Ирадә Әюпова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ирадә Әюпова latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Ирадә Әюпова
И.Х.Әюпова.jpg
ТР мәдәният министры
Вазыйфага керешкән
2018 елның 3 мае
Аңа кадәр Айрат Сибагатуллин
Туган 13 июль 1971(1971-07-13) (48 яшь)
Белем Азәрбайҗан дәүләт нефть һәм сәнәгать академиясе[d]

Ирадә Әюпова, Ирадә Хафизҗан кызы Әюпова (1971 елның 13 июле, ССРБ, Азәрбайҗан ССР, Бакы) — ТР мәдәният министры (2018 елның 3 маеннан), ТР атказанган икътисадчысы (2014). Чыганаклар аның Татарстан хөкүмәтендә югары вазифаларга күтәрелүен «Метшин кешесе» булуы белән аңлата.[1]

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1971 елның 13 июлендә Азәрбайҗан ССР башкаласы Бакыда туган. «Мөһәндис-математик» белгечлеге буенча Азәрбайҗан дәүләт нефть академиясен (2015 елдан Азәрбайҗан дәүләт нефть һәм сәнәгать университеты, az) (1993), «юрист» белгечлеге буенча ТИСБИ (2002) тәмамлаган. 2014 елда РФ Президенты каршындагы Русия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясендә «Дәүләт һәм муниципаль идарә итү белгече — MasterofPublicAdministration (MPA)» программасы буенча һөнәри белем күтәрү уза.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

19941998 еллардаТүбән Кама шина заводында мөһәндис — программалаучы.

19982000 еллардаТүбән Кама коммерция үзәгендә баш белгеч.

20002004 еллардаКазанның эшмәкәрлеккә ярдәм итү комитетында бүлек мөдире, комитет рәисенең урынбасары.

20042005 еллардаКазан шәһәре администрациясенең кадрлар бүлеге башлыгы.

20052006 еллардаКазанның эшмәкәрлеккә ярдәм итү комитеты рәисе.

20062008 еллардаТР икътисад министрлыгында бүлек мөдире.

20082011 еллардаТР мәдәният министры урынбасары.

20112015 еллардаТР мәдәният министрының беренче урынбасары.

20152016 елларда — ТР министрлар кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе башлыгы.

20162018 еллардаТР архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе.

2018 елның 3 маеннан ТР мәдәният министры[2]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]