Айрат Сибагатуллин
Айрат Сибагатуллин | |
---|---|
Туган телдә исем | Сибагатуллин Айрат Миңнемулла улы |
Туган | 31 март 1958 (66 яшь) Татарстан Республикасы Саба районының Байлар Сабасы авылы |
Балалар | ике улы |
Ата-ана |
|
Айрат Миңнемулла улы Сибагатуллин ― Татарстан Республикасының мәдәният министры (2011―2018).
Тормыш юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сибагатуллин Айрат Миңнемулла улы Татарстан Республикасы Саба районының Байлар Сабасы авылында туган. Казан дәүләт педагогия институтын «тарих» белгечлеге буенча тәмамлый.
1977 елдан – Чистай суднолар ремонтлау заводының радиооператоры.
1985-1989 елларда - Казан дәүләт педагогия институтының студентлар һөнәри комитеты рәисе.
1989-1991 елларда – партиянең Бауман район комитеты инструкторы.
1991-1993 елларда – фильмнарны прокатка бирү буенча вәкил, «Киноцентр» Бөтенсоюз җитештерү-иҗат берләшмәсенең Татарстан бүлеге директоры урынбасары.
1993–1997 елларда – кинематография буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе урынбасары.
1997–1998 елларда – ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының мәдәният һәм сәнгать бүлеге башлыгы.
1998–1999 елларда – Татарстан Республикасы Премьер–министры киңәшчесе. 1999–2002 елларда – “Татарстан” Дәүләт телерадиотапшырулар компаниясе рәисенең беренче урынбасары.
2002 елда – «“Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе» ААҖ генераль директоры урынбасары.
2002 ел ноябреннән 2011 елның март аена хәтле - «Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе рәисе.
2011 -2018 елларда – Татарстан Республикасы мәдәният министры[1].
2018 елның апреленнән 2020 елның 6 февраленә кадәр — «Татарстан — Яңа Гасыр» телеканалының башкаручы директоры һәм баш мөхәррире[2].
2020 елның 6 февраленнән (Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе итеп сайланган Зилә Вәлиева урынына) 2021 елның ноябренә кадәр — «Казан кремле» тарихи-архитектура музей-тыюлыгы җитәкчесе[3].
2021 елның ноябреннән ― ТНВ кино департаменты җитәкчесе [4].
Гаилә хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Өйләнгән, ике улы бар.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Айрат Сибагатуллин Татарстан мәдәният министры вазифасыннан азат ителде. Азатлык радиосы, 14.04.2018
- ↑ https://www.azatliq.org/a/29170847.html
- ↑ Марат Ишкилдин. Айрат Сибагатуллин «Казан Кремле» музей-тыюлыгы җитәкчесе итеп билгеләнде. Татар-информ МА, 6.02.2020
- ↑ Айрат Сибагатуллин Казан кирмәне музее мөдире вазифасыннан янә ТНВга киткән. Азатлык радиосы, 26.11.2011
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|