Гөлдания Хәйруллина

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гөлдания Хәйруллина latin yazuında])
Гөлдания Хәйруллина
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Гөлдания Мөбәрәкҗан кызы Хәйруллина

Туу көне

4 сентябрь 1960(1960-09-04) (63 яшь)

Туу урыны

СССР, РСФСР, ТАССР Сарман районы, Саклаубаш

Эшчәнлек еллары

1980 - х. в.

Дәүләт

ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ

Һөнәрләр

җырчы

Жанрлар

эстрада

Коллективлар

«Эврика» мәдәният үзәге (Чаллы)
Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле

Бүләкләр

«Фидакарь хезмәт өчен» медале - 2016ТР атказанган артисты - 1998

guldaniya_khairullina

Гөлдания Хәйруллина, Гөлдания Мөбәрәкҗан кызы Хәйруллина (кыз фамилиясе Биктимерова, 1960 елның 4 сентябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Саклаубаш) — эстрада җырчысы, Татарстанның атказанган артисты (1998).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1960 елның 4 сентябрендә Татарстан АССР Сарман районы Саклаубаш авылында туган. Әтисе Мөбәрәкҗан, әнисе Фәния. Саклаубаш урта мәктәбен тәмамлагач, Казан моторлар төзү заводында эшли. Заводның үзешчән сәнгать түгәрәгенә йөри. Ленин исемендәге мәдәният сараеның җыр ансамблендә җырлый. Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә эшкә алына. Түбән Кама музыка укуханәсен (хәзер көллият) тәмамлагач, Чаллының «Төзүчеләр» мәдәният сараенда, «Эврика» мәдәният үзәгендә эшли. 1993 елда ире композитор Рөстәм Хәйруллин белән махсус концерт бригадасы оештыра. «Сандугач», «Кышкы моңнар» фестивальләрендә катнаша. Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлый[1]. Рөстәм Хәйруллинның (3000нән артык җыр язып калдырган) 100гә якын җыры кергән китабын әзерли [2].

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иҗаты ире Рөстәм Хәйруллин язган «Бәллүр чишмә» җыры белән (сүзләрен Шәрига Таһирова язган) башланып китә. «Иркәмә» (Ф. Мортазин), «Җиләкле җәй», «Кайда син?» (Рөстәм Хәйруллин), «И Ходай, исәнлек бир», «Сарман», «Сафия такмаклары», «Үчләр итеп елларга, җырларга да җырларга!» һ.б. җырлар белән популярлык яулый.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ире Рөстәм Мөнир улы Хәйруллин (11.01.1960―28.03.2010), композитор, популяр җырлар авторы , чыгышы белән Сарман районы Кормаш авылыннан. 1987 елның 1 мартында туй иткәннәр[3].

кызы Лилия, эстрада җырчысы, Казан дәүләт финанс-икътисад университетын тәмамлаган, Казан дәүләт мәдәният институтында белем ала. Өч улы[4].

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Сарман районы энциклопедиясе. 1нче китап (төзүче Дамир Гарифуллин). Яр Чаллы: «Идел-йорт», 2000.
  2. Сарман (төзүче Тәлгат Исмәгыйлов). К.: «АБАК», 1998. ISBN 5-89423-067

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]