Марат Садыйков (1970)
Марат Садыйков | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Марат Наил улы Садыйков |
Туган | 27 гыйнвар 1970 СССР, РСФСР, ТАССР, Буа (Татарстан) |
Үлгән | 29 гыйнвар 2023 (53 яшь) РФ, ТР, Казан |
Яшәгән урын | Юлиус Фучик урамы, Казан[1] |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Әлма-матер | Казан дәүләт медицина университеты |
Һөнәре | табиб, депутат, министр |
Җефет | Динара Илгизәр кызы |
Ата-ана | |
Бүләк һәм премияләре | Татарстанның атказанган табибы Татарстанның Дәүләт премиясе (фән һәм техника өлкәсендә) ![]() |
Гыйльми дәрәҗә: | медицина фәннәре кандидаты[d] |
Бу Казан табибы турында мәкалә, Ташкент рәссамы турында моннан укыгыз
Марат Садыйков, Марат Наил улы Садыйков (1970 елның 27 гыйнвары, СССР, РСФСР, ТАССР, Буа ― 2023 елның 29 гыйнвары, РФ, ТР, Казан) — табиб, ТР сәламәтлек саклау министры (2018 елның 14 февраленнән 2023 елның 29 гыйнварына кадәр), медицина фәннәре кандидаты (1999), Татарстанның атказанган табибы, Татарстанның Дәүләт премиясе лауреаты (фән һәм техника өлкәсендә). Татарстанның IV (2009-2014), V (2014-2019) чакырылыш Дәүләт Шурасы депутаты.
Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1970 елның 27 гыйнварында Буада туган. «Балалар табибы» белгечлеге буенча Казан дәүләт медицина институтын тәмамлаган (1993). Ординатураны поликлиник педиатрия кафедрасында үткән. Чыгарылыштан соң кафедрада ассистент булып эшләргә калдырылган. 1999 елда ул сәламәтлек саклауны оештыру темасы буенча кандидатлык диссертациясен яклаган.[3]
Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 1996 елда 18нче Шәһәр клиник хастаханәсенең консультатив-диагностика үзәге баш табибы урынбасары итеп билгеләнгән.
- 2000 елдан Казан онкология диспансеры баш табибы. Ул җитәкләгән сигез ел эчендә онкодиспансер заманча югары технологияле үзәккә әверелә.[3]
- 2008 елның июленнән 2018 елның февраленә кадәр Казанның 7-санлы шәһәр клиник хастаханәсенең баш табибы.
- 2018 елның 14 февраленнән 2023 елның 29 гыйнварына кадәр ТР сәламәтлек саклау министры.[4]
Иҗтимагый эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Татарстанның IV чакырылыш Дәүләт Шурасы депутаты (2009-2014)
- Татарстанның V чакырылыш Дәүләт Шурасы депутаты (2014-2019). ТР Дәүләт Шурасының социаль сәясәт комитеты әгъзасы [5].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Татарстанның атказанган табибы.
- Татарстанның Дәүләт премиясе (фән һәм техника өлкәсендә).
- Сәламәтлек саклау отличнигы.
- Югары категорияле сәламәтлек саклауны оештыручы.
- 2022 ― Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының «Хокук тәртибен ныгытуга керткән өлеше өчен» медале [6].
- 2023 ― Пирогов ордены (үлгәннән соң) ― «сәламәтлек саклау өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен» [7]
Вафаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
2023 елның 29 гыйнварына каршы төндә Казанда 53 яшендә вафат.[8] Мәрхүмне Казанның Тынычлык бистәсендәге зиратта җирлиләр.[9]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ https://jyteli.info/kazan
- ↑ Элеккеге сәламәтлек саклау министры Марат Садыйковның әнисе вафат булган. Татар-информ, 26.02.2023
- ↑ 3,0 3,1 Эвелина Киселёва. «Будто бы он еще с нами, позвонит утром и даст поручение»: коллеги о Марате Садыкове. Татар-информ, 29.01.2023
- ↑ Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин вазифасыннан китте
- ↑ ТР Дәүләт шурасы сайтында, archived from the original on 2016-04-02, retrieved 2015-07-22
- ↑ Татарстан сәламәтлек саклау министрына Россия Эчке эшләр министрлыгы медален бирделәр. Татар-информ, 8.02.2022
- ↑ Путин Марат Садыйковны үлгәннән соң Пирогов ордены белән бүләкләде. Татар-информ, 13.02.2023
- ↑ Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков вафат. Татар-информ, 29.01.2023
- ↑ Марат Садыйков белән хушлашу вакыты һәм урыны билгеле. Татар-информ, 29.01.2023
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- М.Н. Садыйков «Чикләрсез татарлар» сайтында
- М.Н. Садыйков ТР Дәүләт шурасы сайтында 2016 елның 2 апрель көнендә архивланган.
Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Калып:Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 5 нче чакырылыш депутатлары (2014-2019) Калып:Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 4 нче чакырылыш депутатлары (2009-2014)
- 27 гыйнвар көнне туганнар
- 1970 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Буада туганнар
- 29 гыйнвар көнне вафатлар
- 2023 елда вафатлар
- Казанда вафатлар
- Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреатлары
- Татарстанның атказанган табиблары
- Медицина фәннәре кандидатлары
- Казан дәүләт медицина институтын тәмамлаучылар
- Казан оешмалары җитәкчеләре
- Табиблар
- Министрлар
- Пирогов ордены кавалерлары