Татарстан Республикасының сатып алулар буенча дәүләт комитеты
Внешний вид
Татарстан Республикасының сатып алулар буенча дәүләт комитеты | |
Нигезләнү датасы | 24 март 2014 |
---|---|
Дәүләт | Россия |
Административ-территориаль берәмлек | Татарстан, Казан һәм Вахитов районы |
Урам | Петербург урамы |
Юрисдикциягә карый | Татарстан |
Ана ширкәт | Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты |
Адрес | 420107, Казан шәһәре, Петербург урамы, 86 йорт |
mailto:goskomitet.zakupki@tatar.ru | |
Рәсми веб-сайт | goszakupki.tatarstan.ru(рус.), goszakupki.tatarstan.ru/tat/(тат.) һәм goszakupki.tatarstan.ru/eng/(ингл.) |
Татарстан Республикасының сатып алулар буенча дәүләт комитеты — Татарстан Республикасы хөкүмәте составындагы мөстәкыйль структур бүлекчә, Татарстан ихтыяҗлары өчен товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алу өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыручы башкарма хакимияте органы, дәүләт комитеты[1]. 2014 елның 24 мартында ТР дәүләт сатып алулары идарәсен дәүләт комитеты итеп үзгәртү юлы белән барлыкка илгән.
ТР сатып алулар буенча дәүләт комитетына «ТР сатып алуларны үстерү үзәге» ДУП буйсына[2].
Комитетның төп бурычы — Татарстан ихтыяҗлары өчен товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алу өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру.
Комитет рәисе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 06.2021 — Руслан Сабиров
- 2014.03.24 - 2021.24.04 — Ольга Редько
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Татарстан Республикасының сатып алулар буенча дәүләт комитеты. 2019 елның 30 октябрь көнендә архивланган. Татарстан Республикасы хөкүмәте порталы
- ↑ Татарстан Республикасының сатып алуларны үстерү үзәге рәсми сайты(рус.)
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Татарстан Республикасының сатып алулар буенча дәүләт комитеты 2019 елның 3 октябрь көнендә архивланган.