Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы
Внешний вид
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы | |
Нигезләнү датасы | 21 гыйнвар 1918 |
---|---|
Рәсми исем | Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы |
Җитәкче | Ирадә Әюпова |
Дәүләт | Россия |
Административ-территориаль берәмлек | Татарстан |
Идарә итүче орган | Татарстан Республикасы Рәисе, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм Россия Федерациясе мәдәният министрлыгы |
Юрисдикциягә карый | Татарстан |
Штаб-фатирының урнашуы | Пушкин урамы |
Вакыт мизгеле | 28 сентябрь 1920, 28 март 1946 һәм 30 апрель 1953 |
Рәсми веб-сайт | mincult.tatarstan.ru |
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Викиҗыентыкта |
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы - Татарстан Республикасының мәдәният, сәнгать, кинематография, мәдәни мирас объектларын саклау һәм куллану өлкәсендә дәүләт сәясәтен тормышка ашыручы, мөнәсәбәтләрне көйләүче башкарма хакимияте органы.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Мәдәният министрлыгы турында Министрлар Кабинетының нигезләмәсе 2005 елда кабул ителә.[1]
Эшчәнлек өлкәсе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- мәдәни мирас объектларының (тарихи һәм мәдәни һәйкәлләр) саклануы;
- Татарстан халыкларының этномәдәни үзенчәлекләрен һәм мәдәниятләренең саклануы, милләтара мәдәни элемтәләрнең ныгуы;
- һөнәри сәнгать, кинематография, фотография, музей һәм китапханә эше, декоратив-кулланма сәнгать һәм халык иҗаты, мәдәни туризм, мәдәни мирас, мәдәният сферасында мәгариф һәм фән үсеше;
- муниципаль берәмлекләрдә ял сферасын үстерү, халыкның мәдәни күңел ачу эшчәнлеген төрлеләндерү.
Җитәкчелек
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Министр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]2018 елның 3 маеннан — Ирадә Әюпова[2].
2011 елның 26 мартыннан 2018 елның 23 апреленә кадәр министр вазифасын Айрат Сибагатуллин били[3].
Аңа кадәр министр эшен Зилә Вәлиева үтәде.
Урынбасарлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Ирадә Әюпова, беренче урынбасар;
- Светлана Персова;
- Гүзәл Нигъмәтуллина.
Cтруктура
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Музей эше үсеше бүлеге;
- Мәдәни мирас объектларының саклануы бүлеге;
- Дәүләт заказы бүлеге;
- Кинематография секторы;
- Мәдәни мирас объектларын исәпкә алу бүлеге;
- Һөнәри сәнгать һәм махсус белем бирү бүлеге;
- Төбәкара һәм милләтара хезмәттәшлек, күргәзмә эшчәнлеге бүлеге;
- Муниципаль мәдәни оешмалар белән бәйләнешләр һәм халык иҗатына ярдәм күрсәтү бүлеге;
- Планлаштыру һәм финанслау идарәсе;
- Мәгълүмати-техник һәм материаль тәэминат бүлеге;
- Матбугат үзәге;
- Юридик бүлек;
- Кадрлар бүлеге;
- Идарәче;
- Оештыру эшчәнлеге һәм эш башкару бүлеге;
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Рәсми сайт 2007 елның 3 июль көнендә архивланган.