Сарман районы энциклопедиясе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сарман районы энциклопедиясе latin yazuında])
Сарман районы энциклопедиясе
Сарман районы энциклопедиясе
Жанр:

тарихи-публицистик басма, белешмәлек

Автор:

Дамир Гарифуллин (төзүче-мөхәррир)

Оригинал теле:

татар теле

Язылу датасы:

2000

Нәшер итү датасы:

2001, гыйнвар

Әсәр тексты Викитекада
Китап тышлыгы

Сарман районы энциклопедиясе (рус. Энциклопедия Сармановского района. Биография знаменитых личностей) — берничә томлы итеп уйланылган Сарман энциклопедиясенең шәхесләргә караган өлешен тәшкил итүче белешмәлек. 2000 елда төзелеп бетеп, нәшриятка тапшырылган. 2001 елда Яр Чаллының «Идел-йорт» нәшриятында 1 500 данәдә басылган. Төзүче-мөхәррире – Дамир Гарифуллин.

Эчтәлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Белешмәлектә Сарман районында туган күренекле шәхесләр: районда туган язучылар (Аяз Гыйләҗев, Рәфкать Кәрами, Сөббух Рәфыйков, Адлер Тимергалин, Мәдинә Маликова һ.б.), шагыйрьләр (Гөлшат Зәйнашева, Клара Булатова, Вәсимә Хәйруллина, Нияз Акмал, Ямаш Игәнәй, Мифтах Вәдүт һ.б.), галимнәр (Флёра Сафиуллина, Фәрит Яхин һ.б.), рәссамнар (Мәснәви Хәертдинов), журналистлар (Марсель Зарипов, Изаил Зарипов, Рафис Гыйззәтуллин, Диләрә Зөбәерова, Саимә Ибраһимова, Рафис Могыйнов һ.б.), җырчылар (Илһам Шакиров, Зөһрә Сәхәбиева, Гөлдания Хәйруллина һ.б.), композиторлар (Разим Вәлиуллин һ.б.), генераллар (Әмирҗан Гәрәев, Рәфкать Ризатдинов, Марат Латфуллин, Дамир Тимерханов һ.б.), архитекторлар (Марат Бибишев, Әүфәр Зәкиев һ.б.), дәүләт премиясе лауреатлары, Ленин ордены белән бүләкләнүчеләр, Татарстанның һәм Россия Федерациясенең «атказанган» һәм «халык» исемен алучылар турында җентекле мәгълүмат бирелгән. Шулай ук районнан читтә туып, бирегә эшкә килеп, хезмәте белән «атказанган» исемен алучылар да (мәсәлән, Әнвәр Залаков) кертелгән. Татарстан Югары Советына, соңрак Татарстан Дәүләт Советына районнан депутат булып сайланучылар, күп еллар район хакимиятендә җитәкче урында эшләп ихтирам яулаган җитәкчеләр (мәсәлән, Усман Җиһаншин) турында белешмә бар. Советлар Берлеге Каһарманнары (Александр Казаков, Нурмый Шәрипов), Социалистик хезмәт батырлары (Дамир Әхмәтов), Әфганстанда орден-медаль белән бүләкләнгән якташлары турында да сәхифәләр ачылган.

Заманында шөһрәт казанган элекке дин әһелләре, атаклы мәдрәсә мөгаллимнәренең кайберләренең (шул исәптән, Габдрахман Тайсугани (Бикчурин), Шәйхелислам Хәмидинең) тәрҗемәи хәлләре белән танышырга мөмкин.

Башка халыкларның атаклы шәхесләре булып киткән якташлары (мәсәлән, казакъ акыны Кашшафетдин әс-Сөлеки) турында да мәгълүмат бирелгән.

Төзелеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Белешмәлекнең 1 томында:

  • Шәхесләр исемлеге (467 мәгълүмат)
  • «Татар энциклопедия сүзлеге»нә кертелгән күренекле сарманлылар (48 сәхифә)
  • «Җәлилнефть» идарәсенең «Татарстанның атказанган нефтьчеләре» исемлеге (41 исем) урнаштырылган.

Иганә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Белешмәлек, Сарман районы оештырылуның 70 еллыгы уңаеннан, район хакимиятенең матди ярдәме белән нәшер ителгән.

Сылтама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Район сайты 2019 елның 7 февраль көнендә архивланган.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]