаре.
1935-1938 елларда ВЛКСМның Сарман райкомы секретаре.
1938-1940 елларда КПССның Сарман райкомының икенче, 1940-1941 елларда беренче секретаре.
Бөек Ватан сугышында
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Бөек Ватан сугышын Ленинградта сәяси җитәкчеләр әзерләүче ел ярымлык мәктәптә каршылый. Ленинград шәһәре Октябрь район хәрби комиссариаты тарафыннан мобилизацияләнгән. Фронт юлын башыннан ахырына кадәр В. И. Чапаев исемендәге дивизия составында парткомиссиянең җаваплы секретаре вазифасында үтә. Румынияне, Маҗарстанны, Чехословакияне азат итүдә катнаша. 1946 елның августында демобилизацияләнгән [2].
Сугыштан соң
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1946-1947 елларда КПССның Әгерҗе райкомының беренче секретаре.
1947-1949 елларда Казанда икееллык партия мәктәбендә укый.
1949-1954 елларда Саба районы Шәмәрдән урман хуҗалыгы директорының сәяси эшләр буенча урынбасары.
1954-1955 елларда Сарман районы Карамалы МТСы партия оешмасы секретаре.
1955-1958 елларда утызмеңчеләр арасында Сарман районы Максим Горький исемендәге күмәк хуҗалыгының рәисе, 1958-1959 елларда шул ук колхозда партия оешмасы секретаре.
1959 елдан, авыруы сәбәпле, Саба районына күчеп китә һәм Саба леспромхозында эшләвен дәвам итә.
1988 елның 22 октябрендә вафат. Лесхоз бистәсендә җирләнгән.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Ике Кызыл Йолдыз ордены
- II дәрәҗә Ватан сугышы ордены
- «Будапештны алган өчен» медале һ.б.
Гаиләсе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Хатыны Гөлҗамал Заһидуллина (1905―1979), Арча районыннан. 1928 елда Мәскәүдә авыл советы рәисләре укуында була һәм Н. К. Крупская белән бергәләп фотога төшә.
Балалары: өлкән улы – генерал-майор Дамир Тимерханов (1935—2009). Уртанчы улы – Илдус, Казан авиация институтын тәмамлаган, Кировта инженер булып эшли. Төпчек улы – Роберт, Казан химия-технология институтын тәмамлаган, Мәскәүдә эшли.
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Тимерханов Вәкил Мөхәммәт улы. // Дамир Гарифуллин. Сарман районы энциклопедиясе. 2нче китап. Чаллы, 2006 ел, 163нче бит.
- Тәлгать Нәҗмиев. Генерал кунакка кайтты. «Социалистик Татарстан»
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Тимерханов Вакиль Мухаметшинович. Память народа(рус.)
- Алар илгә Җиңү алып кайтты. Саба районы.(үле сылтама) Казань: «Книга Памяти», 2018.– 384 с. ISBN 978-5-900018-44-7
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Тимерханов Вакиль Мухаметшинович. Память народа
- ↑ Алар илгә Җиңү алып кайтты. Саба районы. 285нче бит(үле сылтама)
КПСС район комитетының 1нче секретарьлары (1930–1991) | Зариф Әминев • Г. Җәгъфәров • Борһан Нигъмәтуллин • Әхмәтшәриф Галләмов • Вәкил Тимерханов • Нигъмәтулла Галиев • Хаҗип Вәлиуллин • Сабир Шакиров • Михаил Мамаков • Әсгать Әхмәтшин • Усман Җиһаншин • Миннәхмәт Кашапов • Илгизәр Зәйнуллин • Нәкыйф Вәлиев |
---|---|
район Советы башкарма комитеты рәисләре (1930―1991) | Хөббетдин Баһаутдинов • Кадыйр Халыйков • Фәйзулла Әхмәдуллин • Ибәтуллин • Мирсәет Байкиев • Гыйлаҗетдин Зыятдинов • Солтангали Хәйруллин • Имаметдин Мөхәммәтдинов • Хәбиб Ибәтуллин • Шакир Вәлиев • Камил Тимергалин • Габдрахман Исмәгыйлев • Габделхәй Хәбибуллин • Садрый Сафиуллин • Мәкәрим Вафин • Абдулхак Вәлиев • Рәшит Шәйхәлиев • Илгизәр Зәйнуллин • Рафыйк Нуретдинов • Марс Вәлиев |
Район башлыклары (1991 елдан) | Нәкыйф Вәлиев (1991-1995) • Әнвәр Залаков (1995-1999) • Нәфис Закиров (1999-2014) • Фәрит Хөснуллин (2014―2024) |