Марсель Миңнуллин
| Марсель Миңнуллин | |
|---|---|
| Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры | |
| Вазыйфада 2023 елның 1 марты – 2025 елның 6 июне 2023 елның 6 февраленнән ― в.б. | |
| Аңа кадәр | Марат Садыйков |
| Дәвамчысы | Альмир Абашев[1] |
| Республика клиник хастаханәсе баш табиб урынбасары | |
| Вазыйфада 2010 ел – 2023 ел | |
| Шәхси мәгълүмат | |
| Туган | 22 июнь 1974 (51 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР, Казан |
| Сәяси фирка | Бердәм Россия |
| Белем | Казан дәүләт медицина институты |
Марсель Мансур улы Миңнуллин (рус. Марсель Миннуллин яки рус. Миннуллин Марсель Мансурович, 1974 елның 22 июне, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) ― хирургия буенча югары квалификация категорияле табиб, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры (2023 елның 1 мартыннан 2025 елның 6 июненә кадәр, 2023 елның 6 февраленнән ― в.б.), 2010-2023 елларда Республика клиник хастаханәсенең медицина өлеше буенча баш табиб урынбасары, Татарстан Республикасының Атказанган табибы, медицина фәннәре кандидаты (2004).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]1974 елның 22 июнендә Казанда табиблар гаиләсендә туган. [2] 1997 елда Казан дәүләт медицина институтының дәвалау факультетын тәмамлаган. Югары уку йортын тәмамлагач, 1нче хирургия авырулары кафедрасында клиник ординатурада укулар уза.
Хезмәт юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Һөнәри эшчәнлеген Казанның 5нче шәһәр хастаханәсенең гнойлы хирургия бүлегендә башлый.
2000-2001 елларда ― РКХнең кабул итү бүлегенең табиб-хирургы булып эшли.
2001 елда ― КДМУның 1нче хирургия авырулары кафедрасына аспирантурага укырга керә.
2002 елда ― читтән торып уку формасына күчә, төп эш урыны булып РКХнең абдоминаль хирургия бүлеге тора.
2004 елда ― «Операциядән соң эчәк тоткарлыгы булган авыруларны диагностикалау һәм комплекслы дәвалау» (рус. «Ультрафиолетовое лазерное излучение в диагностике и комплексном лечении больных с воспалительными заболеваниями толстой кишки») темасына кандидатлык диссертациясен яклый. [3]
2010 елдан ― Республика клиник хастаханәсе баш табибының медицина өлеше буенча беренче урынбасары. Иң катлаулы ковид чорында ел ярым РКХнең вакытлыча йогышлы авырулар госпитален җитәкли.[4]
2023 елның 6 февраленнән ― Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры в.б.. [5]
2023 елның 1 мартыннан 2025 елның 6 июненә кадәр ― Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры[6][7].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Татарстан Республикасының Атказанган табибы
- Татарстан Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты
- Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамоталары
- «Ак чәчәкләр» премиясе лауреаты.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ Әлмир Абашев Татарстан сәламәтлек саклау министры вазифаларын вакытлыча башкаручы булды. Татар-информ, 28.08.2025
- ↑ Алексей Лучников, Евгения Иванова. «Потяжелее будет, чем в операционной»: в год СВО минздрав РТ возглавил хирург Марсель Миннуллин. Бизнес-Онлайн, 6.02.2023(рус.)
- ↑ Луиза Игнатьева. Минздрав РФ согласовал его кандидатуру на пост главы Минздрава РТ. 2023 елның 6 февраль көнендә архивланган Реальное время, 6.02.2023(рус.)
- ↑ Эвелина Киселева. Кто он – новый глава Минздрава РТ: что известно о Марселе Миннуллине. Татар-информ, 6.02.2023
- ↑ Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры вазифаларын башкаручы итеп Марсель Миңнуллин билгеләнде. 2023 елның 6 февраль көнендә архивланган Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, 6.02.2023
- ↑ Марсель Миңнуллин Татарстанның сәламәтлек саклау министры итеп билгеләнде. Татар-информ, 1.03.2023
- ↑ Татарстан сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин үз теләге белән вазифасыннан китте. Татар-информ, 6.06.2025
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Миннуллин Марсель Мансурович. 2023 елның 6 февраль көнендә архивланган РКБ
- Лилиана Гарифуллина. Хирург с 20-летним стажем: что известно об и.о. министра здравоохранения Татарстана Марселе Миннуллине. KP.RU, 6.02.2023(рус.)