Рәсәй Федерациясенең дәүләт гербы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Рәсәй Федерациясенең гербы

Рәсәй Федерациясенең дәүләт гербы - Рәсәй Федерациясенең рәсми дәүләт символы, Рәсәй Федерациясенең дәүләт байрагы һәм Рәсәй Федерациясенең Дәүләт гимны белән бергә Рәсәйнең төп дәүләт символы булып тора.

1993 елның 30 ноябрендә Рәсәй президенты әмере белән расланган.

Тасвир[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рәсәй илтамгасында кызыл геральдик калканда канатлырын күтәргән ике башлы алтын бөркет сурәтләнгән. Бөркетнең ике башында ике кечкенә таҗ киенгән, алар өстеннән зур таҗ урнашкан. Бөркетнең уң аягында - скипетр, сул аягында - держава, күкрәгендә кызыл калканда кара аждаһаны сөңге белән кадап тишүче җайдак сурәтләнгән.

Рәсәй тарихында беренче тапкыр ике башлы бөркет Алтын Урдада килеп чыккан, ә аждаһаны сөңге белән кадап үтерүче җайдак Мәскәү кенәзлегендә барлыкка килгән. Шулай итеп, бүгенге Рәсәй гербы Алтын Урда һәм Мәскәү кенәзлеге символларының тезмәсе булып тора.

1667 елгы тасвирлама буенча өч таҗ - Казан ханлыгы, Әстерхан ханлыгы һәм Себер ханлыгы таҗлары Рәсәй гербында сурәтләнгән:

«

«Орёл двоеглавый есть герб державный Великого Государя, Царя и Великого Князя <…> всея Великая и Малая и Белыя России самодержавца, Его Царского Величества Российского царствования, на котором три короны изображены, знаменующие три великие Казанское, Астраханское, Сибирское славные царства, <…> на персях изображение наследника; в пазноктях скипетр и яблоко, и являет милостивейшего Государя, Его Царского Величества Самодержавца и Обладателя»

»

[1].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алтын Урда[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алтын Урдада табылган бәкләрибәк Нугай (1235-1300) тамгасы, XIII гасыр

Алтын Урда ике башлы бөркет беренче тапкыр XIII гасыр азагында бәкләрибәк Нугай тамгасында очрый. Шулай ук Сакчы дигән акча сугу йортында ясалган татар тәңкәләрендә ике башлы кош сурәтләнә.

Кырымда табылган Туктамыш хан суккан ике башлы бөркетле тәңкәләр

Соңрак ике башлы бөркет Алтын Урда ханнары Туктай, Үзбәк, Туктамыш тәңкәләрендә сугылган, аеруча күп ике башлы бөркетле тәңкәләре Кырымда табылган.

Татар-монгол Юань династиясе (1271-1368) идарә иткән чорындагы сул яктагы свастикалы ике башлы кош белән тамга Кытайда табылган

Татарларның ике башлы бөркете кайдан килгәне турында берничә фаразлар бар:

  • 1) татар ханнары Византия белән мөнәсәбәтләре сәбәпле (румын нумизматы Ernest Oherlănder-Târnoveanu карашы),
  • 2) иң ышанычлы караш (галимнәр Р. Фасмер, Б.Кене, А. Орешников) буенча ике башлы бөркет Көнчыгыштан килгән, күп кенә мөселман илләрендә XII гасырдан охшаш тәңкәләр сугыла, XI гасырда төрекләр-сәлҗүкләр Бөек Сәлҗүк Дәүләтендә ике башлы бөркет - рәсми илтамгасы булган, татарлар кардәш төрки халыклар белән мөнәсәбәтләр аркасында бу символ килгән[2][3].
  • 3) татар галиме Исхаков Д. М карашы буенча "Дәфтәр-и Чыңгыз намә" борынгы татар кулъязмасында "ике башлы кара кош" нәсел билгесе буларак телгә алына. Шулай ук Кытай территориясендә татар-монгол Юань династиясе (1271-1368) идарә иткән чорындагы свастикалы ике башлы кош табылган[4]. Свастика борынгы ариләр дәүләтендә һәм соңрак фарсы, һинд илләрендә таралган булган. Табылган тәңкә сул яктагы свастика белән.

Русия[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1497 елга кадәр Мәскәү кенәзлегендә кулланыла торган тәңкә
Киев Русендә кулланыла торган тәңкә

Беренче тапкыр ике башлы бөркетне урыс кенәзе Иван III тик 1497 елда куллана (татарларның символны кулланышыннан 200 елдан соң). Моңарчы урыс тәңкәләрендә җайдак кылыч белән сурәтләнә, Киев Русе тәңкәләрендә Өч япьле (Трезуб) сугыла.

Рәсәй[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Русиядән аермалы буларак күпмилләтле Рәсәй дәүләтендә Алтын Урда рәсми символы - ике башлы бөркет илтамгада кулланыла.

XV гасырдан ике башлы бөркет Тверь һәм Мәскәү кенәзлекләрендә кулланыла башлый, соңрак Рәсәй дәүләте гербына әверелә.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. О титуле Царском и о Государственной печати // Полное собрание законов Российской Империи. Собрание Первое / Под редакцией М. М. Сперанского. — СПб., 1830. — Т. I. 1649 - 1675 гг. — С. 737—738. — 1072 с.
  2. http://skifos.livejournal.com/55551.html
  3. http://skifos.livejournal.com/55052.html
  4. http://www.swastika-info.com/en/startpage/china/1062812701.html