Рафаэль Сибгатуллин
Рафаэль Сибгатуллин | |
---|---|
Туган телдә исем | Рафаэль Сәгыйдулла улы Сибгатуллин |
Туган | 20 март 1937 СССР, РСФСР, Ворошилов районы (Татарстан АССР), Зур Нөркәй |
Үлгән | 21 март 2021 (84 яшь) РФ, ТР, Казан |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Һөнәре | ветеринария табибы |
Бүләк һәм премияләре | ![]() |
Рафаэль Сибгатуллин, Рафаэль Сәгыйдулла улы Сибгатуллин (1937 елның 20 марты, СССР, РСФСР, ТАССР, Ворошилов районы, Зур Нөркәй) – ветеринария табибы, ветеринария фәннәре кандидаты (1969), Казан дәүләт ветеринария институтының эпизоотология кафедрасы доценты (1970 елдан). Татарстан АССР атказанган ветеринария врачы (1987). Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты (1996).
Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1937 елның 20 мартында Татарстан АССР Ворошилов (1957 елдан Яңа Юл, 1959 елдан Сарман) районы Зур Нөркәй авылында туган.
Зур Нөркәй җидеееллык, район үзәге Теләнче Тамак урта (1954) мәктәпләрен, Казан дәүләт ветеринария институтын (КДВИ, 1965), КДВИ каршында аспирантура (1969) тәмамлаган. Авыл хуҗалыгы хайваннарының аеруча куркыныч йогышлы авыруларын диагностикалау белән шөгыльләнүче махсус фәнни-индикацион лабораториядә тилчә (ящур) һәм башка инфекцияләргә каршы вакцинаны гамәлгә кертүнең иң нәтиҗәле юлларын эзләү белән шөгыльләнә[1].
«Терлекләрдә тилчә авыруын булдырмау чаралары» темасына кандидатлык диссертациясе яклаган (фәнни җитәкчесе ветеринария фәннәре докторы профессор Хөсәен Гали улы Гыйззәтуллин).
1970 елдан ― Н. Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария институтында (1986 елдан Н. Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе, 1994 елдан югары белем бирүче федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе): эпизоотология кафедрасында ассистент, өлкән укытучы, доцент.
Сиксәннән артык фәнни хезмәт авторы, ш.и. :
- 1969 – Сравнительное изучение эффективности различных способов вакцинации против ящура. Казань: Таткнигоиздат(рус.).
Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 1987 – ТАССР атказанган ветеринария табибы
- 1996 – Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Дәүләт премиясе – эре мөгезле терлекләрдә һәм дуңгызларда туберкулезны диагностикалау, профилактикалау һәм бетерү чаралары комплексын эшләгән өчен (Сафин М. А., Идрисов Г. З., Хазипов Н. З., Акберов Ф. Г., Харитонов М. В., Хамзин Р. А., Тюрикова Р. П. белән берлектә)[2][1]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ 1,0 1,1 История кафедры эпизоотологии, паразитологии и радиобиологии КГАВМ. Сайт КГАВМ(рус.)
- ↑ Сибгатуллин Рафаэль Сагидуллович. «Милләттәшләр» порталы
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Сибгатуллин Рафаэль Сагидуллович. // Татарский энциклопедический словарь. К.: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999, стр. 516. ISBN 0-9530650-3-0
Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Сибгатуллин Рафаэль Сәгыйдулла улы. // Д. Х. Гарифуллин. Сарман районы энциклопедиясе. 1нче китап. Яр Чаллы: «Идел-йорт» нәшрияты, 2000, 172нче бит.
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Сибгатуллин Рафаэль Сагидуллович. «Милләттәшләр» порталы
Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 20 март көнне туганнар
- 1937 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Сарман районында туганнар
- 21 март көнне вафатлар
- 2021 елда вафатлар
- Казанда вафатлар
- Ветеринарлар
- Ветеринария фәннәре кандидатлары
- Казан дәүләт ветеринария институтын тәмамлаучылар
- Татарстанның атказанган ветеринария табиблары
- Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреатлары