Татарстан Республикасының биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татарстан Республикасының биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты latin yazuında])
Татарстан Республикасының биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты
Мәгълүмат
Барлыкка килгән 2017 елның 9 октябре
Буйсына Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Урнашу урыны 420021 Казан, К. Тинчурин ур., 29
Җаваплы зат
Сайт ojm.tatarstan.ru

Татарстан Республикасының биологик ресурслар буенча дәүләт комитетыТатарстан Республикасы хөкүмәте составындагы мөстәкыйль структур бүлекчә, хайваннар дөньясы объектларын һәм аларның яшәү тирәлеген, шулай ук су биологик ресурсларын саклау, контрольдә тоту һәм куллануны җайга салу вәкаләтләрен башкаручы ТР башкарма хакимияте органы, дәүләт комитеты[1]. 2017 елның 9 октябрендә ТР хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсен дәүләт комитеты итеп үзгәртү юлы белән барлыкка илгән.

Дәүләт комитетының төп бурычы — биологик төрлелекне саклау, әйләнә-тирәлеккә хуҗалык итү һ. б. эшчәнлекнең тискәре йогынтысын булдырмау, региональ әһәмияттәге аеруча саклаулы табигать территорияләре системасын үстерү һәм камилләштерү, хайваннар дөньясы объектларын һәм аларның яшәү тирәлеген, шулай ук эчке су объектларында биологик су ресурсларын саклау һәм куллану өлкәсендә Татарстанның дәүләт хакимияте органнары вәкаләтләрен гамәлгә ашыру.

Комитет рәисе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарстан Республикасының биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты. 2019 елның 28 июнь көнендә архивланган. Татарстан Республикасы хөкүмәте сайты