Розалинда Мусина

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Розалинда Мусина latin yazuında])
Розалинда Мусина
Туган 22 февраль 1947(1947-02-22) (77 яшь)
СССР, Белоруссия ССР, Слуцк
Милләт татар
Ватандашлыгы

ССРБ ССРБ

Русия Русия
Һөнәре этнограф
Бүләк һәм премияләре Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге
Гыйльми дәрәҗә: тарих фәннәре кандидаты[d]

Розалинда Мусина, Розалинда Нурий кызы Мусина (1947 елның 22 феврале, БССР, Бобруйск өлкәсе, Слуцк) — этнолог, тарих фәннәре кандидаты (1984)[1].

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Розалинда Нурий кызы 1947 елның 22 февралендә Беларусь Совет Социалистик Республикасы Бобруйск өлкәсе[d] Слуцк шәһәрендә туган. Әтисе Нури(й) Гыйльметдин улы Мусин (1916 елгы) ― Балык Бистәсе районы Яңа Арыш, әнисе Камәрия Галимҗан кызы Галимҗанова (1921 елгы) ― Саба районы Юлбат авылыннан. Сугыш елларында алар төрле фронтларда хезмәт итәләр. Әтисе ― башта 3-нче Украин, аннары 2-нче һәм 3-нче Беларус фронтларының 399 нчы гвардия миномет дивизионында, әнисе ― 1-нче Беларус фронтының 3996 нчы хәрби госпиталендә өлкән шәфкать туташы. 1946 елда Белоруссиядә өйләнешкәннәр[2].

1970 елда Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетын тәмамлый. 19701978 елларда тарих һәм инглиз теле укытучысы булып эшли. 19781981 елларда Мәскәүдә ССРБ Фәннәр академиясенең Н.Н. Миклухо-Маклай исемендәге Этнография институтының аспирантурасында. 19811997 елларда Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында кече фәнни хезмәткәр, фәнни хезмәткәр, аннары өлкән фәнни хезмәткәр булып эшли.

1984 елда Мәскәүдә «Авыл татарларының хәзерге гаиләсендә гомуми һәм этник яктан үзенчәлек» (рус. «Общее и этнически-особенное в современной семье сельских татар») темасына тарих фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый[3].

1997 елдан Розалинда Мусина өлкән фәнни хезмәткәр, 2000 елның февраленнән 2009 елга кадәр ТР Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының этнология бүлеге мөдире булып эшли. 2009 елдан 2017 елга кадәр институтның әйдәп баручы фәнни хезмәткәре.

Фәнни эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Розалинда Мусина илдә һәм чит илләрдә этносоциология һәм этнография өлкәсендә танылган белгеч. Татарстанда этносоциологияне фәнни юнәлеш буларак формалаштыруга ярдәм итә. Ул Казанда, Мәскәүдә, шулай ук АКШ, Франция, Финляндия, Алмания, Төркиядә басылган 130 фәнни басмалар авторы.

Иҗади коллектив составында 2003 елда Розалинда Мусина «Татары» монографиясе өчен «ТР фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт премиясе» лауреаты булган[4].

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Мусина Р.Н. Общее и этнически особенное в современной семье сельских татар (по материалам этносоциологического исследования в Татарской АССР) : диссертация ... кандидата исторических наук: 07.00.07. - М., 1984. - 270 с.
  • Татары и ислам в регионах Российской Федерации: религиозное возрождение и этничность / Рук. проекта и отв. ред. Р.Н.Мусина. – Казань: Институт истории им. Ш. Марджани АН РТ; Издательство «Артифакт», 2014. – 348 с.
  • Ислам и проблемы идентичности татар в постсоветский период // Конфессиональный фактор в развитии татар:концептуальные исследования. – Казань, 2009. – С.86-100.
  • Ислам и православие в контексте этноконфессиональных отношений в Республике Татарстан // Великий Волжский путь: развитие культурных и этноконфессиональных контактов. - Казань, 2002. - С.93-104.
  • Ислам в массовом сознании татар // Ислам в Среднем Поволжье. – Казань, 2001. – С.393-402.
  • Мусульманская идентичность как форма «религиозного национализма» татар в контексте этносоциальных процессов и этнополитической ситуации в Татарстане // Ислам и этническая мобилизация: национальные движения в тюркском мире (ред. Н.И.Губогло, сост. С.М.Червонная). – М.: ЦИМО, 1998. – С.259-272.
  • Религиозность как фактор межэтнических отношений в РТ // Социальные и культурные дистанции. Опыт многонациональной России. – М., 1998. – С.229-250.
  • Ислам и мусульманe в современном Татарстане // Религия и государство в современной России (Науч. доклады / Моск. Центр Карнеги. Вып.18). – М., 1997. – С.84-95.
  • Ислам среди городских татар: анализ современной ситуации // Россия и мусульманский мир. -М., 1996. – С.47-53.
  • К вопросу о месте и роли религии в жизни современных татар // Современные национальные процессы в РТ. Вып.1. – Казань, 1992. – С.52-64.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]