Рөстәм Хәсәнов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рөстәм Хәсәнов latin yazuında])
Рөстәм Хәсәнов
Туган телдә исем Рөстәм Шамил улы Хәсәнов
Туган 8 март 1956(1956-03-08) (68 яшь)
СССР, РСФСР, Сембер өлкәсе, Мәләкәс
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Казан дәүләт медицина университеты
Һөнәре табиб, галим, КДМА ректоры (директоры)
Эш бирүче Казан дәүләт медицина академиясе
Балалар улы
Бүләк һәм премияләре «Фидакарь хезмәт өчен» медале Татарстанның атказанган табибы
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
РФ атказанган табибы РФ Хөкүмәте премиясе - 2008
Гыйльми дәрәҗә: медицина фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: профессор[d] һәм РФА әгъза-корреспонденты[d]

Рөстәм Хәсәнов, Рөстәм Шамил улы Хәсәнов (1956 елның 8 марты, СССР, РСФСР, Сембер өлкәсе, Мәләкәс) ― галим, табиб-хирург-онколог, профессор, медицина фәннәре докторы (2001), Казан дәүләт медицина академиясе ректоры (филиал директоры, 2016 елдан), РФ Фәннәр академиясе мөхбир-әгъзасы (2016 елдан). РФ һәм ТР атказанган табибы[1].

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1956 елның 8 мартында Сембер өлкәсе Мәләкәс (1972 елдан Димитровград) шәһәрендә туган.

1979 елда «Дәвалау эше» белгечлеге буенча Казан дәүләт медицина институтын тәмалаган. Татар, рус телләреннән башка, алман телен камил белә.

1979―1985 елларда Казан шәһәренең 15нче санлы хастаханәсендә кичектергесез хирургия бүлегенең табиб-хирургы.

1985–2015 елларда ― ТР сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник онкология диспансерының баш табибы.

1991 елда «Үлекле яраларны дәвалауда электрохимик активлаштырылган 0,3% Kcl ны куллану» (Применение электрохимически активированного 0,3 % KCl в лечении гнойных ран) темасына кандидатлык, 2001 елда «Яман шеш барлыкка килү һәм эре сәнәгать регионының онкология хезмәте идарәсен камилләштерү» (Злокачественные новообразования и совершенствование управления онкологической службы крупного промышленного региона) темасына докторлык диссертацияләре яклаган.

2003 елдан — Казан дәүләт медицина академиясендә: онкология, радиология һәм паллиатив медицина кафедрасы мөдире, 2015–2016 елларда — ректор в. б., 2016 елның ноябреннән — Казан дәүләт медицина академиясе (Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының өзлексез һөнәри белем бирү медицина академиясенең белем бирү филиалы) ректоры (филиал директоры)[2].

2008 елдан – РФ Медицина фәннәре академиясенең Н. Н. Блохин исемендәге Россия онкология фәнни үзәгенең Идел буе филиалы директоры.

2016 елда РФ Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы итеп сайланган.

Гыйльми эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Онкология һәм онкология хезмәтен оештыру өлкәсендә белгеч.

480 нән артык (2016) фәнни эш, шул исәптән 13 монография, 6 авторлык таныклыгы һәм патенты һәм табиблар өчен гамәли кулланмалар авторы[3]

Идел буе федераль округының һәм Татарстан Республикасының баш онкологы, Идел буе федераль округының Онкология учреждениеләре ассоциациясе идарәсе рәисе, Россия Федерациясе онкологлары ассоциациясе идарәсе әгъзасы.

«Поволжский онкологический вестник» (тат. Идел буе онкология хәбәрләре) журналының баш мөхәррире.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаилә хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өйләнгән, баласы: улы.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]