Элита Татарстана (журнал)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Элита Татарстана (журнал) latin yazuında])
«Элита Татарстана»
«Татарстан элитасы»
Tөр

иҗтимагый-сәяси, мәгълүмати басма

Формат

А-4


Гамәлгә куючы

«София» ААҖ

Нәшер итүче

«София» ААҖ

Баш мөхәррир

Вячеслав Карпов

Штат корреспондентлары

14

Нигезләнде

2006

Тел

рус теле

Бәясе

156 сум (2016)

Төп офис

420021 Казан, Татарстан урамы, 20

Тиражы

5000


Веб-сайт: http://elitat.ru/

«Элита Татарстана» (тат. «Татарстан элитасы[1]») — Казан шәһәрендә рус телендә нәшер ителүче мәгълүмати-аналитик айлык журнал. Элекке исеме – «Лидер». Республиканың эшлекле, сәяси, мәдәни, гыйльми элитасы һәм Татарстан партнерлары өчен нәшер ителә. Ай саен яхшы ак кәгазьдә, төсле итеп, 120 битле булып чыга[2].

Максат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2014 елгы август саны

Татарстанның илдәге һәм халыкара абруен күтәрүгә ярдәм итү. Журналда Татарстанның дан-абруй казанган һәм кызыклы шәхесләре — эре ширкәтләр җитәкчеләре, сәясәтчеләр, эшкуарлар, атаклы галимнәр, сәләтле мәдәният эшлеклеләре, спортчылар һ.б. турында сөйләнә, алар белән интервьюлар оештырыла.
Шулай ук көн кадагындагы мәсьәләләргә үз карашы булган, аларны чишү юлларын тәкъдим итәрдәй җәмәгать эшлеклеләре, сәяси һәм эшлекле даирә вәкилләре дә язмаларның каһарманнары була ала.

Мәгълүмат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Оештыручысы (гамәлгә куючы) — «София» ААҖ.
  • Баш мөхәррире — Вячеслав Алексей улы Карпов.
  • Нәшрият эшчәнлегенә рөхсәт 2006 елда алынган. Таныклык ПИ № ФС 77-21168.

Таралу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарстан буенча (Казанда, Чаллыда, Әлмәттә, Түбән Камада, Бөгелмәдә һ.б. шәһәрләрдә) адреслы таратыла: ТР президенты аппараты, Татарстан Дәүләт Шурасы, ТР министрлар кабинеты, республика министрлыклары һәм дәүләт комитетлары, Казан һ.б. шәһәр-район хакимиятләре[3], Татнефть, КамАЗ, Сәүдә-сәнәгать палатасы, банклар, фәнни үзәкләр, мәдәният, мәгариф, спорт оешмалары, «Казан ярминкәсе» ААҖ, ширкәт җитәкчеләре кулына барып керә.

Рубрикалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Актуаль интервью
  • Экологик хәвефсезлек
  • Финанслар
  • Юбилейлар
  • Онытмыйбыз, горурланабыз
  • Мөселман гореф-гадәтләре
  • Милли элита
  • Көндәлек мәшәкатьләр турында
  • Реклама
  • Татарстан агросәнәгате
  • Замана медицинасы
  • Мәдәният
  • Зурайтып күрсәтү
  • Спорт калейдоскопы
  • Тарих битләреннән
  • Афиша[4]


Адресы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

420021 Казан, Татарстан урамы, 20, офис 510

Сылтама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Элита (фр. élite — сайланган, иң яхшы) — дәүләт идарәсендә һәм икътисадта югары дәрәҗәләр биләүче шәхесләр берлеге
  2. Ачыктан-ачык бирелгән яки яшерен реклама бәясе исәбенә нәшер ителә
  3. Күрсәтелгән адресларга бушлай таратыла
  4. Рубрикалар саннан-санга үзгәрергә мөмкин