Григорий Эйдинов (1946)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Григорий Эйдинов (1946) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Григорий Эйдинов
Г.Л.Эйдинов.jpg
Туган телдә исем Григорий Лев улы Эйдинов
Туган 22 декабрь 1946(1946-12-22) (74 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Казан
Яшәгән урын Лаврентьев урамы[1]
Милләт яһүд
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Русия байрагы РФ
Әлма-матер Казан сынлы сәнгать укуханәсе һәм И. Я. Яковлев исемендәге Чуаш дәүләт педагогика университеты
Һөнәре рәссам
Җефет Мария
Балалар уллары Лев, Борис, кызы Полина
Ата-ана
  • Лев Арон улы (әти)
  • Мария Лев кызы (Гуревич) (әни)
Бүләк һәм премияләре «Фидакарь хезмәт өчен» медале Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе

Бу Казан рәссамы турында мәкалә, совет дәүләт эшлеклесе турында моннан укыгыз

Григорий Эйдинов, Григорий Лев улы Эйдинов (1946 елның 22 декабре, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) ― рәссам-график, дизайнчы, иллюстратор, В. И. Суриков исемендәге Мәскәү академия сәнгать институты Казан филиалының графика факультеты доценты. Россия Федерациясенең атказанган рәссамы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Бакый Урманче исемендәге (2002), Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт (2021) премияләре лауреаты.

Images.png Тышкы рәсемнәр
Image-silk.png Картиналары.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1946 елның 22 декабрендә Казан шәһәренең Киров районында (Җиләкле бистәсе) туган. Әтисе ягыннан бабасы Арон Давыдович һәм әбисе Фая Львовна чыгышы белән Витебск губернасы Ляды авылыннан (хәзерге Беларусия) күн эшкәртүче һөнәрчеләр булган. Воронежга күченгәч, фотография белән шөгыльләнә башлыйлар. Әтисе Лев Аронович Воронежда авиация заводында(рус.) очкычлар төзегән. 1941 елда, заводны һәм аның барлык хезмәткәрләрен Үзбәкстан ССР Әндиҗан шәһәренә эвакуацияләгәннәр. Шунда Лев Аронович Мария Львовна (Гуревич) белән танышкан. 1945 елда Эйдиновлар гаиләсе әтисе ягыннан туганнары яшәгән Казанга (Җиләкле бистәсенә) күченә. Әтисе гомере буе Казан вертолет заводында термистлар бригадиры, әнисе Казан күн берләшмәсендә хисапчы булып эшләгән. Григорийның сеңлесе һәм энесе булган.

Григорий Эйдинов рәсем ясауда беренче адымнарын 81нче санлы гомуми белем бирү мәктәбенең сәнгать студиясендә ясаган. Гомуми белем бирү мәктәбендә уку белән беррәттән, 3нче сәнгать мәктәбендә (хәзерге Байназар Әлминов исемендәге сәнгать мәктәбе) укыган.

Казан сәнгать училищесын кызыл диплом белән тәмамлаган (укытучылары Ляля Кальюранд, Лев Потягунин, Рәшид Төхфәтуллин, Татьяна Зуева). 9 ел рәттән Мәскәү, Ленинградның сәнгать институтларына имтихан тотып карый, конкурстан уза алмый. Казан кремлендә хәрби хезмәт үткән, 5 ел Казан сәүдә рекламасы предприятиесендә эшләгән.

Чуаш педуниверситетының сәнгать-графика бүлеген тәмамлаган (1979, остазлары Николай Васильевич Овчинников, Ревель Федорович Федоров, Адилә Аким кызы Ефейкина). Диплом эше ― Яңа Чабаксар трактор заводына багышланган «Тракторострой яшьлеге» линогравюралар сериясе.

1974 елдан башлап, 20 ел Татарстан китап нәшриятында китап бизәүче булып эшли. Үз гомерендә 1 меңнән артык китап, журнал, басма бизәгән.

20 ел Татарстан Рәссамнар берлегенең графика секциясен җитәкли.

1999 елдан «Казань» журналы белән хезмәттәшлек итә (2002 елдан штаттагы баш рәссам)[2].

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Лейпциг, Ганновер, Мәскәү, Турин, Дәһлидә узган Халыкара китап күргәзмәләре экспоненты. Төбәк, Россия һәм халыкара сәнгать күргәзмәләрендә катнашучы.

1994 елда «Вечерняя Казань» газетасының логотибын һәм Казан ТЮЗы эмблемасын иҗат иткән.

Казанга багышланган эшләр циклы: «Казан серләре», «Кабан күле серләре», «Зилант тавы», «Казан мәчесе» һ. б авторы. Алабуга, Зөя, Касимов, Яранскига багышланган картиналар сериясе бар. Төркия һәм Израильнең төрле районнары, Сербия, Кырым һәм Себернең матур урыннары буенча сәфәрләрен чагылдырылган эшләре бик күп.

«Дуслык» ордены һәм «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены дизайнын эшләгән[3].

1990 елда, Россия төбәкләреннән бердәнбер рәссам буларак, Россия Федерациясенең яңа гербын эшләүдә катнаша [4].

Ике дистә ел «Казань» бизәү белән шөгыльләнә[5].

Йөзгә якын эше төрле музей коллекцияләрендә: ТР сынлы сәнгать музее, Алабуга, Киров, Касимов, Чанаккале(рус.), Әнкара (икесе дә Төркия) музейлары фондларында саклана[6].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче хатыны Галина. Бер уллары бар.
Икенче хатыны Мария.
Балалары: уллары Лев, КФУ биофагын тәмамлаган, дизайнчы булып эшли, Борис, дәүләт хезмәткәре, юрист. Кызы Полина, музыка һәм сәнгать мәктәпләрен, ике вуз тәмамлаган[8].

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Жители.инфо сайты
  2. Григорий Львович Эйдинов. kazan-journal.ru(рус.)
  3. Ольга Юхновская. «Гражданин Художник» Григорий Эйдинов. history-kazan.ru, 2.02.2017 (рус.)
  4. Татьяна Лескова. ТОП 50: Григорий Эйдинов. sobaka.ru, 7.12.2017(рус.)
  5. Айсылу Мирханова. На солнечной стороне. «Казань», 27.12.2016(рус.)
  6. Любовь Агеева. Григорий Эйдинов – имя как знак качества. history-kazan.ru, 2.02.2017(рус.)
  7. Стали известны лауреаты республиканской премии имени Тукая. Татар-информ, 26.04.2021(рус.)
  8. Татьяна Лескова. ТОП 50: Григорий Эйдинов. sobaka.ru, 7.12.2017(рус.)