Тамара Хлебникова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тамара Хлебникова latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Тамара Хлебникова
Т.А.Хлебникова.jpg
Туган телдә исем рус. Тамара Александровна Хлебникова
Туган 22 май 1928(1928-05-22)
ССРБ, РСФСР, БАССР, Кызыл Кама районы, Никул
Үлгән 17 июль 2001(2001-07-17) (73 яшь)
РФ, ТР, Казан
Яшәгән урын Гвардия урамы[d], Казан[1]
Милләт урыс
Ватандашлыгы ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Русия байрагы РФ
Һөнәре галим-археолог
Балалар улы Леонид
Ата-ана
  • Александр Василий улы Хлебников (әти)
  • Евгения Маркел кызы Хлебникова (әни)
Бүләк һәм мөкәфәтләре ТР дәүләт бүләге (1994).
Гыйльми дәрәҗә: тарих фәннәре кандидаты[d]

Тамара Хлебникова, Тамара Александр кызы Хлебникова (ире буенча Косоногова, 1928 елның 22 мае, ССРБ, РСФСР, БАССР, Кызыл Кама районы, Никул2001 елның 17 июле, РФ, ТР, Казан) — галим-археолог, тарих фәннәре кандидаты, ТР дәүләт бүләге иясе (1994). Хезмәтләре Болгарда һәм Казан кирмәнендә казыну эшләренә багышланган. Казан шәһәренең яшен билгеләгәндә Т. А. Хлебникова үткәргән керамика материалларына анализ нәтиҗәләре төп күрсәткечләрнең берсе булып тора.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1928 елның 22 маенда Башкортстан АССР Кызыл Кама районы үзәге Никул (Николо-Берёзовка) авылында керәстиян гаиләсендә туган. Казанда урта мәктәпне, Казан университетының тарих-филология факультетының тарих бүлеген (1952), Мәскәүдә Дәүләт тарих музеенда (ru) «археология» белгечлеге буенча аспирантура тәмамлаган.

1964 елда «Идел болгарларының төп җитештерү шөгыльләре» темасына кандидатлык диссертациясе яклый. Фәнни җитәкчесе, 1930-1960 елларда Болгар экспедициясе җитәкчесе булган профессор А. П. Смирнов (18991974) яшь белгечкә археологиягә юл күрсәтүче була.

Беренче курста укыганда ук Казан кирмәнендә Н. Ф. Калинин (18881959) үткәргән казу эшләрендә катнаша. Соңрак Казан кирмәнен археология ягыннан тикшереп, керамика материалларына анализ ясый.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2001 елның 17 июлендә вафат.

Кайбер гыйльми хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Гончарное производство волжских болгар Х- начала XIII ВВ.//МИА, 1962, ї111, с.93-152.
  2. раздел по керамике с булгарского селища у с. Рождествено в коллективной монографии «Археологические памятники у с. Рождествено», Казань, 1962, с.61-79.
  3. Очерки по истории и культуре города Болгар. I-V тт. Казань.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. Казан: Татар энциклопедиясе иституты, 1997.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Жители.инфо сайты